„ЯХШЫ КЕШЕЛӘР ҺӘРЧАК ЯНӘШӘДӘ”

27 Октябрь, 2012 - 14:47Рима ВӘЛИЕВАБу кызыклы

—Гомер буе яхшы кешеләр юлымда очрап торганга күрә үземне бәхетле саныйм, — дип уртаклашты район педиатры Луиза Хаҗимуллина. — Әниле-әтиле булып үстем, энеләрем белән безнең арада туганлык хисе һәрчак ныклы булды. Тормыш иптәшем Рамил Кави улы белән гаилә кордык. Каенанам белән каенатам үземне якын күрделәр. Иремнең туганнары үз итте. Балаларыбыз һәрчак сөендерде. Тиң ярларын туып-үскән җирдә таптылар. Күз күргән яхшы гаиләләр белән безне туганлаштырдылар. Кода-кодагыйлар белән оныкларыбызны бергә тәрбияләшәбез. Хезмәттәшләрем белән уртак максатка омтылып эшләдек...

Луиза Хәниф кызы белән аралашканда дөнья шулай бары тик уңай ягыннан гына билгеле кебек тоела. Яхшы халәттә көн итү өчен, ныклап уйланганда төшенеп була. Тирә-якны шулай кабул итү өчен һәркем үзе көч салырга тиешлеге шиксез. Район педиатры үзе яхшы мөнәсәбәт чыганагы булуын аның белән аралашканнар яхшы белә.

Бүгенге көн таләбе — меңләгән кәгазъ тутыру белән бәйле эшкә зарланып өйрәнмәгән ул. Кечкенәләр сәламәтлеге сагында бихисап борчылулар, кичерешләр үтәргә туры килә. Табиб өчен иң мөһиме — сиңа мохтаҗ булганнарга ярдәм итә алу. Сәламәтлеге какшаган сабыйны аякка бастыру һич ансат түгел. Монда ата-аналар белән килешеп көч салганда гына уңай нәтиҗәгә ирешелә. Балаларның савыгуы өчен иң элек ата-ана хәстәрләргә тиеш. Үз сабыйлары саулыгына сүлпән карашта булучыларга табиб кайчак шакката. Кайбер вакытта өметсез күренгән, авыр диагноз куелган нарасыйны аякка бастыра алган ата-ана хакында Луиза Хәниф кызы: „Исән чагында һәйкәл куярлык кешеләр,”— дип ассызыклый. Дәвалаган, тырышкан белән кул селтәгәннең аермасы җир белән күк арасы. Медицина хәзер көн саен алга бара. Үз эшенә мөкиббән киткән хезмәттәшләре хакында җылы карашта җитәкче. Әлеге вакытта лаеклы ялда булган Фәүзия Хәмитова һәм үз эшенә һәрчак җаваплы караучы Резеда Садретдинова, Гөлнара Фәсхетдинова, Фәридә Хәмитоваларның тынгысызлыгы, тырышлыгын сызык өстенә алды әңгәмәдәшем. Киңәшләшеп эшләгәнгә күрә хезмәттәшләр бер-берсенә таянып өйрәнгән. Яшь педиатрлар Оксана Калитова, Айгөл Әхмәдуллиналар кыска вакыт эчендә үзләрен яхшы белгеч итеп күрсәтүләрен, әмма белгечләргә уңайлыклар тудырылмагач алар Балтач районыннан күченеп китүләрен билгеләде Луиза Хәниф кызы. Табиблар биредә ныклап урынлашып китүе өчен алшартлар, аерым ташламалар булмавы күңелсез уйлар тудырганын билгеләде битарафлыктан ерак торган район педиатры.

—Табиб эшен язу, отчётларга ныклап үрү дөрес түгелдер. Әмма таләпләр шундый булгач нихәл итмәк кирәк. Балалар сәламәтлеген игътибар үзәгеннән төшермәү өчен күп көч салу шарт. Монда җитәкчеләребез — поликлиника мөдире Лилия Каһирова, баш врач урынбасары Рәмилә Сираҗетдиноваларның хезмәтебез үзенчәлеген аңлаулары ярдәмгә килә, — дип күңелендәгесен ачты әңгәмәдәшем.

Һәр баланы төгәл бер юнәлештә эшли торган белгеч тә карый икән, димәк, бар табиблар килешеп эшләргә бурычлы. Авыл җирендә яшәгәнгә күрә күпләрне якыннан белә Луиза Хәниф кызы. Шуңа кайчандыр педиатрга килгән балалар үзләре ата-ана булуына шаһит. Кайчандыр теге яисә башка авыру үткәргәнен искә алып балаларга шул күзлектән каравы табигый. Чирләр нәселдән килүен билгеләп, аларны профилактикалау, алдан күрү сәләтен дә чын белгечләр куллана. Бала, ата-ана, табиб бер күренмәгән җепкә тезелә. Хезмәте хакында сөйләшү бик мавыктыргыч. Әмма тормыш күпкырлы. Луиза Хәниф кызы гаилә учагын җылытучы икәне дә билгеле. Көн иткәндә бары да уңай гына туры килмәскә мөмкин. „Ә озак еллар татулыкта бергә булу сере нидә?” — дигән соравыма:

— Тыныч тормыш көтүнең серен күп хатын-кыз белә. Артыгын сөйләмәсәң, тиргәшергә иренсәң, нәрсәнедер әйтеп бетермәсәң бар да яхшы була ул, — дип елмаеп җавап бирде әңгәмәдәшем.
Кызлары Гүзәл, уллары Илшат үз гаиләсен корганнар. Әтисе юлын сайлаган Илшат участок полициясе булып эшли. Гүзәл исә төгәл һөнәр иясе — Пенсия фонды белгече. Тормыш иптәше Азат җәза үтәү дәүләт учреждениесе хезмәтендә көч сала. Хаҗимуллиннар өч онык күрү бәхетен татый. Уллары һәм киленнәре Илсөяр гаиләсендә күптән түгел генә, зур әти белән зур әни сөенеченә, Ирина исемле кызчык туа.

Дөнья ямен күрә белгән шәхес Луиза Хәниф кызы хезмәттәше Гүзәл Маликова белән Париж шәһәренә сәяхәткә барган. Фоторәсемнәрен карап алгач үзеңне Франциядә булгандай хис итәсең: Лувр, Триумфаль Арка, НотрДам де Пари һәм башкалар. Башка ил үзе бер тылсымлы мохит. Әңгәмәдәшемә:
—Бик матур яклар. Халык телендә: „Парижны күрергә һәм үләргә”, — дигән әйтем бар, — дип дәштем. Оптимистик рухтагы кешенең җавабы билгеле инде:

Юк, Парижны күрергә һәм бераздан яңадан бирегә килергә, — дип ачыклык кертте.

Иртәгәсе көнгә якты өметләр баглап яшәргә кирәк. Дөрес. Берсүзсез килешәм.
Рима ВӘЛИЕВА.