ӨМЕТ БЕЛӘН АЛГА КАРАП ЯШИ

21 Январь, 2016 - 11:18.Бу кызыклы

Таныш булыгыз: Рәзидә Әхмәтова
Рәзидә Гайнетдин кызы Әхмәтова 1968 елда Төмән өлкәсенең Уват районы Кирсарат посёлогында дөньяга килә.

1975—1983 елларда Базанчат сигезъеллык, 1983—1985 елларда Кышлау-Елга урта мәктәпләрендә белем ала. Уфа шәһәрендәге сәнгать училищесының вокал бүлеген тәмамлый. 1990нчы елда Иске Казанчы урта мәктәбендә җыр дәресләре укытучысы, өлкән пионервожатый булып эшли. 1992—2007нче елларда Аскында балалар музыка мәктәбендә вокаль ансамбль һәм фортепиано классы преподавателе була. 2002 елда Уфа дәүләт сәнгать академиясенә укырга керә һәм 2007нче елда аны уңышлы тәмамлый. 2009нчы елдан хезмәт юлы Балтач районы белән бәйле— балалар сәнгате мәктәбендә фортепиано һәм вокаль сәнгате классы преподавателе. Җыр-моңны юлдашы иткән Рәзидә ханым күңеле тулганда матур шигырьләр дә иҗат итә. Бер шәлкеменнән бүген гәзит укучыларыбызны да „авыз иттерәбез”.

Җилләр
Җилләр, җилләр, көзге җилләр,
Салкын җилләр, исмәгез.
Агачларның кызыл, сары,
Күлмәкләрен чишмәгез.

Яз җиткәч яшел күлмәген
Агачлар кигән иде.
Җәй беткәнче яшел төсне
Яратты, үзгәртмәде.

Көз җиткәч киде сарыны,
Кызылын да куймады.
Көчле, салкын җилләр искәч,
Матур күлмәк юк булды.
22.10.2013ел.

Ай белән якты йолдыз
Күктә якты йолдыз яна,
Ә янында — тулган ай.
Йолдыз миңа күзен кысса,
Аем елмаеп карый.

Алар миңа караңгыда,
Яктыртып юл күрсәтә.
Атларга тырышам алга,
Рәхмәтләр әйтә, әйтә...

Көн дә юлымны яктыртса,
Ай белән якты йолдыз.
Чокырлы юлга төшмичө,
Барыр идем гел тигез.

Син яратсаң, ул яратмый
Көтмәгәндә гашыйк булды бер кыз,
Кара кашлы, батыр егеткә.
Тик егетнең күңеле икенчедә иде,
Белмәде кем сөйгәнен һич тә.

Егет көн – төн уйлый икенчесен,
Гашыйк булган кыз аны көтә.
Икенчесе яраткан бүтәнне,
Вакыты да тиз үтә...

Сабыр кыз көтә хат –хәбәр:
“Бәлки хаты килер,” – дип.
Уйламый егет язарга,
Уенда бүтән кыз бит.

Үз хисләрен, сагынуын
Язып сала бер биткә.
Теге кыз хатын укымый,
Ертып ыргыта читкә.

Нигә шулай була икән,
Син яратсаң, ул яратмый.
Сөймәгәннәре йөдәтә,
Һич тә яратып булмый?!

Буран
Уйный буран, карлы буран,
Күзне дә ачып булмый.
Тар сукмактан ашыгып атлыйм,
Артка борылып карамыйм.

Җиңнән керә салкын җиле,
Кар сылана битемә.
Кайтып җитеп булыр микән,
Якты, җылы өемә?

Өйгә кереп, җылынгач та,
Онытырмын буранны.
Тәрәзәдән карап торырмын,
Кар буранның тузганын.

Тышта буран өерелә,
Юлларда эзе кала.
Сырлап, сырлап өеп куя,
Өелгән таулар була.
05.12.2013 ел.

Сер
Һәр кешедә була бер сер,
Йөретә йөрәгендә.
Серен ачып бирер иде,
Кыюсыз, куркак бәндә.

Шул бәндә кебек мин үзем,
Йөрәктә йөри бер сер.
Әйтер идем хисләремне,
Дустына ул җиткерер.

Дусты әйтер җан дустына,
Серем галәмне буйлар.
Сәфәрдә йөреп арыгач,
Үземдә килеп туктар.

Сер йомгагын чишмим әле,
Булсын әле бербөтен.
Йөрәгемдә торсын әле,
Үтәлгәч тә чишәрмен...
Рәзидә Әхмәтова

***

Уянып тәрәз(ә)гә карыйм,
Сызылып таңнар аткан.
Нигәдер торасы килми,
Кичә бик нык арыткан.
Эшләр өелмәсен өчен
Җаен табып башкарам.
Яңа планнар туып тора,
Иртән торсам куанам.

Рәсемдә: Рәзидә Әхмәтова. (Фото гаилә архивыннан).