БЕРДӘМ САФТА АТЛЫЙЛАР

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан Иске Балтач 2нче урта мәктәбендә „Плац-парад” бердәм сафта атлау конкурсы оештырылды. Русия Хәрби Көчләренең традицияләренә, тарихи мираска укучыларның кызыксынуын арттыру, туган илгә сөю тәрбияләү һәм сафта атлау осталыгы буенча күнегүләр үткәрү— тәрбияви бәйрәм чарасының төп максаты булды.

Мәктәп директоры Җиңү бәйрәме уңаеннан котлап, „Плац—парад” конкурсын ачык дип игълан итте. Чараны алып баручы Диана Галимҗанова һәм Азамат Акберов катнашучыларны, килгән кунакларны тәбрикләп шигырьләр укып ишеттерде.

Тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Наил Хәсәнов сафларга тезелергә команда бирде. Отрядларның әзерлеге турында һәр командир Наил Маннаф улына хәрбиләрчә төгәл итеп рапорт бирде.

Бердәм сафта атлаучылардан тыш, конкурста командир-ларның җитәкчелек итүе, укучыларның патриотик рухтагы җырны дөрес башкаруы, командаларның төгәл һәм анык үтәлүе таләпчән жюри әгъзалары тарафыннан гадел бәһаланды.

Конкурска һәр сыйныф алдан ук җитди күнегүләр үткәргәне ачык. Һәр этапта җитди әзерләнгән командаларның чыгышы игътибар үзәгендә булды. Мәсәлән, 8”а” һәм 9”а” сыйныф укучыларының сафта атлап үтүен зур горурлык белән күзәттек.
5—6 сыйныфлар арасында беренче урынны 6”б”, ә икенче урынны 5”а”һәм 6”а”сыйныфлары бүлеште, призлы өченче урынга 5”б” сыйныфы лаек булды. 7—8 сыйныфлар арасында 8”а”сыйныфы — алдынгылыкны, 8”б”сыйныфы — икенче, 7”а” һәм 7”б” сыйныфлары өченче урынны бүлештеләр. Ә югары сыйныфлар арасында алдынгылыкка 9”а”сыйныфы егетләре һәм кызлары лаек булды.

Алардан беразга гына 9”б” һәм унынчылар калыштылар. Шулай ук отряд командирлары Раиль Мостафин, Денис Фәтхиев, Илдус Мөкыймовларның җитәкчелек итүләре югары бәһа алды. Азамат Муллый улы җиңүчеләрне котлап, почёт грамоталары тапшырды.Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлназ Әнвәрова чыгышында укучыларның тырышлыгын, активлыгын билгеләде һәм мөһим бәйрәм уңаеннан котлады. Бөек Җиңү көнендә багышланган җырлар, биюләр башкарып, укучылар конкурска бәйрәм төсе өстәде.

Бердәм сафта ватанпәрвәрлек рухында киләсе көннәрдә дә алга яхшы максат алып укучылар атласын, дигән теләккә кушылыйк.