Авыл хуҗалыгы

„Восток” җәмгыяте, үз көченә таянып, яхшы нәтиҗәләргә ирешә

26 Ноябрь, 2018 - 09:00

Район үзәгеннән төпкелдә урнашкан, Ялангач, Мишкә, Якүнә авылларын берләштергән чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыятендә бүген үсемлекчелек, терлекчелек тармаклары эшчәнлеге алып барыла.

Ялангач бригадасы машина-трактор паркында склад мөдире Рүзәл Даутов, механик Әгъдәм Сәхибгәрәев, тракторчы Диләр Хәбибуллинны эш мәлендә очраттык.

Балтач ветеринарлары терлекләрне ясалма орлыкландыруның өстенлекләре күп, дип саный

16 Ноябрь, 2018 - 09:00

Ясалма орлыкландыру авыл хуҗалыгы терлекләренең продукция бирү сыйфатын яхшыртуда, сәламәт үрчем алуда отышлы алым.

Ни өчен, дигәндә, көтүне тутыландыру өчен токымлы терлек сатып алу бик кыйммәткә төшә. Җәмәгать һәм шәхси сектордагы терлекләрне ясалма орлыкландыру юлы белән терлекләрнең югары продуктлылыгына ирешергә мөмкин. Бу адымга юл озын дип саналса да, ул артык чыгымнар таләп итми.

Балтачта авыл эшчәннәрен хөрмәтләячәкләр

8 Ноябрь, 2018 - 09:00

9 ноябрь көнне  районда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләячәкләр.

Шушы уңайдан  район мәдәният сараенда тантана үтәчәк.  Бәйрәмдә агымдагы елның ун айлык йомгаклары буенча  аграр сәнәгать комплексында югары күрсәткечләргә ирешкән предприятиеләр һәм хезмәт алдынгылары бүләкләнәчәк.

Тантанада Башкортстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы министрлыгы  вәкилләре һәм башка рәсми ку

Авыл халкын янә бер яңалык көтә

25 Октябрь, 2018 - 09:00

Дәүләт Думасына авылда яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асраучыларны, бакчасында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне, умарта тотучыларны эшкуарларга тиңләү турында закон проекты кертелгән.

Мондый закон кабул ителгән очракта, бу категория кешеләр, патент алып, салым түләргә тиеш булачак.

Соңгы ун елда илдә крестьян-фермер хуҗалыклары саны ике тапкыр кимегән, аның каравы, шәхси ярдәмче хуҗ

Балтач районы фермаларында кышкы чорда продукция җитештерү мәсьәләсе киңәшмәдә тикшереләчәк

17 Октябрь, 2018 - 09:00

Иртәгә район терлекчеләренең агымдагы елның тугыз аендагы эшчәнлегенә йомгак ясалачак.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, таррмак белгечләре   киәшмәгә җыела.

Балтач районында малларны идентификацияләү бара

12 Октябрь, 2018 - 09:00

„Ветеринария  турында” законга ярашлы,  малларның аерым төрләре идентификацияләү 1993 елда ук башланырга тиеш иде.

„Луч” җәмгыятендә кышка җәйдән әзерләнәләр

27 Сентябрь, 2018 - 09:00

Чикләнгән җаваплылыктагы „Луч” җәмгыятенең Түбән Сикияз авылындагы сөтчелек фермасында кышлату чорына җәй башыннан әзерлек эшләрен җәелдерделәр.

260 баш савым сыеры, тана, симертү төркемендәге  үгез маллары асралган ферма объектлары еллар узу белән тузып, ремонт таләп итә башлаган иде.

Терлекләрне җәйләүгә аяк бастыргач, объектларда җәмгыять эшчәннәре көче белән ремонт башладылар.

„Россия” җәмгыятендә 140 гектар мәйданда басуларга органик ашлама чыгарылган

25 Сентябрь, 2018 - 09:00

Басуларга органик ашлама кертү уңдырышлылыкны арттыру мөмкинлеге бирә.

„Правда” җәмгыятендә уҗым культуралары уңышын җыюны төгәлләделәр

31 Август, 2018 - 09:00

Чикләнгән җаваплылыктагы „Правда” җәмгыятендә быелгы уракта ике комбайн басу кырларын иңли.

RSS-материал