УРАЛ” ҖӘМГЫЯТЕНДӘ ИРТӘ КУЛЬТУРАЛАРНЫ ЧӘЧҮ ТӨГӘЛЛӘНҮ АЛДЫНДА

„Урал” җәмгыятен орлыкчылык өлкәсендә уңышлы эшләгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре исәбенә кертергә мөмкин. Былтыр „С.Шакирова индивидуаль предприятиесе”ннән, югары репродукцияле, ике тонна к үләмендә вика орлыклары сатып алганнар иде. Үткән елдагы вика уышның тулай җыемын эшкәрткәннән соң орлык сату мөмкинлеге туды. Быелгы язгы кыр эшләре барган көннәрдә „Урал” Куйбышев исемендәге кооперативны, „Восток” җәмгыятен, „Балтач” МУАХПен вика олыклары белән тәэмин итте. Барлыгы 150 центнер орлыклар саттылар.

Әлеге вакытта механизатор Фиргать Кашапов, Вәдис Хатипов, Илдар Ахунов, Илшат Сафин, Рамил Усманов, Радиф Гарипов, Гафиф Локманов, Өлфәт Гариповлар язгы басуда үзләренә й өләтелгән эшләрне башкара. Шулай ук звено җитәкчесе Илфат Шәңгәрәев, ындыр табагы мөдире Люция Галиева, төрле эшләр башкаручы Рәзиф Вахитов, пешекче Рәмилә Нурисламованың язгы кыр эшләре темпын югары тотуда өлеше зур.

Җәмгыять басуларында 900 гектарда язгы чәчү үткәрергә планлаштырганнар иде. 300 гектарда бодай чәчтеләр. Без хуҗалыкта булып эшләр барышы белән танышканда игенчеләр 150 гектар мәйдан биләгән басуда бодай катыш вика чәчү белән шөгыльләнәләр иде. Моннан соң игенчеләрнең беркадәр мәйданда солы һәм карабодай чәчәселәре генә кала.