ЯШЬ БАЛАГА БУЛГАН КАРАШ СЫМАН...

„Балтач” муниципаль унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Штәнде сөтчелек фермасында яшь терлекләрне тармакның ышанычылы төп чарасы итеп үстерү мәсьәләсенә игътибар зур.

Яшь бозаулар үстерелгән маллар торагы эчендәге тәртиптән үк күренә бу. Заманча объект. Моннан ике ел чамасы элек файдалануга тапшырылган абзар эчендә барлык шартлар җиткерелгән. Терлекчеләргә эшләве уңайлы. Маллар да биредә үзләрен кимсетелгән итеп тоймый. Яшь бозаулар астында пычкы чүбеннән түшәмә. Абзар эченнән үтәли җил йөреми. Җылы. Объект бер үк вакытта ферманың сыерларны бозаулату бүлеге дә булып тора.

Әлеге вакытта якын көннәрдә үрчем китерәчәк егермегә якын сыер биредә эшләүчеләр тәрбиясендә. Яшь бозауларга дөньяга килгәннең беренче көннәрендә әниләренең сөтен эчерәләр. Ул гына түгел терлекче Фирая Кәлимуллина, Резеда һәм Динара Абзалетдиновалар яңа гына туган бозауга угыз эчерү мәсьәләсенә дә җаваплы карый.

Яңа туган һәр бозауга махсус зонд ярдәмендә тиешле күләмдә угыз эчерәләр. Аннары яшь бозаулар рационында сөт алыштыргыч урын ала. Яшь терлекеләрне үстерүдә Салават Гайнанов һәм Әмин Нәбиевның да өлеше бар. Фермада су җылыту, тирес чыгару корылмасын көйле эшләтү аларга йөкләтелгән.

—Бу ел агымында җитмешкә якын бозау алдык. Һәркөнне ике-өч сыер үрчем китерә,—ди ферма мөдире Эльвира Гәрәева.

—Терлекчеләребез үз эшләренә мөккиббән. Яшь терлекеләр үлеменә юл куйганнары юк,—дип өсти предприятиенең ветеринария хезмәткәре Илгиз Хаҗиәхмәтов, терлекчеләрнең эшеннән канәгать булып.