ПАР КАНАТЛЫ ПАРЛЫ ГОМЕР ЮЛЛАРЫ

Бүгенге язмам геройлары, сугыш чоры балалары, илгә төшкән авыр йөкне хәлсез иңнәре белән сынмый-сыгылмый күтәргән буын — гади авыл уңганнары.

Каргалы авылында туып-үсеп, шунда ук үрнәкле гомер кичергән, 52 ел парлы, пар канатлы дөнья көткән Сания белән Яхут Җиһаннгировлар. Аларның язмышлары да игезәкләрнекедәй охшаш. Яхут Гата улы 7 балалы гаиләнең 5нчесе булып, 9 яшендә ятим калса, ә Сания Гизван кызы 8нче төпчек бала. Ятимлек ачысы сабыйга 6 яшендә үк ябыша. Ходай ярдәме һәм дә икесенең дә әниләре тырышлыгы-чырышлыгы белән генә алар ачтан үлми кала. Каһәрле – газаплы елларда күргән-кичергәннәрне бер утыруда язып бетерү мөмкин дә түгел!

Таянырга ышанычың, атаң аркасы булмагач Сания да, Яхут та укырга бик теләкләре булса да, 7 сыйныф белем белән генә хушланырга мәҗбүр. Дөньяның үтә авыр арбасын тарткан сөекле әниләренә ярдәм кирәк. Алар икесе дә уку елы бетәр-бетмәстән үк колхозга эшкә башлыйлар. Яхут басу каравылларга тотына, ә Сания төрле эштә йөри, бригадир кая куша, ул шунда йөгерә. Җиһангировларның 14 яшьтә языла башлаган хезмәт биографиясе аларны лаеклы ялга чыккач та әле озата килә.

Хезмәттә чыныгып үскән егет яше җиткәч ил сагына баса. Һәм Ярославль шәһәрендәге хәрби частьтә элемтәче-радиотелеграфист булып ике ел изге солдат бурычын үтәп туган авылына кайта. Ул заманда колхоз механизаторларга кытлык кичерә. Моны күреп Яхут шинелен дә салып өлгермичә, Бөре шәһәренә һөнәрчелек училищесына укырга китә һәм тракторчы һөнәрен үзләштереп кайта. Колхоз җитәкчесе егеткә ышанып, кабинасыз МТЗ-2 тракторын тапшыра. Яхут уңган ул, берәү булса, һавада җилләнеп, яңгырда юешләнеп, салкында туңып эшләп булмас, дип ташлап китәр иде, мөгаен. Ә ул бар көчен-тырышлыгын салып, толып киеп 7 ел дәвамында трактор йөртә. Көтә белгән морадына җиткән, ди. Яхутка да бәхет елмая, аңа өр-яңа МТЗ-80 тракторын биреп шатландыра рәис.

Булдыклы механизатор эшем эш булсын, дип, тырышып, вакыт белән исәпләшми тоташ 35 ел трактор йөгәнли. Колхоз һәм район буенча алдынгылыкны бирми. Рәсеме биз озак еллар район Почёт тактасыннан төшми. Сабыр холыклы, иптәшләренә ярдәмчел, игелекле авыл уңганы Яхут Гата улы хезмәте белән хермәт казана. Көнне-төнгә ялгап эшләү нәтиҗәсез калмый шул. Ул 1973, 1976, 1975, 1977, 1978, 1979, 1980 елларда социалистик ярыш алдынгысы дигән билге һәм 1970 елда „В.И.Ленинның тууына 100 ел” медале белән бүләкләнә. Һәр отчет-сайлау җыелышларында кыйммәтле бүләкләр, Почёт грамоталарына лаек була ул. Шулай ук, „Зеленая роща” һәм Карагай санаторийларында сәламәтлеген ныгытып, ял итеп, көч туплау да алдынгының хезмәтенә олы бәһа.

Гаилә учагың җылы, нурлы һәм тылың ышанычлы булганда гына мондый югары уңышларга ирешеп булуы бәхәссез. Бу яктан Җиһангиров бик бәхетле кеше. Яраткан яртысы Саниясенә үтә рәхмәтле. Белекле, йөгереп торучы, мәрхәмәтле килен ул Сания кайнәсе һәм Якутның зурәнисе өчен. Алар үзара тату-дус, аңлашып яшиләр. Кем әйтмешли, ике кайнәгә түз генә дияр, берәүләр. Ә килен кеше бу олы кешеләрнең киңәшен тотып, сүзләрен солы төшенә тиңләп матур яшәргә омтыла. Гаилә зурәниләре белән ун ел бергә гомер итеп, вафат булгач хөрмәтләп ахирәткә озата. Ә кайнәсе Саниягә ике дистә ел алтын йозак була. Өй эшендә булыша, балалар үстерешә.
Бары тату гаиләдә генә акыллы, тәрбияле, тәүфиклы балалар үсә. Ата гайрәтле булса, бала гыйбрәтле була, диләр.Дөрес әтем.

Тагы да анасы нинди — баласы шундый, дип тә өстиләр. Бу яктан өлкән Җиһангировларга бары мактау сүзләре генә. сания балалары Альбина, Илүс, Ләйсән, Нәфис, Гөлсинәләр өчен җанын да ярып бирергә әзер әни. Аның фәһемле киңәшләре, акыллы, әдәпле тормыш дәресләре балаларын дөрес юлга әйди. Сабыр булырга, уйлап эшләргә өйрәтә. Гаилә учагын тиешле дәрәҗәдә җылыта, яктырта, нурга һәм илһамга төрә ана кеше. Кул эшләре остасы да, тәмле аш-су әзерләүче дә, хәстәрлекле, изге күңелле ана. Ә тормыш иптәшенең тугры юлдашы, сердәше.

Балалар әти-әнисе үрнәгендә хезмәт тәрбиясе алып үсә. Урта мәктәптән соң һәркайсы күңел кушуы буенча һөнәр сайлый һәм үз яртысын табып тормыш корып җибәрә. Кияүләре Булат, Илүс, Ильяслар, киленнәре Ирина белән Илмира һәркайсы олы җанлы, игелекле балалар. Кирәк чакта ярдәмгә йөгереп килеп җитәләр. Бүгенге көндә хөрмәтле ветераннар 9 оныгын һәм 1 турунын рәхәтләнеп иркәләп сөя. Бала баласы балдан татлы шул!
Бәла агач башыннан түгел, ә адәм башыннан йөри. Авыл уңганнары гаиләсен бала кайгысы да урап узмый. Язмыш олыгайган көнгә дә киртәсен салып куйган шул. 31 яшьлек ир узаманы — газизләре Илүс баласын әтисез, хатынын тол калдырып һәлак булды. Автоавариягә эләкте. Күтәрә алмаслык югалту ачысын ата-ана һәм туганнары сабырлык-түземлек һәм дә бердәмлек аша җиңәргә тырышып яшиләр. Инде дистә елдан артык вакыт узса да, ата-ана күңеле һаман югалтуга ышанмый, һаман тере Илүс кайтып керер, дип көтә...

Эштән башканы белмәгән, ун бармак көче белән гөрләтеп яшәгән, үрнәкле гомер иткән гади авыл уңганнары Зиянгировларның дөньялары җитеш, балкып торган зур өй, төзек-караулы абзар-кура. Олы яшьтә булсалар да алар тынгысыз, сыер, сарык карыйлар, каз тавык асрыйлар. Бакча тутырып яшелчә һәм бәрәңге үстерләрә. Хөрмәтле ветераннар, сез картаерга ашыкмагыз әле. Бүгенге яшьләргә яшәү маягы һәм хезмәт үрнәге булып озак еллар сау-сәламәтлектә, парлы гомр, бәрәкәтле гомер кичерегез әле. Сез „Якташлар” һәм авыл горурлыгы булган хезмәт алдынгылары бит.