ВОСТОКЛЫЛАР АРЫШ УРАГЫНА ТӨШТЕЛӘР

17 Июль, 2012 - 14:23-Авыл хуҗалыгы

Июльнең 13ендә уракка төшелгәне бар микән? „Мондый хәл соңгы кабат 1967 елда булган иде, июльнең 12-сендә башлап, урып-җыюны 1 сентябрьгә төгәлләгән идек. Эссе җилле, коры ел иде ул”, — дип хәтерли өлкәннәр. Быелгы иртә яз, иртә җәй шартларында барлык эшләр дә бер айга алдарак башлана. Берсен бетереп өлгереп булмый, үкчәгә икенчесе баса. Ашыгып пешкән җиләкләр, сабагында кипкән үләннәр артыннан арыш та өлгерде. 13 июль көнне районның “Восток” хуҗалыгы эшчәннәре урып-җыю кампаниясен башладылар.

„Комбайннар әзер. 280 гектар мәйданда арыш бар. Ничек тә үзебезнең көч белән суктырып алырга, урып-җыю эшләрен читкә акча сарыф итми башкарып чыгарга кирәк”, — ди җәмгыять директоры Газнәви Мусин. Быел „Авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту” республика программасы буенча лизингка алынган „Нива” комбайны да востоклыларның эшен җиңеләйтер, дип көтелә. Яңа техниканың штурвалы артына утырган механизатор Григорий Калиев беренче бункерларны ашлык белән тутырды. Арыш басуын иңләгән „Нива”га, аның артыннан төшеп калган сап-сары салам өемнәренә, чистарып калган, иркенләп сулыш алган җиргә карап соклану авыл кешесенең күңелендә өмет уята. „Табигать шартлары уңай килеп, игенне югалтуларсыз җыеп алырга булсын”, — дип Газнәви Гәрәфи улы җомга көнне башланган урып-җыю эшләрен яхшыга юрады. Җәй буена кыздырган кояш үсемлекләрне генә көйдермәде, авыл эшчәннәрен дә шомга салды. Корылык шартларында өлгергән икмәкнең бер бөртеген дә югалтмый, эшне вакытында оештырып, җыеп алу бүген басучылык тармагында хезмәт салучылар алдында торган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Востоклыларның кул арты җиңел булып, районда урып-җыю кампаниясе оешкан төстә, уңышлы үтсен!