Авыл хуҗалыгы

Шәхси эшкуар „Дельмиев”та сыйфатка эшлиләр

Мал азыгы хәзерләү эшләренә биредә июнь аеның ахырында төшкәннәр. Бүгенге көндә 1395 тонна печән, 3665 тонна сенаж хәстәрләнгән.

Иске Янбай авылында урнашкан 2 ямны да тыгызлап, эшне төгәлләп куйганннар. Без килгән вакытта Иске Уразай терлекчелек фермасы янындагы ямга күпьеллык үләннәр салу белән мәшгуль иделәр.

Иске Янбай авылы егете Руслан Ханов туган җир кадерен белә

Руслан Ханов — яшь эшчеләрнең берсе, ул Т-150 тракторында ямга тупланган яшел массаны тыгызлый. Ике ямны тыгызлауны да ул башкарган. Шул ук вакытта җирләрне парга сөрү дә Руслан Хатиф улы иңнәрендә.

—Мин 10 ел „Дельмиев”та эшлим. Аңа кадәр Самара шәhәрендә контракт буенча хезмәт иттем. Хәзер авылда әни белән яшибез. Туган якка кайтканыма hич үкенмим. Чит якларда хезмәт итүнең файдасын күрмәдем.

Фәрит Галләмовны Куйбышев кооперативында универсаль эшчән, диләр

Районның Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы бригадаларында әлеге вакытта басу эшләре кайный.

Фермер булырга теләгән балтачлылар төбәк проектында катнашуга заявка бирә ала

Башкортстанда “Фермерларны яклау системасын булдыру һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү” төбәк проекты башлангыч ала.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы 26 июльдән 6 августка кадәр шушы проектта катнашу, яки “Агростартап” алу өчен конкурс сайлап алуы игълан итә.

Көмьязы басуларында эш гөрли

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы производство кооперативы басуларында бу көннәрдә эш кайный.

В Башкортостане стартует Региональный проект "Создание системы поддержки фермеров и развитие сельской кооперации"

Министерство сельского хозяйство Республики Башкортостан объявляет о приеме заявок с 26 июля по 6 августа 2019 года на участие в конкурсном отборе участников по предоставлению грантов в рамках Регионального проекта "Создание системы поддержки фермеров и развитие сельской кооперации", то есть, "Агростартап".

Балтач районында аграр сәнәгать комплексының яртыеллык эшенә йомгак ясалды

Балтач районында хуҗалык җитәкчеләре,  тармак   белгечләре катнашлыгында үткәрелгән киңәшмәдә агымдагы елның яртыеллыгында  терлекчелек тармагында башкарылган эшләргә йомгак ясалды.

Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Фәтхиев китергән мәгълүматлардан  күренүенчә, районда пар җирләрен эшкәртү, һава шартлары тоткарлыклар тудыруга карамастан, тер

Башлап эшкә тотынган Балтач фермерларының грант алуга дәъгва итә алалар

14 Май, 2019 - 20:38

2019 елда башлап эшкә тотынган фермерларга, гаилә авыл хуҗалыгы фермаларын үстерүчеләргә, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының материаль-техник базасын ныгытуны яклау йөзеннән грантлар алуда катнашучыларны сайлап алу конкурсы үткәрелә.

Анда заявка бирү шартларына җавап биргән гражданнар катнаша ала.

Фермерларга ярдәм күрсәтелә

22 Февраль, 2019 - 09:00

Агымдагы елда республика фермерларына дәүләт ярдәме 1,1 миллиард сум тәшкил итәчәк, шуның 740 миллион сумы федераль бюджеттан бүленәчәк.

„Восток” җәмгыяте, үз көченә таянып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә

26 Ноябрь, 2018 - 09:00

Район үзәгеннән төпкелдә урнашкан, Ялангач, Мишкә, Якүнә авылларын берләштергән чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыятендә бүген үсемлекчелек, терлекчелек тармаклары эшчәнлеге алып барыла.

Ялангач бригадасы машина-трактор паркында склад мөдире Рүзәл Даутов, механик Әгъдәм Сәхибгәрәев, тракторчы Диләр Хәбибуллинны эш мәлендә очраттык.

RSS-материал