„Алтын башак” ял һәм савыктыру лагере әле кайчан гына балаларны үз кочагына җыйган иде.

Санаулы көннәр тиз арада үтеп тә киткән. Балалар 21 көн дәвамында сәламәтлеген ныгытып, ял итеп, спорт чараларында катнашып, яңа дуслар белән вакытларын күңелле һәм файдалы үткәргән. Җитмеш биш баладан тупланган „Яшел утрау” дружинасы өчен Сабантуй, волейбол, футбол, шашка, шахмат кебек уен төрләре оештырылган. Экологик юнәлештәге чаралар үткәрүгә өстенлек бирелгән. Китапханәче сүзләре буенча, балалар китап, төрле журналларны яратып укыган.

Лагерьның беренче сменасын тантаналы ябу чарасына район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, мәгариф бүлеге начальнигы Н. Сабировалар килде. Алар бу уңайдан ял иткән үсмерләрне тәбрикләп, аларга алда торган каникул көннәрендә күңелле ял итәргә, дуслар табарга, көч туплап яңа уку елын каршыларга язсын дигән теләкләрен юлладылар.

Лагерь начальнигы Роза Мифтахова башкарылган эшләргә йомгак ясады, пионервожатыйларның эшеннән канәгать булуын белдерде. Өлкән пионервожатый Айгөл Гаянова лагерьне тантаналы ябу чарасында спорт уеннарында актив катнашып, матур күрсәткечләргә ирешкән бер төркем укучыларга Мактау грамоталары тапшырды.

Хушлашыр алдыннан ял итүче укучылар рәхмәт сүзләрен пионервожатыйларга, пешекчеләргә юлладылар. Пешекчеләр Зөһрә Җиһангирова һәм Резеда Закирова балаларны көненә 5 тапкыр кайнар аш белән сыйлаганнар. Тамашачыларга тәкъдим иткән концерт номерлары да лагерьны ачу чарасыннан караганда байрак, эчтәлеклерәк булды. Кичен учак янында укучылар җырлап-биеп күҢел ачып лагерь белән хушлашты.