ТҮТӘЛДӘ, САЛАМ АСТЫНДА БӘРӘҢГЕ

Бәрәңге үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашучылар күп. Бүлбеләрне туфрак белән күмми, чиләк белән каплап үстерүчеләр дә бар. Автомобиль покрышкасы эченә “утыртып” үстереп бәрәңге уңышы алучылар да юк түгел.

Ә район үзәгендә яшәүче Габделсамат Гатин, урындагы матбугат битләрендә бәрәңгене салам астында үстерү турында язма күреп шушы тәҗрибәне үзенең бакчасында сынап карарга уйлый. Ә нигә сынап карамаска? Ихатасында үткән елның көз айларында кайтарылган салам өелеп тора. Бакчасында түтәл казый да туфрак өстенә рәт ясап бәрәңгеләр тезеп чыга һәм түтәл өстен утыз зантиметр калынлыкта салам белән каплый. Баштагы көннәрдә түтәлгә су сибә. Бәрәңгеләр озак көттерми шытып чыга. Бүген чагыштырып карасаң, салам астыннан үсеп чыккан бәрәңге сабакларының торышы традицион технология буенча үстерелгән плантацияләрдән һич аерылмый. Салам “юрганы” астындагы түтәлнең торышы яхшырак дип әйтү дә арттыру булмас. Чөнки туфракка күмеп үстерелгән түтәлләрдә эт эчәге һәм башка чүп үләннәре очрый. Ә өсте салам белән ябылган түтәлдә чүп үләннәренең бер сабагын да күрмисең.
Сүз башында әйтелүенчә, бәрәңгегә үсү өчен иң мөһиме караңгы булсын. Аны туфрак белән күмү мәҗбүри түгел. Түтәл өстендәге салам “юрганы” дымны яхшы саклый. Болай эшләгәндә бүлбеләрнең кислород белән тәэмин ителеше яхшыра. Ә түтәл өстендәге салам черемәгә әверелә.
Гәзит укучыларыбызны Габделсамат Гатин үткәргән нәтиҗәләр белән дә таныштырырбыз әле.