СӨТЧЕЛЕК ТАРМАГЫ—ӨСТЕНЛЕКЛЕ ЮНӘЛЕШ

Терлекчелек тармагы нәтиҗәлелеген күтәрү бүген районның аграр сәнәгать комплексы хезмәткәрләренең төп юнәлеше. Чаралар күрелә. Шушы көннәрдә хезмәттәшләр тәҗрибәсен өйрәнү максаты белән бер төркем белгечләр „Разгуляй” Русия авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать төркеменең Бүздәк районы Түреш авылындагы сөтчелек фермасында яшь терлекләрне үстерү үзенчәлекләре белән танышып кайтты. Ә пәнҗешәмбе көнне район күләмендә үткән киңәшмәдә тармакның ун айлык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм тармакның кышкы чордагы эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

— Әлеге вакытта район буенча көнлек тулай җитештерелгән сөт күләме былтыргыдан 3,5 тоннага күбрәк булса да, ун айлык нәтиҗәләргә килгәндә, үткән ел күрсәткечләре белән чагыштырганда продукция җитештерү күләмен киметүгә юл куйдык. Итчелек тармагы өлкәсендә дә кимчелекләр бар. Көтүне яңарту эшенә дә җаваплырак карау таләп ителә. Әлегә район хуҗалыкларында мөгезле ана терлекләрнең утыз бер проценты гына ясалма юл белән орлыкландырыла,—диде район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Флорид Хәбипов, киңәшмәдә ясаган чыгышында, тармак өлкәсендәге кимчелекләргә басым ясап.

Кайчандыр фермаларда яшь терлекләр алдында акбур булмаса, ферма мөдиренә, зоотехникка шелтә бирелә иде. „Башплемсервис” дәүләт унитар предприятиесе зоотехнигы Әлфия Манапова билгеләвенчә, бу дөрес түгел. Яшь бозауның эчәклегендә әче мохит булырга тиеш икән. Ә акбур әчелекне нейтральләштерә. Сүз юк, акбур— кальций чыганагы. Бозауга сөт эчерелә икән, аның кальцийга булган ихтыяҗы тулысынча канәгатьләндерелә. Ә сөт эчерүдән аерылгач, бозау рационында акбур булса яхшы. Шулай ук, белгеч билгеләвенчә, сыерларны бозаулату һәм сөт арттыру (раздой) мәсьәләсенә җаваплы карарга кирәк. Фермада бозаулату абзары бар икән, үрчем китергән сыерларны бер төркемгә тупларга тырышалар. Болай эшләмәгәндә сыерларның бер-берсенә чирләр йогу ихтималы арта. Бозаулаганнан соң йөз көн эчендә сыерның сөт бирүчәнлегенә игътибар итү кирәк. Сыерның еллык савымның 40—45 процент өлеше нәкъ шушы чорда ирешелә икән. Малларны тукландыру өлкәсендәге гади генә тоелган кимчелекләр дә югалтуларга китерергә мөмкин. Гадәттәгечә, фермаларда силос яки сенаж бер базда беткәч кенә икенчесен ачып, андагы масса белән малларны тукландыра башлыйлар. Белгеч күзлегеннән бу дөрес түгел. Бушарга якынлаган базда азык беткәнче үк яңа саклагычны ачып андагы массаны да малларга ашата башлыйлар.

Чөнки маллар организмы яңа микрофлорага күнегергә тиеш. Немец терлекчеләре:”Без малларны азык белән түгел, микрофлора белән тукландырабыз,”—дип әйтәләр икән.

Киңәшмәдә „Башплем-сервис” дәүләт унитар предприятиесе нәсел эше буенча бүлек начальнигы Байрас Аликбаевның һәм нәсел эше буенча „Башкирское” акционер җәмгыятенең баш ветеринария врачы Ринат Бәшировның терлекчелек фермаларында ана терлекләрне ясалма орлыкландыру һәм көтүне яңарту эшен оештыру турында чыгышлары тыңланды.

Киңәшмәнең практик өлеше Куйбышев исемендәге кооперативның Көмьязы сөтчелек фермасында дәвам итте. Кооперативта дүрт ферма. Хуҗалык җитәкчесе Камил Габитов билгеләвенчә, Көмьязы сөтчелек фермасында бүгенге таләпләргә яраклашу өчен үзгәртеп кору эшләрен дә башкарырга тырышалар. Мәсәлән, бер абзарда гына малларны карау өчен сигез терлекче һәм сигез ат кирәк булган. Ә бүген ул абзарда техника эшли.

Киңәшмә темасына ярашлы, бу фермада район ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Нуртдинов Бүздәк районы Түреш авылындагы сөтчелек фермасында күреп кайткан тәэссоратлары белән уртаклашты. Малларның иммун системасын күтәрү максатында ул фермада яңа туган бозауларга угыз эчерү киң практикалана.

Моның өчен махсус прибор кулланалар. Прибор ярдәмендә моны Көмьязы сөтчелек фермасында да эшләп күрсәттеләр. Шулай ук малларны мөгезсезләндерү юнәлешендә дә ветеринария хезмәткәрләре яңа алым кулланмакчы. Әлегә кадәр моны эшләү өчен электр ярдәмендә көйдергеч кулландылар. Кайберәүләр моңа кансызлык дип тә карый иде. Ә хәзер яшь бозауларны мөгезсезләндерү операциясен махсус паста ярдәмендә генә башкарачаклар.

Белгечләр ана терлекләрне ясалма орлыкландыру практик дәресе дә үткәрде.

—Ана терлекләрне ясалма орлыкландыру мәсьәләсенә җитди карарга кирәк. 2018 елга кадәр Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы ана терлекләрне тулысынча ясалма юл белән орлыкландыруга ирешү максаты куя. Продукция җитештерү өлкәсендә дә, бигрәк тә сөтчелек юнәлешендә дәрәҗәбез түбән булырга тиеш түгел. Чөнки сөтчелек тармагы бүген төп табыш чыганагы,—диде район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров, киңәшмәгә йомгак ясап.