МОТОР ЯГУЛЫГЫ БУЛАРАК ТАБИГЫЙ ГАЗ КУЛЛАН

Мотор ягулыгы буларак табигый газ моннан 150 ел элек кулланыла башлый. Әмма ягулыкның бу төре билгелелек яулый алмый. Нефть чыгаруның үсеше һәм аны эшкәртү продуктларының арзанаюы, заманча двигательләр эшләнүе бензинны ягулык базарында лидерга әйләндерә. Газ ягулыгында эшли торган моторга кабат кызыксыну ХХ гасырның беренче яртысында килеп туа.

Русиядә бу юнәлеш 30нчы еллардан үсешә башлый. Бу чорда, сәнәгать бик нык үсешкән мәлдә нефть дефицитына бәйле, хөкүмәт транспортның күпмедер өлешен газ ягулыгына күчерү турында карар чыгара. Бу 1936нчы елда була. Техника чыгару җайга салына, заправкалау станцияләре ачыла, газ ягулыгында эшли торган двигательләр эшләнә, бу дәвердә газның ике төре дә — сыекландырылган һәм углеводородлы газ файдаланыла. Программаны тулы масштабта тормышка ашырырга Бөек Ватан сугышы комачаулый...

Югарыда әйтеп үтелгәнчә, мотор ягулыгы сыйфатында газның ике төре кулланыла. Беренчесе (сыекландырылган газ) — метан, ә икенчесе пропан һәм бутан кушылмасы. Башлап пропан-бутан таралу таба. Аның өстенлеге шунда — ул гадәти температурада нибары 10—15 атмосфера басымында да җиңел сыекландырыла. Аны йөртү өчен дә стенасы 4—5 мм калынлыктагы корыч баллон җитә. Ә метан белән хәл катлаулырак. Аны сыекландыру өчен түбән (Цельсий буенча минус 160 градуска якын) температура кирәк. Сыекландыруның мондый технологиясе, әлбәттә, арзан тормый. Метанны да „кысарга” мөмкин. Әмма аның күләме якынча сыекландырылган пропан-бутан кушылмасына тиң булсын өчен ул 200—250 атмосферага кадәр кысылырга тиеш. Шуңа күрә сыекландырылган метан өчен ныклырак һәм авыр баллоннар кирәк. Метанда эшли торган машиналарның хәвефсезлек таләпләре дә югары. Шуның өчен дә җиңел автомобильләргә еш кына пропан җайланмасы куялар.

Газны ягулык сыйфатында куллануның өстенлекләре нидә соң? Беренчедән, мондый ягулыктан файдалану нәтиҗәсендә майның һәм двигательнең хезмәт итү срогы арта. Икенчедән, мотор газ ягулыгында эшләгәндә цилиндрлар блогы стенасындагы май пленкасы юылмый, цилиндрлар блогының башларына углерод утырмый, поршень кулчалары коксланмый. Двигатель элементлары тузмый, ә ремонтсыз йөрү мөмкинлеге бер ярым – ике тапкырга арта. Кабызу системасы эше яхшыра — ут кабызгычларның хезмәт срогы 40 процентка арта. Болар барысы да ремонт чыгымнарын кыскарта.

Дөнья берләшмәсе илләрен газ ягулыгында эшли торган двигательләр базарын үстерүгә дәртләндергән факторларның берсе — экология проблемалары. Зур шәһәрләрдә һаваны барлык төр пычратулар буенча автотранспорт өлеше 50—90 процент тәшкил итә. Һәм инде билгеле, транспорт средстволарының чыгару газларының токсинлыгын киметүгә таләпләр арта — Евро-4 һәм Евро-5 стандартлары кертелә. Шул ук вакытта автомобильләрне газ ягулыгына күчерү углерод диоксидын ташлауны 13 процентка, азот оксидларын — 15—20 процентка, эшкәртелгән газларның төтенлелеген 8—10 тапкырга киметә һәм свинец кушылмаларын ташлауны тулысынча юкка чыгара. Газ ягулыгы куллануның „плюс”ларына килгәндә, ягулыкның арзанлыгын хәвефсезлек дәрәҗәсенең югары булуы, атмосферага зарарлы матдәләрнең аз дәрәҗәдә ташлануы, майның хезмәт итү срогының озаюы, двигательнең тузу срогының озаюы, газ-һава катнашмасының җылылык хасил итү сәләтенең кимүе турында әйтергә мөмкин. Ә инде чиновниклар һәм машина җитештерүчеләр билгеләгән төп „минус” (аеруча безнең илдә) — заправкалау челтәренең әлегәчә үсешкән булмавы иде. Чынында Русиядә бу базар әлегә кадәр булдырылмаган. Гадәти автозаправкалау станцияләре ил буенча 22 000нән артык исәпләнсә, газ белән заправкалау станцияләре 160 тапкырга аз, һәм алар ил буенча тигез бүленмәгән (урнашмаган). Дөнья базарында бу уңайдан сизелерлек үсеш күзәтелә. Һәм моның өчен дәүләт газ ягулыгы белән заправкалау станцияләре челтәрен үстерү йөзеннән чаралар үткәрә. Мисал өчен, агымдагы елның 13 маенда РФ Хөкүмәтенең 767-р санлы шул хактагы Боерыгына кул куелган иде, агымдагы елның 11 июлендә республика Хөкүмәтендә табигый газны мотор ягулыгы сыйфатында куллану мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Бу уңайдан безнең районда да билгеле эш алып барыла. Ул хакта җентекләбрәк гәзитнең алдагы саннарында таныштырырбыз.