Әлфир Шафиков механизатор һөнәрен сайлап ялгышмаган. Туган җиренә берегеп үскән җир улының хезмәт стажы гына да утыз елдан артык еллар белән исәпләнә. Аңа өлкәннәрдә генә була торган сабырлык, тынгысызлык хас. Һәр сүзен үлчәп сөйли. Әлеге көндә шәхси эшкуарның К-700 тракторын хезмәтләндерә ул. Аның техникасы ремонтка да туктамый. Җитештерүчән эшләтә, вакытында карый, майлый, техник карау үткәрә, кышкы сакка куя. Ул эшкәрткән җирләрнең югары уңыш бирәчәгенә шик юк, диләр. Агымдагы елда „Луч”, „Урал” җәмгыятьләренә басу эшләрендә ярдәмләште. Тәҗрибәсен яшьләргә дә теләк белән уртаклаша һөнәр остасы. Җәмгыятьләргә практика үтәргә кайткан булачак яшь игенчеләр өлкән абыйлары кулы астында практик күнекмәләр алалар.

Еллар буе туплаган тәҗрибәсе Әлфир Шафиковка җәмгыять җитәкчелеге йөкләгән бурычны үзвакытында һәм сыйфат белән башкарып чыгу мөмкинлеге тудыра.

Аның турында үзе ярдәм иткән җәмгыять директорлары да мактап сөйли:

—Төрле кешеләр белән эшләргә туры килде һәм килә. Уңганнары, иренгәнрәкләре дә бар, дигәндәй. Кайберләре гектар артыннан куып, техниканы вакытыннан алда сафтан чыгара. Кемдер бик тә акрын эшли. Һәм моны сыйфатка зыян китерүе белән аңлата. Ә Әлфир бөтенләй икенче. Сыйфаты да менә дигән. Гектарлары да күп.
Хезмәттәшләре әйтүенчә, Әлфир Шафиков басуга беренчеләрдән булып килә, иң соңыннан кайтырга кузгала. Тырышып эшли.

Без „Луч” җәмгыятенә юлланган көнне җәмгыятьнең куәтле К—701 тракторын хезмәтләндергән уңган механизаторы Альберт Галләмов —110, Әлфир Шафиков 36 гектарлы басуны эшкәртә иде...