„НАМУС КУШКАНЧА ЯШӘДЕК”

Кешенең яшәгән чоры язмышына, һичшиксез, зур йогынты ясый. Бөек Ватан сугышы дәверенә туры килгән сабыйларда балалык чоры булмаган, дип әйтү дә хаталы булмас.

Бөек Җиңүне якынайту өчен олылар белән беррәттән үсмерләр дә хезмәт батырлыгы үрнәкләре күрсәткән. Колхозда эшләү, план үтәү — бары да иң мөһим максатка кайтып калган. Фашист илбасарын кире чигендерү өчен һәр совет кешесенең үз өлеше булырга тиеш, дип ышанып эшләгән алар. Юклык, ялангачлык та халкыбызның шул зур ышанычын, өметен сүндерә алмаган...
Нәкыя Кашапованың җиде дистә елга якын гомере Имән авылында үткән. Халыкта: „Килен булып төшкән җиреңә суга төшкән таш кебек батуың хәерле”,— дигән әйтем бар. Нәкыя Сәрвәретдин кызын 17 яшендә бирегә Борай районы Иске Карагош авылыннан урлап алып килгәннәр. Әйе, Кадим Галләметдин улы егет карары бер икәнен шулай исбатлый. Яшьләр ата-ана өендә ярты еллап кына яшәгәч, 1947нче елда, гаилә башлыгын армиягә алалар. Сугыш булган төбәктә хәрби хезмәтен үтә Кадим. Окопларны тазартканда солдатлар мәетләре, кеше башлары, сөякләре, тимер-томыр, мылтык, миналарга тап булалар. Аяусыз сугышта япь-яшь егетләр Җиңү өчен башларын салганы, ничәмә язмышлар челпәрәмә килгәне монда ачык күренә...
Ел ярымнан солдат Кашапов ялга кайта. Тәү тапкыр шунда Зөфәр исемле улын коча әти кеше. Ире сугыш корбаннарын күреп тетрәнүен сөйләгәндә Нәкыя үзенең 12 яшьлек чагын хәтеренә төшерә...
Басуда эшнең кызу чагы. Бодай үскән кырда чүпләрне хатын-кызлар дәррәү утаганда парторг Исламетдин: „Туктагыз!”— дип ерактан кычкырып дәшә. Йөзе качкан, иреннәре калтырап торган җитәкче үзен кулга алырга тырышып: „Апалар! Бүгенгә җитәрлек эшләгәнсез. Кайтыгыз. Сугыш башланды. Ирләрегез фронтка китә”,— дип кенә өсти ала. Баксаң, Иске Балтачтан Уфага барасы юлда атка атланган ирләр хәрби хезмәткә чакыру алган. Карагош авылы аша төркем-төркем ирләр башкалага агыла. Аркаларында — капчык. Хатыннары күз яшьләрен түгә. Кайберәүләре, әллә соңгы күрешү икәнен тоептырмы, тәгәрәшеп елыйлар. Нәкыя дә өч апалары, энесе белән әтиләрен озата. Сәрвәртдин Галәветдин улына 60 яшь тулган инде. Шуңа күрә, ул хезмәт отрядына алына. Урманда агач яндырып, күмер хәзерләү белән мәшгуль була ул. Кияүләре Муллагали Мусин яу яланында мәңгелеккә башын сала. Кызганычка каршы, җиңүгә бик аз калганда һәлак була. Икенче кияүләре Гаян Шәрипов фронттан кайта , тик кулсыз. Фашистларны тизрәк тар-мар итсеннәр, дип тылда калганнар көнне төнгә ялгап, үзләрен аямый эшлиләр. Язларын — чәчүдә. Ат белән, соңрак үгез җигеп җир сөреп булдыра алганча көч салалар. Чәчү эшен төгәлләгәч, бераздан утауга тотына колхозчылар. Август аеннан ук уракка төшәләр. Арыш басуларында урак урып көлтә бәйлиләр. Ноябрьдән шул көлтәләрне сугып игенне амбарга тутыруда күпчелек очракта үсмерләр көч сала. Җыйган уңышны Бөре шәһәренә атта илтү белән янә хатын-кызлар мәшгуль. Авыр эштә Шәргыя апасының бердәнбер өмете — бәбие төшә. Аңа башкача ана булу бәхете тәтеми. Сугыштан яраланып кайткан ирен шулай янә тетрәү көтә... Нәкыя өчен исә мәктәптә уку белән беррәттән колхозда эшләү табигый. Тырышып яхшы нәтиҗәгә ирешәләр. Бары да Җиңүне тизрәк якынайту өчен янып эшлиләр. Хәтта ачлы-туклы көн итүләренә дә артык әһәмият бирелми. Үз авылларында укуны төгәлләгәч, күрше Мишкә районы Шады авылында укуны дәвам итәләр. Урман аша барганда каршыларына очраган бүрене исенә төшереп, хатирәләрен яңарта. Кулындагы таякны сындырып, берсен берсенә шак-шок сукканда, бүре шөрләп кача. Боларны иренә сөйли хатын. Сугыш яу яланындагыны да, тылдагыларны да аямаган икән шул...
Армиядән кайткан солдатның ялы санаулы. Кадим Кашапов хәрби хезмәтен дәвам итә. Җиңү таңын каршыларга насыйп булмаганнарны күпләп җирләргә туры килә аңа. Өч ел ярым хезмәт иткән чакта яуда үзен аямаган бихисап гади совет солдатларын кадерләп мәңгелеккә, соңгы юлга озата. Җиңүне якынайтканнарны җир куенына сала.
Хәрби хезмәтен төгәлләп туган авылына кайтуына газиз улы Зөфәр кызамык чиреннән вафат була. Исәннәргә иртәгәсен кайгыртып эшләргә кирәк. Өч хатын-кыз тырышлыгы белән таудан таш чыгарыла. Имәндә шул таштан идарә бинасы төзелә. Кадим электр монтёры һөнәрен үзләштерә. Баганалар утыртып, чыбык сузып авылда ут кертә, хезмәтләндерә. Белгечнең җитдилеген җитәкчеләр билгели. Нәкыя исә колхозда бозаулар карый. Терлекче уңганлыгы, үз эшенә җаваплы мөнәсәбәте белән аерыла. Гаиләгә нур өстәп уллары Зөлкар, кызлары Гөлсинә туа. Берничә буын бергә тату яшиләр. Каенанасы Бибихәтирә Вәли кызы, каенатасы Галләметдин Кашафетдин улы оныкларын тәрбияләшә. Яшьләр өчен һәр мәсьәләдә алар — терәк һәм киңәшче. Кечедән ук тик югары максат алып эшләгән буын өчен алгы планда — хезмәт. Нәкыя Сәрвәртдин кызына нинди эш кушсалар да икеләнми, тәвәккәлләп аңа тотына. Терлекче, сыер савучы булып эшләгәндә дә яхшы күрсәткечләргә ирешә. Лаеклы ялда чакта 5 ел буена чәчү, урак чорында эшләүчеләр өчен ашарга әзерли. Ул „Хезмәт ветераны” медаленә ия була. Бөек Җиңүнең 50 еллыгы, 60 еллыгы, 65 еллыгы уңаеннан чыгарылган юбилей медальләренә дә лаек Нәкыя Кашапова. Балаларына алар күңелләренә хуш килерлек һөнәр буенча белем алырга ярдәм итәләр.
Вакыт сынаулары байтак. Тормыш иптәше якты дөньяны калдыруына да дистә еллар үткән. Нәкыя Кашапова бүген балалары, оныклары, туруннарының якты киләчәге өчен догалар юллый. Өлкәннәре Зөлкар Уфа шәһәрендә урнаша. Тормыш иптәше белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзер үзләренең 6 оныгы бар. Кияве Әхнәви Гыйльванов белән кызы Гөлсинә район үзәгендә көн итә. Туган авылларына кайтып, ярдәм кулы сузып торулары өлкәннәр өчен бик кулай. Балалары Артур, Диләрә үз тиңнәре белән гаилә корганнар. Нәкыя Сәрвәретдин кызы бүген оныгының кызлары Әминә белән Әдиләгә ил тарихын үз үткәннәре аша аңлата. Ватан тарихы аның һәм якыннарының язмышында ныклы чагылыш тапкан. Яшәү өчен беркем дә вакытны алдан сайлап куя алмый. Дәвер һәркемне үз имтиханнары белән сыный. Бүген Нәкыя Сәрвәртдин кызына үткәннәр өчен кызарырга туры килми, чөнки хәтта авыр чорда да алар намус кушканча яшәгәннәр.