ГОРУРЛАНАМ СИНЕҢ БЕЛӘН, ЗУР ӘНИЕМ!

Зур әнием Розалия Такаетдинова 1941 елның 25 мартында дөньяга килгән. Аның әтисе Караметдин Такаетдин улы Бөек Ватан сугышына алына.

Әнисе Гөллинур Нурислам кызы биш бала белән ялгызы кала. Балалар бәләкәйдән эшләп үскәннәр: урманнан чыбык ташыганнар, соңрак агач кискәннәр, басудан калган башакларны җыйганнар. Ул вакытта икмәк тә булмаган, алар бакчадан черек бәрәңге алып, кычытканнан аш пешереп тукланганнар.

Зур әнием Көндәшле җидееллык мәктәбенә укырга кергән. Ул һәрвакыт яхшы билгеләргә генә өлгәшкән. Җәй көннәрендә колхозда эшләгән, чөгендер утаган, печән чапкан. Зур әнием беркайчан да эштән курыкмаган, киресенчә, эшләргә яраткан.
Җиденче сыйныфны тәмамлагач, зур әнием сарык фермасына эшкә бара. Аңарда уку теләге бик көчле була. Курач урта мәктәбенә сигезенче сыйныфка укырга керә, әмма рус телен начар белгәч, яхшы итеп укый алмый кире кайта. Соңыннан Свердловск өлкәсенә юллана, училищеда һөнәр ала, штукатур-буяучы булып эшли башлый. Кичләрен эшче яшьләр мәктәбендә белем ала.

Шәһәрдә рус телендә сөйләшергә бик тиз өйрәнеп китә. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, һаман эшләп йөреп, медицина институтының әзерлек курсларында укый. Тиздән институтка укырга керә. Биш елдан теш врачы булып туган районына эшкә кайта һәм 40 ел буена уңышлы хезмәт итә. Эшләгән дәверендә зур әнием күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, “СССРның Сәламәтлек саклау алдынгысы” дигән исемгә лаек була.

Зур әнием Розалия Карам кызы һәм зур әтием Фәнәви Мәснәви улы ике кыз үстергәннәр. Алар икесе дә югары белемле, район үзәгендә эшлиләр.

Зур әнием хәзер хаклы ялда. Кызларына өч оныгын тәрбияләргә булыша. Тәмле ашларын пешереп, ял көннәрендә безне көтеп тора. Кадерле кешеләремә озын гомер, сәламәтлек телим. Мин синең белән горурланам, зур әнием!