ТАГЫН ҖИТӘ САЛКЫН КЫШЛАР...

Җәй айларында сөтчелек фермаларында продукция алу өчен әлләни тырышлык таләп ителми. Бары тик сыерларны вакытында көтүлисе һәм савасы. Шуларны уйлаганда тармакта кышкы чорда эшләр барышын терлекчеләр „кышкы сессия” дип шаярта. Чөнки аларга бу мәлне продукция алу мәсьәләсенә җаваплырак карарга туры килә.

Ә кышка кергәнче терлекчеләргә кара көзләрне дә үткәрәсе бар бит әле. Ярый да соң көннәрне салкынайтканга кадәр малларны табигый шартларда көтүләү мөмкинлеге булса. Карлы яңгырлары белән йөдәткән быелгы октябрь терлекчегә иртәрәк бүрек кидерде. Менә инде бер ай дәвамында сыерлардан ферма шартларында сөт алына. Ә бүген бер килограмм сөт алу никадәр тырышлык аша ирешелә?

Фермаларда ни арба, ни чана чоры. Малларны тукландыру механикалаштырылган объектларда юлсызлык проблемасы әлләни борчымыйдыр. Ә тарту көче сыйфатында атлар файдаланылган фермаларда авыррак. Баткак юлдан йөге белән сенаж, силос тарткан атны күреп җаның әрнер.

„Восток” җәмгыятендә ферманың азык ихатасы мал торакларына якын урнашкан.

—Атларны кызганабыз. Рейсны күбрәк ясарга туры килүенә карамыйбыз, арба чанага сенаж силосны азрак төяп алып килеп улакларга бушатабыз. Ни арба, ни чана чоры, дип эшләми торып булмый бит, сөт яшәү чыганагы. Терлек азыгын рационда каралган күләмдә маллар алдына салырга тырышабыз,—диләр тармактагы бүгенге авырлыкларны түземлекләр белән кичергән терлекчеләр.