ӘТИЛӘР БЕЛӘН КӨЧЛЕ БЕЗ

Кирәк булса, әтиләр күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклар өчен
Батыр булып үсәрбез.

Иске Балтач авылы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырды. Әлеге датага бик ныклап әзерләнде балалар. Ай дәвамында бакчада балалар белән хәрби гаскәр төрләре, аларның хезмәтләре, Ватан алдындагы бурычлары турында төрле хикәяләр, шигырьләр укылды. Балаларның һәрберсенең әтисе нинди хәрби гаскәрдә хезмәт иткән, танышу, сөйләшү үткәрелде. Төрле хәрби гаскәрләргә багышланган рәсемнәр күрсәтелде, презентацияләр эшләнде.

Ил терәге – ир-егетләр булса, гаилә терәге — әтиләр. Бәйрәм чарасын тәрбияче Гөлнәзирә Имамова әзерләде hәм алып барды. “Хөрмәтле әтиләр һәм абыйлар! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз өчен үрнәк абый, әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәгез”, — диде ул . Бәйрәмебезне башлап балаларга сүз бирелде. Һәр кемнең үз әтисенә hөнәрен күрсәтәсе килә иде. Әтиләр балаларның hәр чыгышын көчле алкышларга күмде. Барысы да балаларының талантына сокланып утырды. Әтиләребезне, кадерле кунакларыбызны балалар биетеп тә, җырлатып та алдылар. Артабан бергәләп конкурсларда катнаштылар, зирәклекләрен, осталыкларын күрсәтттеләр, төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар.

Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара ахырында Гөлнәзирә Имамова бәйрәм чарасында катнашкан егет һәм кызларны тәбрикләде. «Бүген без әлеге каршылыкларны бары уеннарда гына үттек. Киләчәктә егетләрне Ватан алдындагы изге бурыч — хәрби хезмәт көтә. Әле туплаган тәҗрибәләрегез бушка китми. Киләчәктә кайда гына булсагыз да алар кирәк булачак,» — дип 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп сүзен йомгаклады. Ахырда балаларга hәм әтиләргә бүләкләр тапшырылды. “Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз. Сез безне һәм туганнарыгызны күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Һәрвакыт сәламәт булыгыз”, — дип хушлаштык. Бәйрәм әтиләргә дә, тәрбияләнүчеләргә дә бик ошады.