Автомашиналарны заправкалау белән шөгыльләнүче “Эконом” станциясе ягулык базарында эшли башлаганга ярты ел вакыт үтте. Шушы вакыт эчендә станция үз клиентларын табарга өлгерде. Урындагы автоһәвәскәрләр дә, юл уңаеннан үтеп баручылар да биредә туктала. Чөнки “Эконом”да ягулык хакы арзанрак. Автоһәвәскәрләр арасында биредә тәкъдим ителгән бензин һәм дизель ягулыгы сыйфатына зарланучылар юк.

Клиентларына рәхмәт белдереп, АЗС автоһәвәскәрләр арасында призлар уйнатуны оештырырга карар иткән иде. Моны тормышка ашыру өчен станциядә акция игълан иттеләр. Ай ярым вакыт эчендә кем биш йөз сумлык һәм аннан да күбрәк суммага бензин сатып ала, аңа купон бирделәр. Купонда автоһәвәскәрнең исем- фамилиясе, телефон номеры кебек мәгълүматлар теркәлгән. АЗС хезмәтеннән күп тапкырлар файдаланып, купоннарга күбрәк санда ия булучыларның приз отарга ышанычы, әлбәттә, зуррак.

—Барлыгы 976 купон иясенең приз оту бәхетен сынап карау мөмкинлеге туды,—ди АЗС хуҗасы, индивидуаль эшкуар Эмма Рамазанова.

15 март көнне: “Һи, миңа барыбер приз чыкмый инде,”—дип төшенкелеккә бирелеп уен үткән урынга килмәүчеләр дә булгандыр. Икенчеләр, бәлки кичектергесез мәшәкатьләре килеп чыгу сәбәпле, уенда катнаша алмагандыр. Чөнки лототроннан төшкән бихисап купон хуҗаларының исемнәрен укыгач призны чыгып алучылар булмады. Андыйларны, телефоннан шалтыратып, отышлары турында сөендерделәр. Ә суперпризларны уенга килүчеләр арасында гына уйнаттылар. Әйе, уен комиссиясе түгел, купон хуҗалары үзләре шундый тәкъдим кертте.

Берәүләрнең купоннарына отыш төшмәде. Нихәл итәсең, бәхет эше. Аның каравы, өчәр приз алып кайтып китүчеләр дә булды. Уен һәм отышлар бары да гадел. Лототроннан купон тартучыларны ун отыш саен алыштырып тордылар.

Кемдер ачкычлар, берәүләр отвёрткалар җыелмасы отты. Кемгәдер автомашина пыяласын чистартып югыч төште. Шиналарга тын тутыргыч отучы да булды. Призлар арасында көрәк, аккумулятор көче ярдәмендә хәрәкәткә китереп шөреф боргыч кебек хуҗалык өчен кирәк-яраклар да бар иде. Ә аккумулятор батареясына көч биргеч корылма, электр лобзигы, электр моторы ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче чар, электр моторы ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче пычкы, бензин моторы ярдәмендә хәрәкәткә китерелүче пычкы кебек әйберләр суперприз сыйфатында төште.