РУХИ АЗЫК ӨЛӘШҮНЕ ТӨП МАКСАТ ИТЕП

Интернет, электрон хәбәр алышу заманында яшәсәк тә почта хезмәте үткәндә калды дип әйтеп булмый әле. Ничек кенә булмасын, көндәлек тормышыбызда почта элемтәсе хезмәтенә әледән-әле кайтабыз.

Көн саен кешеләргә рухи азык өләшүче хат ташучы хезмәтен генә алыйк: күп энергия сарыф итүне һәм җаваплы булуны таләп иткән хезмәт ияләре көнозыны аяк өстендә. Аларга көн саен җиде—сигез килограммга якын хат ташучы сумкасын иңнәренә асып, җәяү, бихисап километр юл үтәргә туры килә.

Көндәлек хезмәтен намус белән, тырышып башкарган хат ташучыларның берсе Роза Апкалиева Түбән Сикияз почта элемтә бүлекчәсенә караган Магашлы Алмантай, Урта Елга, Ташлы Елга, Гәрәйкә авыллары халкын хезмәтләндерә.

Матбугат басмаларын, һәм, шул исәптән, район гәзитен һәр йортка вакытында тарату хат ташучының көндәлек бурычы.

— Гәзиткә яздыру планын һәрвакыт вакытында, төгәл үти. Гомум подписканың 28-30 процентын үзаллы башкара. Шулай ук подписка кампаниясенең һәрберсендә чикләнгән җаваплылыктагы „Луч” җәмгыяте директоры Фердинант Арслановның да даими ярдәмен тоябыз, — ди Түбән Сикияз почта элемтә бүлекчәсе начальнигы Альфира Галиева.

Роза Апкалиева хезмәтләндергән участокта биш йөзгә якын кеше яши. Ачык йөзле, кешеләргә ихтирамлы, игътибарлы хат ташучыны һәр авылда үз итәләр, яраталар... Пенсионерлар өчен Роза күптән инде „үз кеше”ләренә әверелгән.

—Гәзит-журнал, айлык түләүләр тарату белән беррәттән, хат ташучылар халыкны көндәлек кирәк-ярак товарлары белән дә тәэмин итә.

Роза Апкалиеваның мондый төр хезмәт күрсәтүдән кергән айлык табышы утыз, кырык меңгә кадәр җитә, — ди Альфира Әдиф кызы.

—Озак еллар „Луч” җәмгыятендә бозау караучы булып эшләдем, хәзер исә, биш елга якын хат ташучы вазифасында көч салам, — ди ару-талуны белмәгән Роза Миңниевна. Хезмәтенә күңел җылысын кушып башкарган хат ташучы халыкка тиешле корреспонденцияне вакытында илтеп җиткерә.

„Хәрәкәттә—бәрәкәт” — Роза Апкалиеваның тормыш девизы дисәк тә арттыру булмас, мөгаен. Авыр почта сумкасын иңенә тагып көненә илле километрдан артык юл үтә ул. Гәрәйкә авылы халкына билгеләнгән корреспонденцияне әлеге вакытта чаңгыда җилдереп илтеп тапшыра уңган хезмәткәр.