ЗАПАС НЫКЛЫГЫ — ПРОДУКЦИЯ МУЛЛЫГЫ

Җәйгә чыксаң—кышны уйла, диләр. Авыл кешесе җәйге чорда барын да хәстәрләргә тырыша. Алдагы уңыш өчен көч түгә, мал азыгы базасы булдырырга омтыла.

Җәй— авыл кешесе өчен иң кызу мәл. Чикләнгән җаваплылыктагы „Урал” җәмгыятендә дә әлеге көндә авыл эшчәннәре мал азыгы хәзерләү белән мәшгуль.

Корылык быел үзен бик сиздерер, дип фаразлар кылган идек. Бирәм дигән колына— чыгарып куйган юлына, дигәндәй, „Урал” җәмгыятендә клевер, люцерна, кәҗә үләне кебек культуралар уңышына быел зарланмыйлар.Явым-төшем шифасы алган басуларда яшел масса уңышы каерылып уңган, ә яңгырлар читләп үткән кырларда дым запасы юк дәрәҗәсендә.

Җәмгыятьтә170 гектар мәйдандагы күпьеллык үләннәр уңышыннан, 1 мең данә төргәк кысып печән әзерләгәннәр. Төгәлрәк саннар теленә әйләндергәндә, 300 тонна печән дигән сүз бу. Печәнне ЮМЗ-6 тракторында Фәнис Ахунов төргәкләргә җыйган. Әлеге вакытта төргәкләрне „Беларусь” тракторына урнаштырылган корылма белән КамАЗ автомашинасына Илһам Мәрданов төйи. Яңа Балтач звеносында бригадир, ферма мөдире вазифаларын башкарган Илһам Мәрдановны бар эшкә дә өлгер дип мактап телгә ала җитәкче. Рәшит Хәбибрахманов КамАЗ автомашинасында рулоннарны махсус урынга ташу белән мәшгуль.

Печән хәзерләү белән сенаж салу эшләре берьюлы башкарыла. Сенажны ямга ташуга 4 техника җәлеп ителгән. „Беларусь” тракторында Рәмил Усманов, Фиргать Кашапов, Вәдис Хатипов, Т-150 тракторында Илдар Ахуновлар яшел массаны базга ташый. ДТ-75 тракторын хезмәтләндергән Рәис Җиһангиров яшел массаны тыгызлап тора. Көне елны туйдырыр мәлдә, авыл эшчәннәре вакыт белән исәпләшми үзләренә йөкләтелгән бурычны намуслы башкара. Яшел масса аеруча уңган урыннарда эшләве күңелле, ди алар. Юлыбыз бирегә төшкән көнне беренче базны тутырып киләләр иде. Яшел масса дүрт базны да тутырырга җитәчәк дип хәбәр итте безгә җитәкче.

—Быел печән уңды, халыкны да тәэмин иттек. Малларга азык җитәрлек күләмдә хәзерләнде дип әледән үк әйтергә мөмкин. Җәмгыятьнең 700 баш мөгезле эре терлеге кыш айларында азык ныклыгы кичермәс. Һәр эштә хуплау, ярдәм тоеп эшләгәнебез өчен район Хакимиятенә рәхмәт әйтәсем килә. Өч ел кредит алганыбыз юк, субсидияләр бирелә, эшчеләр вакытында хезмәт хакы алалар, —ди җәмгыять директоры Илдар Кыямов.