Йөзьяшәрләр

Балтач ак халатлылары 2019 елгы эшчәнлеккә йомгак ясады

Балтач үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге 2019 елдагы халыкның сәламәтлек торышы һәм саулык саклау учреждениеләре эшчәнлегенә йомгак ясады.

Балтач үзәк район хастаханәсендә гипертония буенча “Сәламәтлек мәктәбе” үтте

Балтач үзәк район хастаханәсендә төрле авырулардан иза чигүчеләр өчен белгечләр “Сәламәтлек мәктәпләре” үткәрәләр. Чираттагы чарага гипертониядән җәфа  чиккән авырулар килде.

Табиб-кардиолог Эльза  Мингалеева  бу юлы артериаль гипертония буенча “Сәламәтлек мәктәбе”нә авыруларны җыйды.

«Авыл фельдшеры» программасына үзгәрешләр кертелергә мөмкин

Россиядә «Авыл фельдшеры» программасы барлык урта персоналга да кагылачак.

РФ Саулык саклау министрлыгы «Авыл фельдшеры» программасын киңәйтеп, аны барлык урта медицина персоналына кагылышлы итеп үзгәртү турында тәкъдим иткән.

Бу хакта министрлыкның медицина белеме бирү һәм кадрлар сәясәте департаменты директоры Ирина Купеева хәбәр иткән.

Өлкән яшьтәге балтачлылар үзәк дәваханәдә медицина каравы үттеләр

«Өлкән буын» проектын һәм «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач районы территориясендәге ерак авылларда яшәгән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне комплекслы медицина тикшерүе үткәрү өчен үзәк район хастаханәсенә алып килделәр.

Бу көнне өлкән яшьтәгеләргә терапевт, хирург, офтальмолог һәм башка белгечләр медицина тикшерүе үткәрделәр, саулык торышларында тайпылы

Республикада һәм районда ОРВИ белән чирләүчеләр күбәя

19 Февраль, 2020 - 12:00

Башкортстанда грипп һәм ОРВИ белән чирләүчеләр күбәя.   Балтач районында исә грипп теркәлмәгән. Ә ОРВИ белән чирләүчеләр саны арта бара. 14 февральгә кадәр  булган мәгълүмат буенча 158 очрак теркәлгән, шул исәптән 118 бала. Үзәк район больницасы эпидемиологы Расхат Искәндәров әйтүенчә, чикләү чарасы итеп больница буенча карантин режимы кертелгән.

1 мартта Башкортстанның мәктәпләрендә стоматология кабинетлары эшли башларга тиеш

14 Февраль, 2020 - 12:00

Радий Хәбиров «Саулык саклау сәгате»ндә үзенең авыл мәктәпләрендә стоматология кабинетларын ачу буенча йөкләмәсен тизләтергә кушты. Бүген 61 объекттан 13 стоматология кабинеты гына укыучыларны кабул итә башлады.

Балтач җиреннән чыккан данлы шәхесләрнең берсе ул Зөфәр Хәмәтҗанов

Иске Яхшый авылында туган, 52 ел гомерен Борай районында хирург булып эшләүгә багышлаган Зөфәр Хәмәтҗан  Хәмәтҗанов турында күпләр ишетеп тә белми торгандыр әле...

Зөфәр Хәмәтҗан улы Хәмәтҗанов 1938 елның 12 августында Башкорт АССРның Балтач районы Иске Яхшый авылында крестьян гаиләсендә туа. 1947 елда Иске Яхшый җидееллык мәктәбенә укырга керә.

Балтач ак халатлылары заман белән бергә атлый

Балтач үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре өчен РМИАС системасында эшләү буенча укыту семинары үтте.

Башкортстанда Кытайдан килүчеләр өчен обсерватор билгеләнгән

Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның бер генә очрагы да юк, ди белгечләр.

Башкортстанда Кытайдан килгәннәрне вакытлыча медицина күзәтүе үткәрү өчен учреждение билгеләнгән. Обсерватор Уфа районының «Сәламәтлек чишмәсе» профилакторийендә урнашачак. Хәзер республикага Кытайдан килгән барлык кешеләр анда 14 көнгә медицина күзәтүе үтү өчен урнаштырылачак.

Табибларны җәлеп итү — Башкортстан өчен өстенлекле бурыч

Медицина хезмәткәрләре җитешмәү проблемасын хәл итү өчен, төбәктә “Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү” дигән проект эшләнгән.

Хәзер Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы учреждениеләре терапевтлар, педиатрлар, анестезиолог-реаниматологлар, акушер-гинекологлар, неврологлар, ашыгыч медицина ярдәме табиблары, п

RSS-материал