ШӘРИФНУРОВЛАРНЫҢ БӘХЕТЛЕ КАРТЛЫК СЕРЕ

Күп кешеләр белән очрашырга, танышырга туры килде һәм килә эш дәверендә. Җәмгыятебезне бөтен иткән һәр гаиләнең үткәне үзе бер тарих икәнлегенә инанам. Сәйтәк авылында гомер иткән хезмәт ветераннары, гаилә юбилярлары Зәнфирә һәм Рәфит Шәрифнуровларны парлы тормыш корып яши башлауларына төгәл 50 ел тулу уңаеннан гәзит битләре аша якыннары котлагач, бу матур гаилә турында язарга теләп юбилярлар һәм аларның балалары белән элемтәгә чыккач, чак күндердем үзләрен. (Булгач та була икән тыйнак кешеләр).

Һәм менә мин Шәрифнуровларда. Әңгәмә барышында геройларым акрын гына үзләре үткән тормыш юлына алып кереп китте...

Сәйтәк авылында ишле балалы гаиләдә дөньяга килгән Рәфит. Әтиләре Бөек Ватан сугышы фронтларында ятып калган балалар ялгыз ана тәрбиясендә аякка баса. Үзен белә-белгәннән Борай районының Бакалы авылында гомер иткән зур әтисе Шәйнур картка барып йөри. Карт бик уңган кеше була. Сарык тиресен эшкәртеп туннар, толыплар тегә. Хәлле карт оныкларын туендырып, тәрбияләп җибәрә. Һөнәрле зур әтисенең көн күрешеннән үзенә тиешле нәтиҗә ясый үсмер Рәфит һәм алдына якты максатлар куя.

Унҗидесе тулгач, хәрби комиссариат аша егетне ФЗУга алалар. Чита өлкәсендә тау-сәнәгать мәктәбен тәмамлаталар. 1959 елга кадәр шахтада эшли. Шуннан хәрби хезмәткә чакырыла. Бер ел Чита өлкәсендә хезмәт иткәч, Белоруссиянең Лида шәһәренә күчерәләр. Биредә автомәктәп тәмамлап водитель таныклыгы ала һәм ракета гаскәрләрендәге куәтле техниканы үзенә буйсындыра.

Өч ел ярым дәвам итә аның хәрби хезмәте. Хезмәт срогын тутыргач, Свердловск өлкәсендә төпләнгән абыйсы янына кайтып шахтага эшкә керә. Рудный шәһәрендәге руда шахтасында бер ел эшләгәч, авылга кайта. Иске Балтач авылында тракторчы һөнәрен үзләштерә. Җәй көннәрендә үзенә ышанып тапшырылган „СК-3” комбайнында „Правда” колхозының иген кырларын иңли, кышларын малчылыкта көч сала. 1964 елда, 26 яшендә өйләнә Рәфит абый.

Күрше Борай районының Бакалы авылы кызы Зәнфирәне февраль аенда алып кайта. Бер-берсенең нәселен өйрәнеп, бер ел аралашып йөреп кавыша бу пар. Егерме бер яшьлек Зәнфирә буранлы февраль иртәсендә үзен соратып килгән Рәфитенең җигүле ат чанасына чыгып утырганчы елый-елый киенгәнен әлегедәй хәтерли.

—Кайтабыз. Башка төрле уйлар килә. „Нинди йортка килеп керермен икән, нинди кешеләр булыр икән”, — дип баш ватам. Бер мәлне Сәйтәк авылына килеп кердек. Иң төзек, иң биек, иң караулы йорт алдына килеп туктадык. Рәфитнең энесе Радис чыгарып аяк астыма мендәр салды. Шундук тынычландым... — Артта калган яшьлек елларындагы дулкынландыргыч мизгелләрен хәтерендә яңартты Зәнфирә апа. Мәктәпне тәмамлаганда кулына алган өлгергәнлек аттестатына физкультурадан бер генә „дүртле” билгесе куелган, калганнары тезелешеп торган „бишле”ләр булган Зәнфирә апа шәфкать туташына укырга исәп тоткан. Документларын Бөре шәһәренә илтеп тапшырган. Медицина белешмәсенә Борай үзәк район дәваханәсенең рентген язуы гына җитми, Бөре шәһәренеке кирәк, дигән хәбәрне ишеткәч, кире уйлый. „Бөре юлында йөрер хәлем юк”, дип кырт кисә һәм авылларында яңа гына төзелгән дуңгыз фермасына эшкә башлый.

„Яшьләр күп иде. Көлешә-көлешә эшкә барабыз. Эш беткәч, җырлый-җырлый кайтабыз. Бик дус идек, бердәм идек...”— ди Зәнфирә апа яшьлек елларын сагынып.

Сәйтәккә килгәч, колхозда төрле эшләрдә йөри Зәнфирә. 1964 елның февралендә кавышкан пар, шул елның апрелендә генә бер-берсенә мөнәсәбәтен законлы акт белән рәсмиләштерә. Язмыш сыный бу парны. Биш ел сабыйлары булмый. Алладан сабырлык сорап яши Шәрифнуровлар. Нәкъ биш елдан көттереп беренче кызлары Фәйрүзә якты дөньяга аваз сала. Ата-анасына зур мәшәкатьләр китерми, матур, эшкә батыр кыз булып үсә Фәйрүзә.
Гаилә башлыгы җиде ел комбайнда эшли. Яхшы эшләгәнен күреп авылдагы дәваханәнең баш табибы Кави Вәлиев районга кайтарылган өр-яңа УАЗ автомашинасына водитель итеп эшкә ала Рәфит Шәрифнуровны. Һәм шул эшендә хаклы ялга чыкканчы эшли ул. Берничә елдан Фәйрүзәгә иптәшкә уллары Айдар туа.

Зәнфирә апага бу елларда күбрәк өйдә булырга туры килә. Каенанасы Мәгафияне паралич сугып урынга егылгач, авылдагы туганнары белән алмашлап тәрбияләп 1978 елда, 66 яшендә бәхиллеген алып, мәрхүмәне соңгы юлга озаталар. Тынгысыз җан Зәнфирә шул елда авылдагы дуңгызчылык комплексына терлекләргә азык тарату операторы булып эшкә килә. Күп тә үтми, үзенең әнисе кеше ярдәменә мохтаҗ хәлгә кала, отпуск алырга, аннары үзе исәбенә ял алып анасын тәрбияләргә туры килә. Кулында карап 86 яшендә аның да ризалыгын алып соңгы юлга озаталар. Үзенең дә тазалыгы какшагач, дәваханәгә эшкә килә. Инфекция бүлегендә санитарка булып эшләп хаклы ялга чыга.

Балаларын да эшкә өйрәтеп, олыларга хөрмәт белән карарга күндереп үстерә Шәрифнуровлар. Ике балаларына да югары белем алырга ярдәм итәләр. Фәйрүзәләре Сәйтәк урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый, Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетын уңышлы тәмамлап кайтып туган авылында икенче артысын табып, Фәнзәви Хөсәинов белән гаилә корып яши.

Ике кыз үстергәннәр. Егерме алты ел каенана белән бер түбә астында аңлашып гомер итәләр. Ундүрт ел мәктәп директоры була. Өлкән кызы Элиза авылдагы урта мәктәпне — көмеш медальгә, Уфа дәүләт нефть-техник университетын кызыл дипломга тәмамлап Яңавыл шәһәрендә төпләнеп инженер булып хезмәт юлын башлаган. Әлеге вакытта нәни улы Таһирны тәрбияли. Икенче кызлары Эльвина аграр университетның азык сәнәгате технологиясе факультетында дүртенче курста белем ала.

Уллары Айдар урта мәктәптән соң урман техникумын тәмамлаган, аннары өч ел Хәрби-Диңгез Флотында хезмәт иткән. Хезмәттән кайткач Бөре дәүләт педагогия институтында технология, эшкуарлык факультетын тәмамларга да, авылдаш кызы Рәзилә белән гөрләтеп тормыш корып җибәрергә дә өлгергән. Унтугыз ел өлкән Шәрифнуровлар белән бер йортта бер-берсен тулыландырып тату гомер кичерәләр. Кызлары Эльвира белән Азалия әлеге көндә мәктәп укучылары.

—Тормышымнан, игелекле балалар, оныкларымнан канәгатьмен, — ди бәхетле ана. Хәрәкәтләренә күз иярмәслек җитез киленнәре Рәзилә Рәшит кызы да бәхетен уртаклашты:

—Язмышымны Айдар белән бәйләп уңдым. Каенанам белән каенатам бер казыксыз җирдә мәһабәт йорт төзеп чыкканнар. Мал-туар, кош-корт, умарталар тоталар. Ә өйдәге шартларны Айдар үз куллары белән булдырды , — дип шәһәр квартираларындагыдай мөмкинлекләрне күрсәтте. — Күршеләребез, туганнарыбыз белән тату яшибез. Күршеләр белән урталыктагы капкадан керешеп йөрибез, уртак кое суын файдаланабыз. Җитеш тормышта яшәвебезнең тагын бер ягын әйтәсем килә—гаиләдәге дүрт кешенең дә эшләп тапканы бер „казанга” җыелгач, тормыш көтү күпкә җиңел...

Менә шулай, моннан илле ел элек ата йортыннан елый-елый чыгып киткән Зәнфирә апа картлыгында тиңе белән килене, балалары игелегендә бәхетләргә күмелеп яши.

Күптән түгел генә алтын туйлары уңаеннан Республика Президенты Р. Хәмитовның истәлекле бүләген алып һәм Котлау хатын укып сөенгән өлкән Шәрифнуровлар.

— Безнең кебек гади авыл кешеләренә шундый хөрмәт күрсәткән ил улларына рәхмәтлебез, үзләренә саулык, ныклык, бәхетләр, уңышлар гына юлдаш булсын. Картлык көннәрендә үзләре дә гел сөнечләр генә кичереп яшәсен, — ди Зәнфирә апа белән Рәфит абый.

Рәфит Шәрифнуровның балачак дусты, Иске Балтач авылында гомер иткән хезмәт ветераны Рәфит Харисовны тыңлап үтик:

—Мин адашымны 6 яшьлек чагыннан беләм. Сәйтәктә, зур әниләрдә, Рәфитләрнең күршесендә үстем. Әнисе Мәгафия апа бик әйбәт кеше иде. Йортларына җыелган ишле балага бер авыр сүз әйтмәде. Ә Рәфитнең мин үз гомерендә кулына сигарет алганын күрмәдем, телендә юньсез сүз ишетмәдем. Өйләнде. Гомер буе тырышты, эшләде, балаларын игелекле кешеләр итеп тәрбияләделәр. Бәхетле картлыкның серенә килгәндә, анысын уйлап баш ватасы түгел, ике яктан да әниләрен тәрбияләп, бәхиллекләрен алып кадерләп мәңгелеккә озаттылар.

Зарланмадылар, авырсынмадылар. Авылдашлары, дуслары алдында йөзләре якты...

Райондагы һәр ветеранның бүгенгесе һәм иртәгәсе көне өчен җан атып яшәгән район ветераннары советы рәисе Риф Хөснуллин да Шәрифнуровлар турында тик җылы сүзләр генә җиткерде:
—Рәфит Шәрифнуров эшендә җыйнак булды, кая кушсалар, шунда ашыкты. Авыруларны Иске Балтачка, Уфага илтергә кирәк чакта вакыт белән исәпләшмәде. Сораган чакта һәм мөрәҗәгать итүченең үтенечен авырлыксыз үтәде. Аның эше, хезмәт күрсәткечләре Социалистик ярыш җиңүчеләрен билгеләгәндә үк билгеле иде. Районда хөрмәтле дә, билгеле дә шәхес булды. Менә дигән балалар үстерделәр. Уллары Айдар Рәфит улы күп еллар инде Сәйтәк авыл биләмәсен җитәкли. Аның белән еллар дәвамында тыгыз бәйләнештә эшлибез. Биләмә җирлегендәге ветераннарны, гаилә юбилярларын тәбрикләргә бергә барабыз. Олыны-олы, кечене кече итә белә. Менә дигән гаилә башлыгы. Замандашым Рәфит Шәрифнуров тормышыннан да, балаларыннан да уңган бик бәхетле кеше.