ЯҢА КИТАПЛАР КҮРГӘЗМӘСЕ

Бөтендөнья татарлары конгрессы Балтач район үзәк китапханәсенә 2300 данәдән артык китап бүләк иткән. Китапханәчеләр үзләренең бәйрәм көнендә бу сөенечне укучылары белән уртаклаштылар. “Татар телендә яңа басмалар” дип аталган күргәзмә белән уку залы хезмәткәрләре таныштырды.

Ветеран-укытучы, шагыйрь Әхнәф Мазһаровның: “Китап белән дус булганның һәр ягы була күркәм”, — дигән сүзләре кичәгә эпиграф булып яңгырады. Күргәзмәнең беренче өлеше бөек шәхесләрнең иҗатына багышланган. Габдулла Тукай әсәрләренең ике томлык басмасы, Галимҗан Ибраһимовның биографиясенә кагалышлы әлегә кадәр билгеле булмаган архив материаллары (язучы Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында дөньяга килгән, бу авылны безнең районның Чуртанлыкүл авылы старшинасы Яныш Абдуллинның улы Солтанморат Янышев нигезләгән) һәм яшь галимнәрнең аның иҗаты турында язмаларыннан тупланган китап, Гаяз Исхакыйның публицистик әсәрләре, Казан шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе чыгарган әдәби премияләр лауреатлары турында белешмә әсбап әдәбият белән кызыксынучыларның игътибарын җәлеп итәр. Күргәзмәнең икенче өлеше тарихи китаплардан тора. Мирфатыйх Зәкиевның „Хәзерге татар халкының тирән тамырлары”, Фәйзелхак Ислаевның „Батырша” дигән китаплары киңкүләм укучыга кызыклы булыр. „Сәнгать яктылыкка, нурга илтә” дип аталган бүлек билгеле композитор, артист, җырчыларның иҗатына багышланган. Фәһемле фикерләрне, шагыйрьләрнең канатлы сүзләрен туплаган „Тел — күңел көзгесе” дип исемләнгән китап аерым игътибарга лаек. Аны укып, уйлану, фәһем алу һәр кешегә файдалы. „Шигърият дулкынында” һәм „Иҗатларында — тормыш асылы” дигән бүлекләрдә әлеге заман шагыйрьләренең һәм язучыларының китаплары тупланган. Г. Тукайның „Шүрәле” поэмасы унбиш(!) телдә басылган искиткеч матур китапны күрәсегез килсә, Хәлисә Ширмәннең „Ерактагы йолдызым”, Рәмзия Габделхакованың „Тау артында кояш бар”, Флёра Тарханованың „Хисләр дәрьясында” кебек мавыктыргыч китапларын кулыгызга алып, „дөньягызны онытып” аларның геройлары яшәгән тормышка чумасыгыз килә икән, күргәзмәгә рәхим итегез. Китапханәче Зилә Сәетова укучыларны җәлеп итү максатыннан әсәрләрдән кызыктырырлык өзекләр укып ишеттерде. Чараның азагында китап сөючеләр фикер алышты, яңа китаплар белән якыннан танышты. „Китапсыз күңел — буш күңел. Без, өлкән буын кешеләре, китаптан аерылмадык. Яшьләрне китапханәгә җәлеп итү юлларын эзләргә кирәк” , — дигән фикер белдерделәр чарада катнашучылар һәм лаеклы ялга туктаган, үзләрен „җәмгыятьтән берникадәр аерылган кебек” хис иткән кешеләргә булган игътибарлары өчен китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.