ГРАН-ПРИ — НӨРКӘЛЕЛӘРДӘ,

ә авыл биләмәләре буйлап эстафета юл алды

“Уйна, гармун!” район баянчылар һәм гармунчылар бәйгесе халык соравы буенча быел үзенең “туган җиренә” кайтты: 30 гыйнвар көнне Көмьязы авыл мәдәният йорты тугызынчы тапкыр оештырылган бәйрәмгә район һәвәскәрләрен җыйды. Катнашучыларның иң яшенә – 11, иң өлкәненә 83 яшь. Бәйгенең төп бүләген Нөркә авыл мәдәният йортының халык уен кораллары ансамбле яулады.
Көмьязы авыл мәдәният йорты бу бәйгене үткәрергә, һичшиксез, лаеклы. Бәйгегә авыл зур күтәренкелек белән әзерләнгән. Гала-концерт сәхнәсендә Гөлнара Солтанова җитәкчелегендә “Яшьлек” бию ансамбленең дүрт (!) төркеме чыгыш ясады. Тамашачылар бу биюләрне алкышларга күмде. Данил Хөснуллин җитәкчелегендә баянчылар ансамбле чыгышын һәм аның әгъзасы Булат Аскаровның ялгыз башкаручылар арасында беренче урынны яулау хәбәрен дә көмьязылылар гөрләтеп кул чабып каршы алды. Оештыручылар Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗанов һәм Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Камил Габитовның ярдәмен билгеләп үттеләр. Уртак максат халыкны бергә туплый, шушы рухи бердәмлек көмьязылыларны киләчәктә дә матур эшләргә әйдәсен иде.
Гала-концерт программасында инструменталь әсәрләргә өстенлек бирелгән: сәхнәдә гармунчылар һәм баянчылар, халык уен кораллары ансамбльләре бер-берсен алыштырып чыгыш ясады. Әмма тамаша ялыктырмады. „Тамашачылар бәйгенең көнозыны барган сайлап алу турын, гармунчыларның үсешен күзалласын, дигән максат белән эшләдек.Гармунчыларыбыз күп, яңа талантлар ачыла, бу хәрәкәткә яңа исемнәр кушыла. Әмма ел саен катнашып килгән һәвәскәрләребезнең остаруын, үсешен күзәтү тагын да кызыграк”, — дип сөйли концертның режиссёры Камилә Халикова. Бәһалаучылар инструментлар төрлелеген дә билгеләде. Һәвәскәрләр ел саен яңа уен кораллары белән халыкны „гаҗәпләндерергә” омтыла. Ансамбльләр составы бай. Быел исә Иске Тимкә һәм Анновка авылларыннан синтезаторда уйнаучылар бәйгегә кушылды. Гала-концертның азагында алып баручылар Ләйсән Усманова һәм Илмир Фәридонов һәрбер катнашучыны исемләп сәхнәгә чакырды һәм җыелма ансамбль татар халык көйләрен башкарды. Тамашачы туган районының талантлар байлыгын күреп бу минутларда горурлык хисләре кичергәндер.
Бәйгенең киләчәге бар. 17 яшькә кадәрге унбер бала арасында сәнгать мәктәбе укучылары һәм авыллардан килгән яшь һәвәскәрләр: Альмир Хәйдәршин (Югары Карыш), Илсур Нигамәев (Тучыбай) һәм Фәнис Вәлинуровлар (Түбән Сикияз) бар. Аларны бәйгенең иганәчесе, район балалар сәнгате мәктәбе директоры Ханис Хаҗимов бүләкләде.
Гала-концерт сәхнәсендә узган еллардагы бәйге җиңүчеләрен сәламләү дә күркәм традициягә әверелде. Көндәшле, Көмьязы, Түбән Сикияз, Шәвъяды баянчылары һәм гармунчыларының, Илгиз Саяпов (Югары Кансөяр), Муллаян Акберов (ТүбәнСикияз), Рәсих Гафурҗановларның (Ялангач) һәм осталарыбыз Алмаз Рәҗәпов, Илшат Нуркаевларның чыгышлары бәйгедә катнашучыларга өлге булыр, алдагы үсешкә илһам бирер. Гөлшат Ихсанованың чыгышы, Николай Родионов җитәкчелегендә халык уен кораллары ансамбле озатуында Руслан Халиков башкарган җыр Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.
Гармунчыларның көйләрне башкару осталыгы, үзенчәлеге, сәхнә культурасы, әсәрләрнең музыкаль эшкәртелүе, милли колоритына карап бәһалаучылар төркеме халык уен кораллары ансамбльләре, кече ансамбльләр һәм ялгыз башкаручылар арасында җиңүчеләрне билгеләде. Бәйгедә беренче урынны — Яңа Ямурза авыл мәдәният йорты баянчылар ансамбле (җитәкчесе А. Валиахметова), Магашлы Алмантай авыл клубы һәвәскәрләре Иван Фатхуллин һәм Артур Сайпановлар, Көмьязы авылыннан Булат Аскаров, икенче урынны — Магашлы Алмантай (А. Алексеева) һәм Көнтүгеш (А. Мостафина) халык уен кораллары ансамбльләре, Түбән Карыш авыл мәдәният йорты һәвәскәрләре Рөстәм Суфияров һәм Марс Гуссамановлар, Фәйзелхан Халиков (Иске Яхшый), Радим Солтангалиев (Иске Тимкә), өченче урынны Иске Тимкә (Г. Җиһаншина), Көндәшле (М.Фазылов), Тушкыр (Г. Ихсанова) халык уен кораллары ансамбльләре, Янактайдан Апсадиковлар гаилә ансамбле һәм Яңа Ямурза авылыннан квартет, Валерий Сафаргалиев (Тибел), Фидәрис Хәнипов (Югары Карыш) һәм Фәрис Галәветдиновлар (Иске Балтач) яулады. „Уйна, гармун-2015” район конкурсының төп бүләген Нөркә авыл мәдәният йортының халык уен кораллары ансамбленә (җитәкчесе Фидан Юнысов) район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров тапшырды. Нөркәлеләрнең чыгышы — концертның бизәге булды. Уен коралларының төрлелеге, башкаручыларның осталыгы гына түгел, инде берничә ел дәвамында эшләп килгән коллективның репертуар үзенчәлеге дә сөендерде. Нөркәлеләр Светлана Вәлиева куйган дәрәҗәне төшерми, аның традицияләрен лаеклы дәвам итә. Ансамбль безнең җирлектә сирәк ишетелә торган „Рамбар күлләре балыклы” көен сайлаган. Җырны Әгъзәм Кашапов башкарды. Афәрин, нөркәлеләр!
Бәйге азагында Әдәбият елына һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган „Җиңү байрагын каршылап” дип исемләнгән район мәдәни-спорт эстафетасына старт бирелде. Эстафета штандарты Түбән Сикияз авыл биләмәсенә юлланды.
Көмьязы авыл мәдәният йорты каршында эшләгән „Яшьлек” бию ансамбленең кече төркеме (11 пар!) рус биюен башкара.
Газим ТАЛИПОВ фотолары.