САБАННАН БАШ ТАРТЫРГА ВАКЫТ

Күптән түгел гәзитебез битләрендә “Правда” җәмгыяте басуларында безнең төбәк өчен ят төшенчә булып яңгыраган ноу-тилл технологиясе үзләштерелүе турында бәян иткән идек. No-till—технологиянең халыкара атамасы. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә ул “эшкәртүсез”, “сабансыз” дигән гыйбарәне аңлата.

Ноу-тилл технологиясе үзләштерелгән мәйданнар дөньяда 110 миллион гектарга җиткән. Андый мәйданнар ел саен ун процентка арта бар. Республика игенчелегендә ноу-тилл әлегә 250 мең гектар басуларны яулаган. Стәрлетамак районы “Рощинский” совхозы игенчеләре 28 мең гектарда шушы технология буенча эшли.

Игенчелекне туфракка зыян китерүдән саклау өчен җан аткан галимнәрнең берсе—Баршкортстан Республикасы Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Хәлил Мәсгуть улы Сафин моннан берничә көн элек “Правда” җәмгыятендә басуларында ноу-тилл технологиясе үзләштерелү башлангычы белән танышты.

Форсаттан файдаланып, гәзитнең махсус хәбәрчесе галим белән очрашып ноу-тилл технологиясе турында кызыксынды.

***

—Хәлил Мәсгутович! Сүз башында ноу-тиллны уйлап табу тарихына тукталып үтик!

—Нуль технологиясен беренче булып Иван Овсинский исемле урыс агрономы тәкъдим итә. 1899 елда ул Киевта “Игенчелекнең яңа системасы” дигән баш астында китап чыгара. Бу системаның асылы җирне эшкәртү тирәнлеген 5-6 сантиметрдан арттырмауда чагыла. Агроном тирән эшкәртү җирдә тамыр үсә торган каналчыклар юк ителүгә китерүен исбатлый. Ул үзенең теориясен практик яктан да дәлилли. Ләкин Овсинский тәкъдиме хуплау тапмый. Ул чакта Украинадан күченүчеләр Овсинский максатларын Канадага алып китә. Нәтиҗәдә, урыс галиме уйлап тапкан алым “Канада технологиясе”нә әверелә.

1990 еллар башында энергия чыганакларына хакларның кискен күтәрелүе американың ике континенты һәм Австралия аграрийларын үсемлекчелектә нуль технологиясен үзләштерергә ныклап тотынырга мәҗбүр итә. Моның асылы “чәчү һәм урып-җыю” формуласыннан гыйбарәт. Ягъни шушы ике чор арасында туфракка механик эшкәртү үткәрүләрдән баш тарту.

—Ноу-тиллны энергия чыганакларын сакчыл тотыну технологиясе буларак та билгелиләр...

—Әйе, традицион технология буенча икмәк культуралары игелгән басуда сезон эчендә гектар исәбенә 55-70 литр дизель ягулыгы сарыф ителә. Туфракны минималь эшкәртү технологиясе буенча эшләгәндә гектар исәбенә уртача 35-50 литр дизель ягулыгы тотыныла. Ә ноу-тилл үзләштерелгән басуда сезон дәвамында гектар исәбенә тотынылган дизель ягулыгы күләме нибары 18-22 литр тәшкил итә. Бу чик түгел.

Икътисадчы күзлегеннән караганда, ноу-тилл технологиясен кулланып, бодайдан егерме центнер уртача уңыш алып бер тонна игенне уртача алты мең сумга сатканда, бодай җитештерүдән гектар исәбенә 7,2 мең сум саф табыш алырга мөмкин. Ә традицион технология буенча эшләгәндә, шул ук күләмдәге уңыш һәм хакларны мисалга алганда, саф табыш күләме 4,5 мең сум тәшкил итәчәк. Авыл эшчәне продукциянең хакларын күтәрә алмый, ә чыгымнарны кыскарта ала.

Аграр сәнәгать комплексы киләчәктә сакчыл техологияләр белән генә алга бара алачагы көн кебек ачык. Үткән елның август аенда илебез Бөтендөнья сәүдә оешмасының тулы хокуклы әгъзасы итеп кабул ителде. Димәк, Русия законнарын БСО таләпләренә туры китереп көйлиячәк. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ярдәме күләме кыскарачак, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар хаклары күтәреләчәк. Куллану базарында көнбатыштан китерелгән арзан бәяләрдәге авыл хуҗалыгы продукциясе урын алыр. Җитештерүчеләр арасында көндәшлек әлегегә караганда да көчәячәк дигән сүз. Мондый шартларда илебез авыл эшчәнен чыгымнарны һәм җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен кыскарту гына коткара ала.Игенчелек системасында ноу-тилл моны хәл итүнең бер юлы.

Технологиянең әһәмиятен исәпкә алып, ил, республика җитәкчелеге ноу-тилл белән шөгыльләнгән авыл хуҗалыгы предприятиеләренә яклау чаралары күрсә яхшы булыр иде.

— Табышлы эшләү бер хәл, иртәгәне хәстәрләү барыннан да мөһим...

— Эшкәртелгән җир эрозиягә бирелгәнлеге бәхәссез. Әлеге игенчелек системасыннан киләчәктә туфракка кире кайтара алмаслык һәлакәт яный.Моны туфракта гумус микъдаре кими баруы белән аңлатырга мөмкин. 70-80 ел элек республика территориясе туфракларында гумус микъдаре 10-12 процентка кадәр җиткән. Ә бүген ул 7-8 проценттан артмый. Республиканың сөренте җирләре ел саен һәр гектардан тоннага якын гумус югалта. Башкортстанда 5,8 миллион гектарда авыл хуҗалыгы файдалануындагы җирләргә эрозия куркынычы яный. 3,8 миллион гектар җирләр су эрозиясеннән, 145 мең гектар мәйданнар җил эрозиясеннән зыян күргән. Шулай ук 25,1 мең гектар җирләргә җир һәм су эрозияләренең берлектәге кире тәэсире зыян китергән. Гомумән, табигать меңнәрчә еллар дәвамында тудырганның яртысын дип әйтерлек җиде-сигез дистә ел вакыт эчендә югалтканбыз. Ә никадәр микроорганизмнарны юк итәбез? Җир өстендә—аэроб, туфрак катламында анаэроб микроорганизмнар һәм бактерияләр эшли. Ә сабан ярдәмендә җирне сөреп без аларның урыннарын алыштырабыз. Нәтиҗәдә, уңыш өчен эшлисе бактерия һәм микроорганизмнар үләләр.

Башка илләрдә бу хәл ничек торганлыгына тукталып китү дә урынлы булыр. АКШ президенты Франклин Рузвельт 1936 елда ук: “Туфракны юк иткән милләт, үзен юк итә,”—дип әйткән. Шуннан соң анда туфракның торышын контрольдә тотуга юнәлтелгән закон кабул ителгән. Законга ярашлы, фермер үзенең эшчәнлеге нәтиҗәсендә туфракта гумусның кимүенә юл куя икән, ул җаваплылыкка тарттырыла.

Туфракның уңдырышлылыгын без киләсе буыннарга да калдырырга тиешбез. Уңдырышлы катлам юк ителеп, җир өстендә балчык кына торып калса, инде соң булырга мөмкин. Димәк, ноу-тиллны кем соңламый үзләштерә башлый, киләчәктә шул ота дигән сүз.

—Кайбер белгечләр балчыксыл туфракларда сөрү үткәрми торып уңыш алып булмый, дигән фикердә. Безнең төбәк туфракларында ноу-тилл кулай була аламы?

—Әйе, андый фикер йөртүчеләр бар. Ләкин Австралия, Канада, Аргентина, Казахстан игенчеләренең тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, ноу-тилл барлык төр туфраклар һәм климатик шартлар өчен дә кулай була ала дип әйтә алам. Республиканың барлык төбәкләрендә дә туфрак нуль технологиясе өчен яраклы. Бигрәк тә, дала зонасында, корылык еш кабатланучан урыннарда ноу-тилл бик актуаль.

—Сөрүдән баш тарту басуларда туфрак тыгызлануына китермәсме?

—Мондый хәлне булдырмас өчен чәчү әйләнешен дөрес планлаштырырга кирәк. Чәчү әйләнешендә үзәк тамырлы һәм чуклы тамырлы үсемлекләрне чиратлаштырып чәчү бу проблеманы хәл итәргә булышлык итә. Бөртекле культураларны донник, рапс, борчак кебек үсемлекләр белән чиратлаштырып чәчкәндә туфракны биологик юл белән көпшәкләндерүгә ирешергә мөмкин. Чөнки үзәк тамырлы культураларның тамырлары тирән үтеп керә һәм туфракны йомшарта. Ләкин боларны үтәгән очракта да туфрак тыгызланды икән, тыгызлануны җимерү өчен терәкләре “пара-плау” төрендәге, туфракны тирәннән көпшәкләндерү машиналарын кулланырга туры килә. Мондый техника белән эшкәрткәннән соң турыга чәчү өчен яраклы тигез җир хасил була.

—Бу технология туфракны саклау гына түгел, аның уңдырышлылыгын күтәрүгә дә булышлык итәдер, мөгаен.

—Туфракның югалган уңдырышлылыгын кайтару бик озайлы процесс. Ноу-тилл технологиясендә камыл калдыкларының барысы да җир өстендә кала. Салам түшәлүдән барлыкка килгән мүлчә катламыннан туфракта биоценоз акрынлап тергезелә һәм ул биологик комплекс уңдырышлылык өчен эшли башлый. Әгәр уңыш калдыклары тулысынча җир өстендә калдырыла икән, гектардан 14 центнер уңыш алынган очракта, басуга гектар исәбенә 10 тонна тирес кертүгә тиң була бу. Мондый күләмдә калдыклар җир өстендә калуыннан туфракта гумус микъдаре елның-елында 0,03 процентка тулылана.

Уңдырышлылык тергезелгәч, минераль ашламалар куллану кирәклеге дә калмый диярлек. Барыннан да бигрәк, уңыш калдыкларының җир өстендә калуы дым сакларга булышлык итә. Чөнки түшәлгән мүлчә җир өстен кояш нурларыннан, җилдән ышыклый. Нәтиҗәдә, туфрактагы кыйммәтле дым парга әйләнеп күпләп югалмый. Аргентинада турыга чәчү алымы белән 100-150 миллиметрга кадәр дымны өстәмә рәвештә саклауга ирешәләр. Корылык шартларында бу бик тә кирәк.

—Туфракта югалган уңдырышлылыкны тергезү өчен күп еллар үтә, ноу-тиллның нәтиҗәләре дә көнендә генә килмидер.

— Әлбәттә, “һә” дигәнче уңыш әкияттә генә килә. Канада, Аргентина, Австралия, Казахстан, Украина галимнәре һәм фермерлары билгеләвенчә, бу технологияне үзләштерә башлаганнан соң 5-7 ел үткәч кенә зур нәтиҗәлелеккә ирешергә мөмкин. Ә туфракның табигый биоценозы 10 елдан соң гына кайтарыла һәм уңдырышлылык күтәрелә башлый. Арытабан уңыш минераль ашламаларсыз да үсә, чүп үләннәре саны да кыскара. Гербицидлар куллану хаҗәте дә калмый дип әйтерлек. Иң мөһиме, ноу-тиллда һәр операцияне вакытнда һәм сыйфатына җиткереп үтәргә кирәк.

—Ноу-тилл өчен кирәкле техника турында да берничә сүз!

—Ноу-тилл өчен техника җитештерүче фирмалар күп. Техника сайлаганда кайсы фирма җитештергән машина урындагы агроклимат һәм агроландшафт шартларына туры килүенә игътибар итәргә кирәк. “Европейская агротехника—Уфа” җәмгыяте ноу-тилл өчен техника тәкъдим итүче предприятиеләрнең берсе. Ул инде алты ел дәвамында Башкортстан базарында эшли. Шулай ук Канаданың “Борго”, АКШның “Кинзе”, Германиянең “Клаас”, “Даниянең “Харди”, Франциянең “Грегуар Бессон” фирмалары нуль технологиясе өчен махсус техника тәкъдим итә.