Җиргә яшәү өчен килгәнбез

15 Январь, 2013 - 10:05Илнур ВәлиевБу кызыклы

Мәктәптән кайтканда Шакир сыйныфташы Зарифка: “Иртәгә мәчеттә ниндидер укулар була, диделәр. Әйдә бергә барып тыңлап кайтыйк әле,—дип үгетләп алды. Йөзендә икеләнүен күргәч.—Компьютерың синнән бераз ял итәр,”—дип өстәде.Шакирның шаяруы Зарифка ошамады булса кирәк.

— Синең компьютерың булмагач гел ял итәсеңдер. Беләсең килсә, компьютер минем тормышымны баета гына,— дип җаваплады. Моңа тыныч холыклы Шакирның исе китмәде :

— Ярый,ялгыш. Ял итмәсен, компьютерың сине сагынып көтеп торсын,—дип көлде ул.—Иртәгә барышлый сезгә тиеп китәрмен . Юкка кәефеңне төшермә,— дип үз юлында булды.

Күп балалы гаиләдә Шакир иң өлкәне. Шуңа бихисап йорт эшләре аның иңнәрендә. Кайтып капкалап алгач та абзарга чыкты. Энеләре исәтеләп кушылды аңа. Бергәләшеп мал астын тазартып, сыер, сарыкларга су эчереп керделәр. Кар көрәп алгач кечеләргә чаңгы-чана шуарга рөхсәт итте абый кеше. Су ташыгач, кибеткәбарып кирәк-яракны хәстәрләп алып кайтты. Дәрестә биргән өй эшләрен төгәлләүгә йокларга да вакыт суга. Ял көннәрендә туганнары белән чаңгы шуар, дуслары янына барып аралашып килергә өлгерер, дип иртәгәгәпланнар корды. Башкаларныкы кебек аның өендәкомпьютер юк бит. Ул теләгән һәр кешесе янына элеккечә үзе җәяүләп барып очраша ала. Башкалар кебек компьютер аша даими элемтә булдыра алмый шул. Төрле эштә көч салып көн күргән әтисеннән компьютер алу турында әлегәкадәр сүз кушарга да оялды үзе...

Зарифның көн тәртибе башкачарак булучан. Ул әти-әнисенең кече уллары. Абый-апалары инде күптән читтә урнашты. Үз көннәрен үзләре күрәләр. Кем әйтмешли, һәркайсы аякта ныклы тора. Алар кайткан саен энеләрен район үзәге базарына алып барып , иң соңгы мода буенча киендерү дәгадәти хәлгәкерде. Үсмер теге яки бу әйберне алу хакында уйлап, хыялланып өлгерми, инде ул аның каршында пәйда була. Әйтерсең лә тылсымлы таяк иясе үзе. Зарифның бернигә дә исе китми, тик аны компьютердан гына аермасыннар. Социаль челтәрләрдә кызыклы, кызганыч мизгелләрне, кеше тормышы, җырлары, серләре, яшерен уйлары, башка сыймаслык халәт һәм башка мәгълүматларга уралганын сизми дәкалды үсмер. Монда үзен иркен тойды, дуслар тапты, аралашты, үзенә ошаган кызларга сәлам юллады. “Замана шундый. Компьютерсыз тын алып булмас чор җитте. Тормышында кирәге чыгар. Өйрәнсен, эшләсен. Бер сүзем дәюк”,— дип әнисе улына комачауламаска тырышты. Ашарга чакырып та килмәгәч, үзе тәрлинкәсен Зариф алдына китереп куйды. Төннәрен йокламый компьютер алдында утырып чыккан үсмернең укырга баралмый йоклап калган чаклары да аз булмады. Суык, буранлы көннәрдә мәктәпкә дип чыккан җиреннән кире әйләнеп керергәдә күп сорамады. Хәмер белән дуслашуы үзен аска тәгәрәтте. Шулай сыйныфташларына вәгъдәбиреп, мәктәп чараларына бармый сынатканына беркем аптырамый башлады инде. Спорт ярышлары, конкурс, викториналарга тик ышанычлы укучыларны гына җәлеп иттеләр...

Ял көнендә мәчеттә үткән укуларга авылның яше, олысы, бала чагасы ихлас катнашты. Укуга барышлый Шакир энеләре белән Зарифны чакырыр нияттән өенәкереп чыгарга иде, йортта кер элеп йөргән Сәлимә апага тап булды.
Зариф мәчеткә бармыймы?,- дип кызыксынган иде. Ана кеше улының төн буена компьютерда нидер эшләп чыкканын ишеткәч Шакир үзе кире борылырга мәҗбүр булды.
Дин асылын аңлату дәресләрендә хәзрәткә бик күп сорауларга җавап бирергә туры килде. Дөнья хәлләре икене икегәк ушу кебек гади төшенчә түгеллеген аңлаттылар биредә. Четерекле сорауларга да җавап эзләде мондагылар. Соңгы чакта авыл җирендә үз-үзенә кул салу кебек коточкыч очраклар һәммәсен борчыды. Хәзрәткә бу хакта яшьрәкләр алдында чыгыш ясарга кирәклеген әйткәч, тәрбияви чара үткәрү турында сүз чыкты. Мәктәптә бергәләп аралашу урынлы булыр, дип килештеләр. Битараф булмаган мөгаллимнәр монда һәр укучының катнашуын хәстәрләде.

“Яшәр өчен җиргә килгәнбез” дип исемләнгән кичә җанлы барды. Читен мәсьәлә турында чыгыш ясаучылар ачыктан- ачык сөйләде. Хәзрәткә дә байтак сорауларга җавап бирергә туры килде. Укучылар сыйныф сәгатьләрендә фикер алышуны дәвам итте. Фәнисә Рәфил кызы бу хакта һәр үсмергә сораулар юллады. Әти-әниләр дә җавабын белмәгән мәсьәләләр хакында әңгәмә җанлана барды. Укучылар уйлары, борчыган тема турында сөйләшкәндә Шакир актив кушылды. “Өлкәннәр тормышы ишеген ачар чагыгыз җитә. Бу хакта ни әйтерсең?”— дип укытучы Зарифка сүз бирде. Әлегә кадәр аерым утрау кебек еракта тавыш-тынсыз утырган үсмер теләр-теләмәс кенә: “Тыңласаң сезне, эчең пошар. Яшәүнең ни кызыгы бар инде? Нинди шатлык көтәсез? Үләсең дә, барыннан берьюлы котыласың”,— дип бар сөйләгәнне юк итеп ташламасынмы. Көтелмәгәннән сыйныф җитәкчесе маңгаендагы тирне кулъяулыгы белән сөртеп, өнсез аңа карап катты. Укучылары Фәнисә Рәфил кызына ярдәмгә ашыккандай әңгәмәгә кушылды:

Мәрткә киткәнең аз иде шул, юләр. Яшәүнең кызыгы нидә, имеш. Кояш нурын күрүдә,— дип торып басты какча гәүдәле Зилә.
Зәңгәр болытта, иркен тын алуда,— дип дәвам итте Гүзәл, толымын артка җибәреп.

Көн дә иртән туганнарыңны күрү шатлык түгелмени?- дип өстәде Шакир.

Көтмәгәндә сыйныф сәгате түгәрәк өстәл дебатларына әйләнеп китте. Сүз көрәштерү бер хәл, янәшәдегенең башына яман уйларын юк итеп ,изге уйларны салып булса икән.
Бу эш компьютер заманында да мөмкин түгел шул...
Кайтырга чыккан үсмерләрне каршы алырга Шакирның энеләре йөгереп килде. Зариф аларны аулак өйгә чакырды. Бала-чага уйлары — аларның телендә:

—Телевизорыгыз вәт зур ичмасам, — дип аптыраштылар. Бүлмәдә компьютер күргәч “ аһ- вах”лар тынмады. Зариф аны кабызу белән малайлар су капкандай булды. Андагы вампирлар рәвешендә төшкән фотолар, канлы пычаклар, куркыныч рәсемнәрдән кечкенә кунакларның күзе шар булды. Зариф әллә аптыратыр исәптән, әлләялгыш басыпмы экранда ярым шәрә түтиләр күренә башлады.

Бу компьютер дигәннәрендә юньле нәрсә юк икән. Абый, карама,—дип монда утырган Шакир абыйсының күзен нәни Сабит тизрәк учы белән каплап калырга ашыкты. —Әйдә, моннан тизрәк кайтыйк. Зариф абый, син дәсүндер моны. Ату сак дәфтәрең тулып куяр.

Зариф сәерсенеп: “Нинди дәфтәр?”— дип аңламаганын белдерде. Сабит акыллы кыяфәт белән өстәп куйды.

Ник, мәчеттә әйттеләр бит. Аллаһы бабай һәр кешенең начарлыгын язып барган дәфтәре бар, ди.

Шакир сүз көрәштереп тормый урыныннан кузгалды.
Яхшылыкны яза торган дәфтәр дәбар бит, Сабит. Нигә анысын сөйләмисең?— дип энекәшләрен җитәкләп аз сүзле үсмер кайтыр юлга чыкты.

Илнур Вәлиев,
БДАТУ студенты.