Авыл хуҗалыгы

БАЛТАЧ СОРТ СЫНАУ УЧАСТОГЫ ЭШЧӘННӘРЕНЕҢ ЯЗГЫ МӘШӘКАТЬЛӘРЕ

Балтач сорт сынау участогы игенчеләре язгы кыр эшләре темпын кызу тота. Чәчүгә моннан ун көн чамасы элек төшкәннәр иде. Сабанашлык иген культураларын чәчүнде төгәлләнеп килә.

Игенчеләр 300 гектарга якын мәйданда язгы чәчү үткәрде.

БАЛТАЧЛЫЛАР КАУДАРЛЫГЫ ЯЗГЫ БАСУДА КҮРЕНӘ

Үткән елны 28 апрель көнендә районда басу эшләренә башлап кул салынган иде. Ә быел бу көнгә инде орлыкларны җиргә салу мөмкинлеге дә туды.

Бүген районның җиде хуҗалыгында дым каплату эшләре гөрли. Хуҗалыклар күпьеллык үлән, арыш чәчүлекләр чәчүлекләрен тырмату һәм минераль ашламалар белән тукландыру эшләрен дә алып бара.

БАСУЛАР УҢАЙЛЫ УРНАШУНЫҢ УҢАЙ БЕР НӘТИҖӘСЕ

Тургайлар килгәннән соң ике атна үткәч язгы кыр эшләре башланачагын электән үк фаразлаганнар. Кайда ничектер, мәгәр безнең тарафларда бу сынамыш туры килде. Тургайларның беренче сайравы 31 март көнендә ишетелгән иде. Аннан соң ике атна үтүгә районда язгы кыр эшләренә кул да салынды.

ЧӘЧҮЛЕК МӘЙДАННАРЫН КИҢӘЙТҮ БУРЫЧЫ КУЕЛА

Быел район игенчеләре алдында чәчүлекләр киңлеген 10 процентка арттырып, гомум мәйданны 55 гектарга җиткерү бурычы куела. Район басуларында язгы кыр эшләре 34 мең гектарда башкарылачак.

МЕХАНИЗАТОРЛАР ИМТИХАН ТОТТЫ

Техник карау үткәрелгән техниканы файдалану хәвефсезлек ягыннан ышанычылы икәнлеге бәхәссез. Ләкин үзйөрешле машиналарны дәүләт техник күзәтчелеге таләпләре белән исәпләшми файдаланучылар да очрый. Нәтиҗәдә, район буенча техник карау үткән техника күрсәткече түбән булып күренә, ә иң мөһиме— хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән техникадан әйләнә тирәдәгеләргә куркыныч зур. Бу мәсьәләгә карата җаваплылыкны арттыру йөзеннән, Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы базасында күрсәтмә киңәшмә үтте.

ЭШКӘ „ҖИГЕЛЕР” ЧАК ҖИТӘ

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонты фронтында бурычлы калмады дип әйтергә нигез бар. Вак кимчелекләрне исәпләмәгәндә, билгеләнгән вакытка барлык төр техниканы әзерлек сызыгына куйдылар.

КҮРСӘТКЕЧ ТҮБӘН—ХӘВЕФ ЮГАРЫ

Штәнде авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда исәптә торган барлык тракторларның былтыр 49 проценты гына техник карау үткәрелеп файдаланылган. Үзйөрешле машиналарны файдалану тәртибен аңлату йөзеннән, Штәнде авыл җирлегендә шәхси тракторлар хуҗалары белән очрашу үтте.

ЭПИЗООТИЯГӘ КАРШЫ КӨРӘШТӘ ХӘЛ ИТӘСЕ МӘСЬӘЛӘЛӘР ЮК ТҮГЕЛ

5 Март, 2016 - 09:38.Авыл хуҗалыгы

Эпизоотик яктан безнең республикада һәм районда хәлләр катлаулы түгел. Лкин Башкортстан малларда очрый торган йогышлы төрле аврулар белән хәл катлаулана барган төбкләр камалашында утыра. Чиләбе, Ырынбур өлкәләрендә, Татарстан Республикасында малларның куркыныч авырулар йоктыруының яңадан-яңа очраклары теркәлеп тора. Бу елның ике аенда гына Башкортстан белән чиктәш төбклрдә бруцеллез белән бәйле 11очрак, туберкулез белән бәйле—2 очрак теркәлгән. Дуңгызларның африка тагуны да тынгы бирми. Әле быел гына Русиянең 4 төбгендә 12 ноктада дуңгызларның африка тагуны үзен күрсткән.

ОСТАХАНӘ СЛЕСАРЬЛАРЫННАН КИМ ТҮГЕЛ АЛАР

Авыл ху җалыгы техникасына, аларның агрегатларына сервис остаханәләре шартларында капиталь ремонт үткәрү кыйммәткә төшә. 2014 елда, мәсәлән, СМД-60 двигателенә остаханәдә тулы ремонт үткәртү өчен 58 мең сум акча чыгарып салырга кирәк булган.

RSS-материал