ТЕРЛЕКЛӘРНЕ ЯСАЛМА ОРЛЫКЛАНДЫРУ ӨСТЕНЛЕКЛӘРЕ

Ясалма орлыкландыру авыл хуҗалыгы терлекләренең продукция бирү сыйфатын яхшыртуда, сәламәт үрчем алуда отышлы булып тора, чөнки көтүне тулыландыру өчен нәселле мал сатып алу артык кыйммәткә төшә.

Җәмәгать һәм шәхси секторлардагы малларны ясалма орлыкландыру юлы белән терлекләрнең югары продуктлылыгына ирешергә мөмкин. Бу алымга юл озак дип саналса да, ул артык чыгымнар таләп итми. Ясалма орлыкландыру сыерларның бозаулау вакытын һәм яңадан каплатуга әзерләү срокларын төгәл билгеләү мөмкинлеген дә бирә. Туган бозауларның продуктлылыгы югары була, үгезләрдән тиешле дәрәҗәдә ашатканда, тәүлегенә 1200—1500 гр артым алырга мөмкин. Таналарның продуктивлыгы 50 проценттан югары була.

Шәхси хуҗалыктагы сыерларны орлыкландыруда нәселе билгеле булмаган түбән продуктлы үгезләр файдаланыла. Алар аша бруцеллез, вибриоз, трихомоноз, лептоспироз, лейкоз кебек куркыныч авырулар йогу куркынычы бар. Малның продуктивлыгын күтәрүгә ирешү төрле йогышлы авырулардан саклану, бозаулау срокларын төгәл билгеләү өчен, һичшиксез, ясалма орлыкландыруга күчәргә кирәк. Район хуҗалыкларында „Россия”, „Рассвет”, „Правда” җәмгыятьләрендә, „Балтач” МУАХПендә ана терлекләрне орлыкландыру ясалма орлыкландыру юлы белән башкарыла.
Таналар һәм сыерларны ясалма орлыкландыруга әзерләүдә малларны теләккә килү вакытын төгәл билгеләү мөһим шарт булып тора. Беренче лайлалы сыекча бүленү бозаулаганнан соң 18—21нче көнне күзәтелә. Әмма шушы вакытта беренче каплатуның нәтиҗәлелеге 90 проценттан артмый. Малның беренче теләк чоры үтеп, бозаулаганнан соң 42 көн үткәч каплату отышлы дип санала. Моны ике тапкыр 10—12 сәгать аерма белән сыерны сауганчы яки сауганнан соң 3—4 сәгать үткәч башкарырга кирәк.

Каплатылачак малларны ничек кенә җентекле күзәтсәң дә, 20 процентының теләккә килү вакыты беленмәскә мөмкин, чөнки кайбер малның бу чоры бик кыска (4—7 сәгать) була.

Практикадан күренүенчә, бу чара бик катлаулы, шуңа малның теләккә килү вакытын төгәл билгеләү максатында гормональ препаратлар куллану тәкъдим ителә.

Ясалма орлыкландыру өчен сау-сәламәт һәм тиешле авырлык җыйган (сыерлар бозаулаганнан соң 35—45 көн үткәч, таналар 380 килограмм авырлыкта) маллар гына сайлап алына. Шәхси хуҗалыктагы малларны якын-тирә йортлардан бер төркемгә (10—15 баш) туплап, ясалма орлыкландыруга әзерләү максатка ярашлы дип табыла. Төркем туплангач, теләккә килүне җайга салу өчен малга 2 миллиграмм магэстрофан препараты кертелә. 11—12 тәүлектән соң бу процедура кабатлана һәм икенче инъекциядән соң өч тәүлек үткәч маллар 24 сәгать ара белән ике тапкыр орлыкландырыла. Каплатылган малны теләккә килү билгеләре тәмамланганчы сарайда яки утарда тотарга кирәк.

Шәхси хуҗалыктагы малларның продуктлылыгын арттыру, йогышлы авырулар таралуны кисәтү максатында агымдагы елда малларны орлыкландыру дәвам итә.

Әлеге вакытта герефорд һәм кара-чуар токымлы маллар орлыгы тәкъдим ителә. Малларны ясалма орлыкландыруга кагылышлы сораулар белән район ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итәргә. 2-22-42, яки 2-22-20 телефонын номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.