ГАИЛӘ КЫЙММӘТЛӘРЕН САКЛАП

Икенче Иске Балтач урта мәктәбендә төрле чаралар даими үткәрелә. Күптән түгел 6 сыйныф җитәкчесе Лилия Мостафина мавыктыргыч кичә оештырды. Әлеге очрашу ата-аналар һәм балалар өчен зур бәйрәмгә әверелде.

Без, ата-аналар, укучылар белән берлектә Эдуард Успенскийның геройлары буларак чыгыш ясадык. Һәркем үзенең тел байлыгын, фантазиясен „җигеп”, Простоквашинода яшәргә хаклы икәнен исбатларга тырышты. Укучылар бер-берсенә карата ярдәмчел булырга кирәклегенә төшенделәр, тырышлык, өлгерлек кебек күркәм сыйфатларның мөһимлеген аңладылар. Конкурсларда һәм викториналарда ата-аналар үзләренең балалары белән бер команда буларак чыгыш ясады. Алар җиңү яулау өчен бар тырышлыгын салды. Киеренке һәм күңелле бәйгедә Хәлитовлар гаиләсе үзен җиңүче итеп танытты.

Викторина сорауларына, табышмакларга җавап табу, хәтта ата-аналар өчен дә җиңелдән булмады. Әлеге чара балалар күңелендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, җан ияләрен кызгана белү кебек күркәм сыйфатларны тәрбияләүдә бер кечкенә адым дип әйтергә мөмкин. Ике буын вәкилләре катнашлыгында узган бу бәйрәм алар арасындагы мөнәсәбәтне ныгытты, араларны тагын да якынайтты. Күңелдә җылы тәэссоратлар калдырган чарада балалар гаилә, андагы тату мөнәсәбәтләр дөньяда иң зур байлык икәненә төшенделәр.