ПЕЧӘНЛЕКЛӘРНЕҢ ГӨР КИЛЕП ТОРГАН ЧАГЫ

Бу ел явым-төшемгә байлыгы ягыннан үткән ике елдан шактый аерыла. Җәйнең беренче яртысындагы һава шартларыннан игенчеләр канәгать дип әйтерлек.

— Быел күпьеллык улән басуларының яшел масса уңышы былтыргыга караганда 30-40 процентка югарырак,—ди “Правда” җәмгыяте директоры Фидат Фәритов, хуҗалыкта яшел урак кампаниясе барышы белән канәгать булып.

Күпьеллык үлән басулары никадәр уңыш белән сөендергәнен хәзерләнгән азык күләменнән дә ачык күрергә мөмкин. Басулардан җыеп кысылган 800дән артык печән төргәген сөтчелек фермасы, машина-трактор паркы тирәсенә кайтарганнар. Бу 400 тонна әзер печән дигән сүз. Уңыш җыеп алынасы мәйданнар киңлеге шактый әле.

Җәмгыятьтә күпьеллык үлән басулары 400 гектарда. Әлеге вакытта төп куәт печән хәзерләүгә юнәлтелгән. Чапкычларны хезмәтләндерүче механизатор Зәбир Хәйруллин һәм Федор Калиев күпьеллык үләннәрне егуны дәвам итә.
— Соңгы берничә елда безнең хуҗалыкта сенаж хәзерләү практикаланмый. Төп игътибар печән һәм силос туплауга бүленә,—диләр яшел уракчылар.

Яшел масса уңышы өчен чәчелгән кукурузлар да бу көннәрдә үсүгә ныклап кузгалган. Кыска көн үсемлеге буларак, табигать көзгә табан авышуын шундук сизде алар. Җирдә дым җитәрлек. Кукуруздан да мул уңыш көтәләр. 132 гектарда тары яшел массасы уңышын да бүгеннән җыеп алырлык. Аңардан силос тупларлармы, печән хәзерләрләрме? Монысы яшел уракчыларның ничек өлгерүенә бәйле.

Яшел масса уңышы мул булгач җәмгыятьнең терлек азыгы өчен чималны шәхси хуҗалыкларга сату мөмкинлеге дә бар. Яшел массаны сату өчен билгеләнгән басулар бүген гөр килеп тора. Теләүчеләр печәнне тезмәләрдән үзләре җыеп ала. Төргәкләрдәге печәнне сатып алу мөмкинлеге дә бар. Печәнне төргәкләргә җыйгыч агрегатларны хезмәтләндергән механизатор Зәнфир Шәймәрданов һәм Радик Вәлиевка эш фронты киң.

—Явым-төшем бүлдермәсә, эшнең бер кыенлыгы да юк. Берничә төр техниканы хезмәтләндерергә өлгерәм. Печән тизрәк кибеп өлгерсен өчен тезмәләрне ян-яклы тырма белән әйләндерәм. Әзер печән төргәкләрен басудан ферманың азык ихатасына ташыганда төягечне хезмәтләндерәм. Тоташ яңгырлар беркадәр борчылу да тудыра. Менә шушы басуда тезмәләрне инде икенче тапкыр әйләндерергә туры килде,—ди механизатор Ирис Бәширов, үткән атнадагы явым- төшемле көннәрнең эшне бүлдерүенә һәм терлек азыгы чималының сыйфаты бозылуга китерүенә борчылу белдереп.
Гидрометеорология үзәгенең һава торышы турында фаразлары яшел уракчыларның һәрвакыт игътибар үзәгендә. Көннәр явымсыз торганда печән җыючылар иртәнге чык кипкәннән башлап кичке чык төшкәнче басуда эшли.

Газим Талипов фотосы.