ТЕРЛЕКЧЕ ЗАМАНЧА ШАРТЛАРДА ЭШЛӘРГӘ ЛАЕК

„Рассвет” җәмгыятенең Иштирәк сөтчелек фермасы районның совет чорындагы авыл хуҗалыгы өлкәсендә соңгылардан сафка кертелгән терлекчелек объектларының берсе. Төзелеш эшләре тәмамлангач, авылдан километр чамасы ераклыкта , „Купол” дип аталган төбәктә урнашкан иске фермадан терлекчеләр 1991 елда әлеге фермага күченделәр. Гамәлдәге ферма ул чакта заманча шартларга җиткереп төзелгән, ягъни сөтүткәргеч белән җиһазландырылган объект иде.

„Купол” төбәгендәге фермада нинди шартларда эшләгәннәрен ул чактагы терлекчеләр яхшы хәтерли. Парланган саламны кул көче белән ташып маллар алдына саласы. Сыерларга чөгендер дә ваклап бирергә кирәк. Чүпрәсен дә әзерлисе бар...

Хәзерге авыл кешесе колхозлашу чоры башындагы шартларда эшләргә теләми. Кемгә дә уңайлы хезмәт шартлары кирәк. Шулай да 1991 елда сафка кертелгән Иштирәк сөтчелек фермасында сөтүткәргечтән баш тартканнар иде. Ул чакта фермада сигез савучы. Ике савучыга бер исәпләгеч. Мондый шартларда кемнең күпме сөт сауганын төгәл исәпләп булмый. Бәхәсләр еш туды. Сөтүткәргечнең бетерелүенә нәкъ менә шул сәбәпче булган иде. Шуннан соң Иштирәк сөтчелек фермасы савучылары күп еллар традицион шартларда эшләде. Ягъни сөтне чиләккә савып алып, үлчәп уртак казанга бушаттылар.

Ә җәмгыять дирекциясе терлекчеләрнең хезмәт шартларын янә җиңеләйтергә булды. Дөресрәге моңа республика максатчан программасы булышлык итте. Бер караганда ул программага керү үзе никадәр мәшәкатьле.

Җәй башыннан алып объектта күләмле үзгәртеп кору эшләре башкардылар. Абзарның түбәсен профильле түшәмә белән яптылар. Хәзер елның-елында делянка алып, агачны тактага телгәләп абзар эчендә идән алыштырасы юк. Сыерлар басып-ятып торган урынга ныклы материал җәелгән.

Малларның азык „өстәле”нә терлек азыгын үлчәгеч- тарат кыч агрегат ярдәмендә дә, җигүле ат ярдәмендә дә кертеп салу мөмкинлеге бар. Ферма янә сөтүткәргеч белән җиһазландырылды. Биредә дүрт савучы. Һәрберсенең сауган сөт күләмен аерым прибор исәпли. Сөт биш мең литр сыештагы „Nerehta” төрендәге танкка җыела. Бу көннәрдә Иштирәк сөтчелек фермасында җитештерлгән алты центнердан артык продукция Калтасы сөт эшкәртү заводына җибәрелә. Үзгәртеп корылган фермада терлекчеләр әлегедән күпкә югарырак нәтиҗәләргә ирешү максаты белән эшли.