ҮЗГӘРТЕП КОРУЛАР КЫЙММӘТКӘ ТӨШСӘ ДӘ

„Р.Ш. Дильмиев индивидуаль предприятиесе”нең Иске Уразай сөтчелек фермасында моңа кадәр яшь терлекләр үстерү өлкәсендә беркадәр проблемалар бар иде. Хәзер ул проблемалар артта калды. Фермадагы электән савым сыерлары асралган бер торакны бозаулату һәм яшь терлекләр үстерү абзары итеп үзгәртеп кордылар. Үткән елның 27 декабрь көнендә абзар тулысынча файдалануга тапшырылды.

Яңа ел каникулы көннәренең берсендә предприятие дирекциясенең терлекчелек тармагына яңалыклар кертү өлкәсендә куйган максатларына ирешү нәтиҗәләре белән башка хуҗалыклар җитәкчеләре дә танышты.

Яшь бозауларны асрау мәсьәләсенә килгәндә, бәхәсләр күп. Берәүләр аларны җылы бүлмәдә асрауны хуп күрә, икенчеләр бозаулар салкында да яхшы үсә, бары тик үтәли җил генә булмасын, дип исәпли. Ә Иске Уразай сөтчелек фермасында яшь бозаулар нинди шартларда туса, шунда ук үсә. Ягъни аларны бер абзардан икенчесенә күчермиләр. Димәк, яшь терлекләргә әле бер, әле икенче микроклиматка җайлашасы юк. Абзар эче чиста. Биредә заманча шартлар. Объектны үзгәртеп кору арзанга төшмәгәнлеге күренеп тора. Тимердән читлекләр кору гына да 105 мең сумга төшкән. Ә алар биредә 46 данә.

Предприятие дирекциясе маллар организмында шикәр-протеин нисбәтен көйләү мәсьәләсен хәл итү юнәлешендә дә хәлиткеч адым ясады. Фермада патока алыштыргыч җитештерү корылмасы урнаштырдылар. Бусы да бик кыйммәтле җайланма. Аның бәясе йөзләрчә мең сумда исәпләнә. Кыйммәт. Ләкин өч йөз километр ераклыкта урнашкан шикәр заводларыннан патока ташу да арзанга төшмәс иде. Ә бу корылмага 125 килограмм арыш оны, 375 литр су һәм крахмалны таркатып шикәргә әйләндерә торган, 800 грамм күләмендә, махсус фермент саласың да эшкә кушасың. Ике—дүрт сәгатьтән соң патока алыштыргыч әзер.

—Әлегә бу предприятие шартларында тәҗрибәләр үткәрәбез. Бу тәҗрибәнең уңай якларын тоябыз икән, мондый корылманы башка хуҗалыкларда да булдыру хәстәрен күрәчәкбез,—диде район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров, хуҗалыклар җитәкчеләре белән Иске Уразай сөтчелек фермасында очрашканда.