Авыл хуҗалыгы

Аскаров, Гыйләҗев кебек ир-егетләр булганда авылда тормыш сүнмәс

2 Июнь, 2017 - 09:43

Илдар Аскаров (рәсемдә - сулда) белән Илнур Гыйләҗев „Россия” җәмгыятенең тәҗрибәле механизаторлары. „Беларус” тракторын хезмәтләндергән уңганнар язгы чәчүдә ал-ял белми эшләделәр.

„КОЛЛЕКТИВ БЕРДӘМ БУЛГАНДА ЭШ ЫРАМЛЫ БАРА”

1 Июнь, 2017 - 16:17

„Рассвет” хуҗалыгы җитәкчесе Фидәрит Мирһаҗевның горурланып әйткән сүзләре бу. „Карышлылар” бригадасы дип язсагыз да була. Күрше авылның иң уңган егетләре тупланды 1нче бригадага. Агроном Данил Фархутдинов җитәкчелегендә чәчү кампаниясен кызу тоттылар, вакытында тәмамладылар”, — ди Фидәрит Фәтхинур улы.

„Россияле”ләрнең җиңнәре сызганулы

30 Май, 2017 - 10:15

Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыяте уңганнары азык культуралары чәчүне төгәлләде. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашлыгында үткән киңәшмәдә һәр баш шартлы малга 35 центнер азык берәмлеге күләмендә мал азыгы запасы хәзерләү бурычы куелды. Җәмгыятьтә шул күләмне тәэмин итүгә тырышлык сала авыл эшчәннәре.

Ил күләмендә танылган җәмгыятьнең уңышлы эшләре

23 Май, 2017 - 10:33

Чикләнгән җаваплылыктагы „Балтач сорт сынау участогы” җәмгыяте биләгән 600 гектар мәйдан җирдә авыл хуҗалыгы культураларының 300дән артык сорты сынала. Әлегә кадәр башаклы, кузаклы, техник культуралар орлыклары белән эш итсәләр, агымдагы елдан бәрәңгенең 20 сортын, кукурузның 5 сортын сынаячаклар.

„Авыл хуҗалыгы продукциясенә сорау бар”

22 Май, 2017 - 16:39

Көмьязы авылында туып-үскән Илнур Усмановның крестьян (фермер) хуҗалыгы оештырып үз эшен башлавына өч ел. Бу җитди адымга алдан әзерләнә ул: трактор, җиңел һәм йөк машинасы, „Дон” комбайны булдыра. Тәвәккәлләп зур эшкә алынган ир-егетнең тырышлыгы бушка булмый. Аңа „Үз эшен башлаган фермер” программасы буенча 900 мең сум күләмендә грант бирелә.

Районда „Частник” ункөнлеге бара

15 Май, 2017 - 14:08

Үзйөрешле, юл-төзелеш машиналарын һәм аларга тагылмаларны файдалануда хокук бозуларны бетерү һәм кисәтү йөзеннән агымдагы елның 15 маеннан 26 маена кадәр „Частник” дигән шартлы баш астында ункөнлек үтә.

"Кушчы чокыры"нда кар ята, "Баганалы басу"ын агрегатлар иңли

3 Май, 2017 - 18:41

"Россия" җәмгыяте районда беренчеләрдән булып чәчү эшләрен башлап җибәрде.Кичә, сишәмбе көнне, җәмгыять басуларында тәүге орлыклар җир куенына сыенды. Язгы басуда тәүге буразналарны "Агромастер" агрегатларын хезмәтләндергән механизатор Фигать Әхмәтҗанов һәм Айбулат Хәмәтханов сыздылар. Ике көн эчендә йөз гектардан артык мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары урнашты.

Өлгергән басуларга бөртекле культуралар чәчелә

3 Май, 2017 - 09:00

Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыяте  игенчеләрен Нөркә авылына барган юл буендагы басуда солы чәчкән мәлләрендә очраттык.

Адрес: «Зират тавы» басуы

27 Апрель, 2017 - 16:22

Районда язгы кыр эшләре эшләре елның-елында “Луч” җәмгыятенең Тутагач звеносы җирлегендәге “Зират тавы” дип аталган басудан башлангыч ала иде. Быел да бу өлкәдә яңалык булмады. Тик шунысы, яз соңлап килүе эшнең башлануын беркадәр кичектерде.

RSS-материал