ПЕЧӘН ӨСТЕ—АВЫЛДА ИҢ КАДЕРЛЕ ВАКЫТ

Авылда җаваплы чор – яшел урак башланды. Һава торышының уңай килүе быел терлек азыгының мул булачагын вәгъдә итә. Хәзер күпьеллык үлән басуларында уңган яшел масса уңышын җыеп алып, җитәрлек күләмдә сыйфатлы сусыл һәм күләмле азыклар хәзерләү бурычы тора. Бу көннәрдә „Восток” җәмгыятендә дә җәйнең бер көне кышның биш көнен туйдыра дигән хакыйкатьне алга куеп эшлиләр.

Җәмгыятьтә терлек азыгы хәзерләү эшләренә Сабан туе алдыннан тотындылар. Моннан бер атна элек механизатор Ильяс Галиуллин „Беларус”ына КРН-2,1 чапкычын тагып кәҗә үләне буй җиткергән басуга эшкә чыкты.

Ләкин эшкә тотынгач һава шартлары бозылып китеп яшел уракчыларның кәефен беркадәр төшереп алды. Тәүге ун гектарга якын мәйданда тезмәләргә салынган үләннәрен яңгыр чылатты.Кәҗә үләнен печән хәзерләү максаты белән ега башлаганнар иде. Шулай да игенчеләр явым-төшем терлек азыгы сыйфатына зыян китермәсен өчен бар тырышлыгын салды.

—Көннәр беркадәр утырып, эссе һава шартлары урнашкач, егылган үләннәр яхшы сыйфатлы печән кондициясенә җитсен өчен җир өстендәге яшел массаны ян-яклы тырма белән көненә ике-өч тапкыр әйләндердем. Аннары аркылы тырма белән үләннәрне тезмәләргә җыйдым. Бу эшне төгәлләгәч тракторымның тагылма агрегатын печәнне төргәкләргә җыеп кыскычка алыштырдым,—ди механизатор Фәдис Хөснияров.

Яшел масса уңышына зарланырлык түгел . Тезмәләр калын. Утыз градустан югары эсседә дә егылган кәҗә үләнен печән кондициясенә җиткерү өчен ике-өч көн вакыт үтә.

Хуҗалыкта булып, биредә яшел урак барышы белән танышканда, баштарак егылган кәҗә үләненнән хәзерләнгән печән төргәкләрен механизаторларның басудан фермага ташыган чакларына тап булдык. Бу көнне механизатор Фәдис Хөснияров тракторына кибән салгыч агрегатлаган иде. Печәнне транспортлау механизатор Ренат Гасимҗанов, Динар Хәбибуллин, Фларит Мусин иңнәрендә. Берничә көн эчендә алар тырышлыгы белән ферма янында җитмеш тоннадан артык печән тупланды. Эш барган басуда төргәкләр сафы сирәгәеп бара иде инде. Ә янәшәдә беркадәр кипшенгән үлән тезмәләре.

—Әнә миңа тагын эш фронты. Әзер печән төргәкләрен ферма янына ташып бетерү белән тракторыма ян-яклы тырма тагып эшкә тотынам,—ди механизатор Фәдис Хөснияров.

Ә чапкыч агрегатын хезмәтләндергән Ильяс Галиуллин аңа тагын да эш фронты әзерли. Бу басуда эш төгәлләнгәч, яшел масса уңышы бүгеннән печән хәзерләрлек булып өлгергән тагын да бер кырда игенчеләрне терлек азыгы хәзерләү эшләре көтә.