МАТУРЛЫККА ОМТЫЛЫП ЯШИК

Районда башлап үткәрелгән „Китапханә төне”нән кайткач күңелне матур хисләр биләп алды. Янәшәбездә үз куллары белән гүзәллек тудыручы алтын куллы, җор телле кешеләр күп булуына сокланмау мөмкин түгел. Бакчачылар, кул эше осталары, шигырь иҗат итүчеләр— һәммәсе дә күңеленә якын шөгыльне йөрәге аша үткәргән. Бәйрәмгә чакырылган осталарны йотлыгып тыңлап утырганда, эх, миннән дә бу эш чыкмас микән, дигән уйлар башка килде. Кем белә, бәлки мондый чарадан соң уңганнарга иярүчеләр дә булыр. Китапханәдә үткәрелгән мавыктыргыч һәм фәһемле төн күпләргә сабак бирде.

Китапханәнең төп билгеләнеше мәгълүмат тарату, белем бирү булса, бу чара кешеләрне матурлык дөньясына алып керүне максат итеп куйды. Үзәкләштерелгән район китапханәсе директоры Лилия Хөсәенова бу чараның әһәмияте хакында сөйләп, төрле өлкәләрдә бай тәҗрибәгә ия булган кешеләрне ихлас аралашуга чакырды. „Бакчам ямьле гөлләр белән” дигән исем астында үткән бүлектә матур-матур гөлләр үстергән бакчачылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. „Чәчәкләр” кибете хуҗабикәсе Гүзәл Шайбәкова- Дәүләтшина бакча караулы булган очракта гына мул уңыш белән сөендергәнен билгеләде. Язгы эшләр бу юнәлештә иң мөһиме. Тәүдә җиргә ашламалар кертергә, корткычлардан саклану чараларын эшләргә кирәклегенә тукталды. Сынган агач ботакларын кисеп акшарлау үсентеләрне төрле авырулардан саклаганын әйтте. Чарага килгән бакчачылар арасында горчица, бакчада чыршы утыртуга кагылышлы сораулар яңгырады. Роза сатып алганда безнең районга яраклаштырылганын сайларга кирәк, ә кырмыскалар бакчага ияләшсә көл сибү бик файдалы икәнен аңлатты. Лаванда чәчәге йортка хуш исләр тарата, өйгә акча китерә, имеш, диләр.

Йортын елның-елында аллы-гөлле чәчәкләргә күмүче Альбина Гыйләҗева дә бу чарада гөлләр үстерү серләре белән уртаклашты. Спектакльләрдә төрле образларга кергән Альбина Фаил кызы үз куллары белән дә гүзәллек тудыручы икәнен әледән-әле дәлилли. „Чәчәкләрне бәби сыман тәрбияләргә кирәк, шул чагында гына алар сезне сөендерәчәкләр”, — диде ул.

Чәчәкләрне төсләренә карап зәвык белән аралаштырып утырту аларны тагын да матуррак күрсәткәнен мисалларда аңлатты.
Үзәк урамыннан барганда игътибар Әлфидә Йосыпованың шау чәчәккә күмелгән, зәвык белән бизәлгән бакчасына төшә. Ниндие генә юк анда! Ул да чарада чәчәкләр үстерү серләре белән уртаклашты. Гүзәл Әхмәтҗанова петуния чәчәкләрен өченче ел рәттән үстерүе хакында сөйләде.

Янәшәбездә чәчәкләр үстерүчеләр белән беррәттән, аларның ясалмасына „җан өрүче”ләр дә бар икән. Шундый уңган гүзәл затларыбызның берсе — Гөлчәчәк Борханова. Интернет аша өйрәнгән әлеге һөнәрне ул тиз арада үз иткән. Чәчәкләрне ясау өчен материалларга Интернет аша заказ ясый. Күңелеңә нинди төс хуш килә, шуны сайлый аласың. Әлеге капрон бик үзенчәлекле, аны күпме генә тартсаң да, ул ертылмый. Чара барышында ул капроннан эшләнгән чәчәкләрне ясау серләре белән уртаклашты. Капроннан эшләнгән чәчәкләрне әниле-кызлы Светлана Кукина һәм Марина икәүләп башкаралар. „Без чәчәкләрне яратабыз. Табигый чәчәкләргә язын һәм җәен сокланырга мөмкин. Ә без ясаган чәчәкләр еллар дәвамында сезгә шатлык бүләк итәчәк,”— ди алар. Үз куллары белән тудырган матурлыкның безнең республикадан тыш Магадан, Дондагы Ростов кебек шәһәрләрдән сатып алучылар бар икән. Кулларыннан гөл тама дию әлеге гүзәл затларга бигрәк тә тап китереп әйтелгән сыман.

Күптән түгел себер тарафларыннан Иске Балтач авылына күченеп кайткан Зәвия һәм Әдип Хисаметдиновлар гаиләсе белән таныштык. Гаилә башлыгы Әдип Шәриф улы агачтан өй җиһазлары эшләү остасы, ә Зәвия Фәйзелгаян кызы хаклы ялга туктагач чигү, рәсем төшерү шөгылен үз иткән. Алар күңелне тынычландыра дип ассызыклый ул.

Фируза Сираева киленнәренең кул эшләренә оста булулары хакында сөйләде. Елена, Ирина, Светлана Сираеваларның кул эшләре күргәзмәне тулыландырды.

Акциянең „Шигърият — минем язмышым” дигән бүлегендә сүзнең көчле корал булуы хакында фикер алыштылар. Түбән Сикияз авылыннан Гөлфирә Җиһангирова, Иске Балтачтан Фәйхунә Бакирова, Көмьязы авылыннан Фәйхунә Әхкәмова үзләренең уй-кичерешләрен шигырь юлларына салганнар. „Илһам баскычлары” шигърият конкурсында сәнгатьле шигырь укучылар арасында Гран-при яулаган Альбина Гыйләҗева үзе язган шигырен тамашачы игътибарына җиткерде.

Көнтүгеш авылыннан әниле-кызлы Асия һәм Алсу Мостафиналарның чыгышы да күңелләргә үтеп керде. Асия Миңнислам кызының „Аналар көтәләр улларын” шигырен тетрәнүсез тыңлап булмый. Зәлфирә Гатина авыр тормыш сынауларын үткән кешеләрнең батырлыгын, авырлыкларга баш имәгәнен данлаган шигырьләрен укып ишеттерсә, Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Булат Мостафин эчкерсез хисләрен шигъри юлларга салган. Чараны музыкаль яктан район мәдәният сарае хезмәткәрләре баетты. Лилия Дәүләтова, балалар иҗаты үзәгенең уенчыклар тегү буенча түгәрәк җитәкчесе Гөлнара Хафизова, аның укучыларының кул эшләреннән торган күргәзмә районыбызда уңганнарның күп булуына ишарәләде. Сихәтле чәй бүлмәсендә шифалы үләннәрдән ясалган чәй табыны да оештырылды бу көнне.
„Матурлыкка яшик омтылып” дип исемләнгән чарада районыбызның уңган кешеләре, күпкырлы талант ияләре белән очрашып, илһам алып, аларга охшарга тырышу хисләре белән таралыштык бу көнне. Китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә талантлы шәхесләр белән таныштык. Матурлыкның юктыр чикләре, дигәндәй, алар һәммәсе үсеш һәм эзләнү юлында. Арытабан да матурлыкка яшик омтылып!