ЯҢГЫР ЭШНЕ ТУКТАТМАСА...

Яз-җәй айларындагы һава шартларының үзенчәлеге елның-елында урып-җыю вакытында чагыла. Ул яклап бу ел да читтә калмады. Мәсәлән, калкулыкларда урнашкан басуларның түбән өлешендә, дым җитәрлек булганлыктан, яз көннәрендә игеннәр бердәм шытып чыкты. Ә каш өлешендә, май ахыры—июнь башында кояш кыздырганлыктан, шытымнар тоткарланды. Явым-төшем башлангач ул урыннар да яшел хәтфәгә күмелде. Нәтиҗәдә, калкулыкларда урнашкан басуларда уңыш тигез өлгерми.

„Рассвет” җәмгыятендә мондый проблема юк. Бу көннәрдә комбайннар уңышны турыга җыеп суктыра.

—Арыш урагын төгәлләдек, дип әйтерлек. Начар кышлаганлыктан, яз көннәрендә өстәп бодай чәчкән илле гектар мәйдандагы арыш басуының уңышын гына җыеп аласыбыз калды. Ул басуның уңышын фураж максатларында файдаланачакбыз. Инде сабанашлык иген культураларының уңышы да өлгерде,—ди агроном Данил Фәрхетдинов.

СКД-6 комбайны штурвалы артында Рәфкатъ Низаметдиновны, үзенә ярдәмләшкән улы Рөстәм белән, без солы басуында очраттык.

—Уңышның өлгергәнлегенә сүз юк. Комбайн артыннан башакларда бер бөртек тә калмый. Явым-төшем эшне тоткарлавы гына кәефне төшерә. Һава шартлары уңай торганда темпны югары тотарга тырышабыз. Җәмгыятьтә арыш урагын төгәлләгәч „Богдан” җәмгыяте игенчеләренә ярдәмләшергә дә өлгердем,—ди комбайнчы Рәфкатъ Низаметдинов, эштәге тәэссоратлары белән уртаклашып. Ә аның хезмәттәше Илдар Табилов, ярдәмчесе Фидан Гыйльмияров белән карабодай уңышын турыга җыеп суктыра иде бу көнне. Мондый чакта комбайннан ындыр табагына ашлык ташучы водитель Юрий Минилгалиевка ике фронтта эшләргә туры килә.

Җәмгыятьтә ашлык суктыруда ике комбайн эшли. Аларга йөкләнеш әлләни зур түгел. Һәр комбайнга ул 300 гектар чамасы туры килә.