4 Январь, 2014 - 11:10.Йолдызнамә

Яңа ел “чабулый”! Чабуламыйни, Ат елы ич! Зәңгәр агач ат елы безгә нәрсәләр алып киләчәк? Йолдызлар бу җәһәттән ниләр сөйли?

Кучкар. Гыйнвар аенда эшегездә берәр нинди коткыга бирелү куркынычы юк түгел. Февраль аенда яңа эшкә тотынырга яки берәр яңа әйберне сынап карарга кирәк булачак (курыкмагыз: кулыгыздан киләчәк). Гомумән алганда, Кучкарларга ел дәвамында үзләренең “җылы“ урыннарын саклап калу өчен байтак кына тырышырга туры киләчәк. Саллы нәтиҗәләргә ирешү өчен беренче яртыеллыкның, аеруча февраль, март һәм апрель айларының шәп кенә мөмкинлекләреннән файдаланыгыз. Акча мәсьәләсендә – уңышлы ел. Сәламәтлеккә килгәндә, баш авырту, ара-тирә кан басымы бераз “уйнаштырып алу”дан гайре башка чирләр борчымаячак. Шулай да мартның икенче яртысында сәламәтлегегезне ныгыту мөмкинлек¬ләреннән баш тартмагыз. Аннан килеп, июнь аенда бавырга начар йогынты ясардай аш-су мәсьәләсендә чама хисен югалтмаска тырышыгыз.

Үгезбозау. Гыйнвар аеның тешләрне дәвалау яки куйдырту өчен уңайлы булмавын белеп тору зыян итмәс. Февраль аенда үз максатыгызга ирешү өчен бик зур рухи киеренкелек кичерергә туры киләчәк. Апрель аенда сак булыгыз: мәкерле эшләргә тартып кертүләре бар. Майда кыйммәтле әйберләр сатып алмавыгыз хәерле. Июньдә керемегез гадәт¬тәгедән күбрәк булачак. Гомумән, бу ел бик күп акча китерәчәк. Карьера мәсьәләсендә күңелгә сары май булып ятардай үзгәрешләр көтегез. Ялгыз Үгезбозаулар ел башында булмаса да, ел азагында, һичшиксез, бердәнберләрен табып, бөтенләй башка тормыш белән яши башлаячак. Ә инде гаиләлеләр тор¬мышларының бөтенәюенә сөенеп бетә алмаячак.

Игезәкләр. Февраль ае – сезнең ай! Бу чорда килеп туган галәмәт күп мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска гына кала. Эшкә осталыгыгыз белән беррәттән, абруегыз да бик нык артачак. Август – яңа машина сатып алу өчен үтә кулай ай. Сентябрь-октябрь айларында исә алҗыганлык үзен сиздерә башлаячак. Тик йолдызлар һич кенә дә төшенкелеккә бирешмәскә, бәлки әйбәтләп ял итеп алырга куша. Хәер, сүлпәнлек озакка бармаячак: инде ноябрь аенда ук үзегездә баһадирларча көч сизәчәксез. Гомумән, сәламәтлек ягыннан шәп ел. Шулай да март һәм ноябрь урталарында юк-бардан гына җәрәхәтләнү имгәнү куркынычы барлыгын белеп тору зыян итмәячәк.

Кысла. Яхшы мәгънәсендә үҗәт, эшлекле, үз максатларын төгәл белүче Кыслалар өчен кирәкле барлык мөмкинлекләр ачылачак. Тик беренче яртыеллыкта эш белән шәхси тормыш арасында кытыршылыклар килеп чыгарга мөм¬кин. Эшкә чамадан тыш чумган, дип якыннарыгыз үзегезгә үпкә хисләре белдерергә мөмкин. Яки, киресенчә, ялкынлы хисләрнең эшегезгә комачаулавы бар. Март – иҗат кешеләре өчен бик уңайлы ай. Шулай да кайберәүләргә ихтыяҗларын киметеп, билбауларын кысыбрак бәйләп куярга кирәк булачак. Бурычларны түләп бетерергә, ялыктыргыч авыр эшләргә керешергә вакыт. Май һәм ноябрь айлары авыррак булачак. Иң әйбәт һәм уңышлы чор – гыйнвар һәм сентябрь.

Укчы. Бу ел сезне яңа тәэсирләр, яңа идея¬ләр белән сөенде¬рәчәк. Елның беренче яртысында калейдоскоптагы кебек берсен-берсе алыштырып торган вакыйгалардан (әйтергә кирәк, шактый ук матур вакыйгалар) туеп та китәргә мөмкинсез хәтта. Кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белүегез нәтиҗәсендә ярдәм итәргә берсүзсез әзер торган танышларыгыз күбәячәк. Шул ук вакытта каты куллы икәнлегегезне, ихтыяр көчегезне күрсәтеп, үтә дә кирәкле җиңүгә дә ирешәчәксез әле. Елның икенче яртыеллыгында көч-куәтегез, иҗат рухыгыз тагын да көчәячәк. Әмма бу чор күз ачып йомганчы уңыш яулау өчен түгел, бәлки ашыкмыйча, әмма ышанычлы төстә алга бару өчен кулай.

Кәҗәмөгез. Ат елы сезнең өчен уңышлы: күңелегез тынгысызлыклардан бимазаланмаячак, тормышка карашыгыз уңай якка борылачак. Йолдызлар елның беренче яртыеллыгында тормы¬шыгызның теләсә кайсы өлкәсендә тоткан юнәлешне кискен төстә үзгәртмәскә куша: сезгә иске ысуллар бик зур уңыш китерәчәк. Ә менә икенче яртысы беренчесенә капма-каршы булачак: иҗади мөмкинлекләрегез нык үсәчәк. Бу вакытта нәкъ менә шуның нәтиҗәсендә алга таба зур ыргылыш ясаячаксыз. Тәгаен айларга килгәндә, майда хезмәт хакыгыз күтәреләчәк, сентябрьдә еракка сәфәрегез үтә уңышлы килеп чыгачак.

Сукояр. Әллә ни зур үзгәреш¬ләр көтел¬ми. Йолдызлар күпләргә тотрыксызлык, тетрә¬нүләр вәгъдә иткән бер мәлдә начар түгел бу. Гомумән, сезнең өчен тыныч ел. Гыйнвар аенда җаваплылыкны башкаларга өеп калдырудан сакланыгыз. Гайбәтчеләрдән, көнчеләрдән читтәрәк йө¬рергә тырышыгыз. Февраль аенда бер кыйм¬мәтле әйберне әйбәт кенә ташламалы бәядән алып куанырсыз, шулай ук эш урыныгызда килеп туган хәлләргә сөенерсез. Сәламәтлек мәсьәләсендә дә начар фаразлар юк. Апрельдә тешләрегезне каратырга туры килер-килүен...

Балык. Ел әйләнәсендә тирәгездәгеләр югалып калган бер мәлдә кыю адымнар ясап, үзегезнең өстенлегегезне күрсәтә алачаксыз. Үз дигә¬не¬гездә нык тору, уртак тел таба белү кебек сыйфатларыгыз, оештыру сәләтегез күзгә күренеп артачак. Шулай да март аенда коткыга бирешеп, абруегызны төшерә күрмәгез. Март һәм апрельдә матди хәлегезне яхшырту мөмкинлекләре барлыкка ки¬ләчәк. Сәламәтлегегез исә, юк-бар баш авыртуларны санамаганда, ел дәвамында тел-теш тидергесез булачак. Балыкларга үз максатларына ирешүгә комачаулау куркынычы янаган бердәнбер әйбер – тәкәбберлек. Сак булыгыз шуннан! Гаиләле Балыкларның тормышына шәп кенә яңалыклар үтеп керәчәк, ә ялгызлар үзләренә насыйп ярларын табачак.

Арыслан. Уңыш дигәнебез кулларыгызга үзеннән-үзе ыргылып керәчәк. Бигрәк тә беренче яртыеллыкта. Ничәмә-ничә еллар буе үзегезне борчып килгән проблемалар юкка чыгачак, үтә дә буталчык эшләрегез җайга салыначак. Тик март аенда акча ягы гына бераз мөшкелләнәчәк. Тормышыгызны үзгәртүдән тамчы да курыкмаска кирәк. Июнь аенда гаиләгездә бик зур шатлык көтегез. Гомумән, ел әйләнәсендә матурдан-матур сюрпризлар үзегезне сөендереп торачак. Командировка, сәфәрләр үтә шәп килеп чыгачак. Июнь ае йөрәк авыруларыннан дәвалану өчен бик җайлы. Августта иммунитетны ныгытып калырга кирәк. Ел ахыры кызык та, кызганыч та вакыйгаларга бай булачак.

Кыз. Йолдызлар ел башыннан ук тормышыгызда көтелмәгән борылышлар, сюрпризлар, яңа мөмкин¬лекләр вәгъдә итә. Тик, кызганычка, Ат елы Кызларның булдыклылыгын бераз какшатачак, шуңа күрә шәп кенә мөмкинлекләр үзегезне урап узачак. Аннан килеп, җитәкчегез белән сүзгә кереп, эш алыштыру турында да уйланырга туры килмәгәе әле. Аның каравы, елның икенче яртысында тынычлык хөкем сөрәчәк: үз көчегезгә ышаныч артачак, матди хәлегез тотрык¬лыланачак. Тик барыбер ел, тулаем алганда, киеренкерәк булачак. Сәламәтлеккә килгәндә, җитди проблемалар булмаячак. Апрель – диета тоту өчен бик шәп ай.

Үлчәү. Тормышыгызда җитди адымнар һәм үзгәрешләр планлаштырмагыз: алдыгызга галәмәт зур бурычлар куймаганда гына уңышка ире¬шәчәксез. Февраль аенда иҗади һөнәр ияләре бик зур үрләргә ирешәчәк. Март аенда күптәнге таныш-белешләрегез белән мөнәсәбәтләр өзелергә мөмкин. Май аенда финанс хәлегез сөен¬дерәчәк: хезмәт хакыгыз артачак. Июньдә үзегез дә сизмәстән хезмәттәшләрегездән бер башка өстен торуыгызны күрсәтәчәксез. Тулаем алганда, ел үзегезгә кирәкле әйберләр сатып алу өчен әйбәт (шул исәптән кыйммәтле әйберләр дә), ә менә акчаны урнаштыру өчен (саклык кенәгәсенә салу, “өлешче” сыйфатында фатир-мазар төзүгә бирү һ.б.) – әйбәт түгел. Моңарчы беркайчан да булмаган җирләргә барып чыгарга, ниндидер яңа күнекмәләргә өйрәнергә, кызык әйберләр күрергә һәм ишетергә насыйп булачак.

Чаян. Хезмәттәшләрегезне артта калдыру өчен бик уңайлы мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Бигрәк тә елның беренче яртыеллыгында шулай булачак. Шул ук вакытта аралашу осталыгыгыз артып, телегез-телгә йокмый башлаячак. Бу исә кирәкле кешеләр белән элемтәләр урнаштыруга китерәчәк. Хәер, аралашучанлык күңелгә сары май булып ятардай әңгәмәдәшне генә түгел, рәхим-шәфкатьсез тәнкыйтьчене дә күздә тотарга мөмкин бит әле. Йолдызлар тәнкыйть укларын дошманнарыгыз ягына гына төбәргә куша. Ә менә якыннарыгызга карата бик сабыр булырга кирәк. Ялгыз Чаяннарның, үз парларын табып, түбәләре күккә тиячәк. Гаилә¬леләрнең исә балаларына бәйле матур вакыйгалар булачак.