СУККУЛ КОМБАЙННАРЫ ӨР-ЯҢАДАН КИМ ТҮГЕЛ

Һава шартлары басу эшләрен ныклап җәелдерергә форсат бирми. Сишәмбе көнне яуган койма яңгыр игенчеләрнең эшен тагын да кичектерде. „Россия” җәмгыятендә бу көнне моңа кадәр яуган яңгыр тудырган тәнәфестән соң, көннең икенче яртысында, урып-җыю фронтында эшне җанландырырга исәп тотканнар иде.

Җәмгыятьтә моңа кадәр урып-җыю эшләре комплекслы алып барылганлыгы күренеп тора. Иске Тимкә сөтчелек фермасының азык ихатасына күз салсаң, төргәкләрдәге саламнан өелгән эскертләргә тап буласың. Авылга табан юл алдың исә, басу—ферма маршрутында тагылмасына салам төргәкләре төялгән әле бер, әле икенче „Беларусь”ка очрыйсың. Дүрт йөз гектарга якын мәйданда арыш уңышы җыеп алынган. Уңышы суктырып алынган басулардагы саламны бер звено төргәкләргә кысып тизрәк ферма янына кайтарып өяргә тырыша.

—Тезмәләрдәге арыш уңышын суктырып алуны төгәлләп туктаган идек. Әлеге вакытта ургычларны хезмәтләндергән Иляз Гыйләҗев, Илдар Аскаров, Илнур Гыйләҗевлар үзебезгә эш фронты әзерли. Явым-төшем булмаса, тезмәләр беркадәр кипшенү белән эшкә чыгарга исәп тотабыз. Дүрт йөз гектарга якын мәйданнан арыш уңышын җыеп аласыбыз бар әле,—дип сөйләп торган иде комбайнчы Фларис Әхияров, сишәмбе көнне хезмәттәшләренең эш планнары белән уртаклашып.

Җәмгыятьтә дүрт комбайн. Икешәр „Дон” һәм „Нива”. Шулвакыт „Дон”нарның бункерына ябыштырылган рекламага күзем төште. „ОАО Подшипникмаш Уфа...село Суккулово Дюртюлинского района,”—дигән язулар.

—Бу комбайннарны язуда күрсәтелгән урыннан алып кайттыгызмы әллә?—дип кызыксындым.

—Бу комбайннарда өченче сезон эшлибез инде. Үзебездәге искергән „Дон” комбайннарын моннан берничә ел элек җәмгыять дирекциясе Дүртөйле районы Суккул авылындагы комбайннарны ремонтлау һәм үзгәртеп кору белән шөгыльләнгән предприятиегә илтүне оештырды. Берничә ай үтүгә әле конвейердан чыккан комбайнга тиң агрегатлар алып кайттылар. Комбайннарга сүз юк,—дип мактый Суккулда үзгәртеп корылган агрегатларны комбайнчы Марат Кашапов. Янә ике комбайнны Айнур Кашапов һәм Алмаз Әбделхаков хезмәтләндерә. Комбайнчыларның тулай җыемы инде меңәр центнерга якынлашып килә.

Кыска вакытлы яңгыр арыш чәчү звеносы әгъзалары өчен беркадәр сөенеч. Чәчкечләр артыннан тузан күтәрелми. Орлык дымлы җиргә төшә. Ләкин дәвамлы явым-төшем алар эшен дә туктата шул. Мондый шартларда игенчеләр агротехник вакытка сыя алырбызмы дип борчыла.

Механизатор Гаетхан Шәйнуровка ярдәмләшүче Ранас Арсланов, Динар Рамазанов, Раиль Гыйлемҗанов, Айдар Рамазанов, Илгиз Шәйнуровлар „Кәҗә тау” дип йөртелгән 202 гектар мәйдандагы басуда арыш урнаштырырга өлгергән инде. Чәчү звеносы әгъзаларын сишәмбе иртәсендә „Мөәзин күле” дип йөртелгән кырда очраттык.

—Менә чәчеп карадык та, җир юешрәк, туфрак чәчкеч калакларына сылашты. Яумый торса, бер-ике сәгатьтән эшебез җанланачак. Җир кипшенү белән чәчүгә кузгалачакбыз,—дигәннәр иде эшчән кәеф белән янып торган игенчеләр.

Хәер, һава шартлары үзенекен итте. Койма яңгыр чәчү звеносы әгъзаларының эшен тагын да бүлдерде.