ОСТАХАНӘЛӘР ТИМЕР ЧЫҢЫ ЯҢГЫРАТКАН ЧАК

Көннәр язга авышкан саен, техника остаханәләрендә тимер чыңлавы ныграк яңгырый. “Мотор” җәмгыятендә язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы сафка бастыру тиешле дәрәҗәдә оештырылган.

— Культиваторларны көздән үк ремонтлап кышкы сакка куйган идек. Аларны сафка бастыруда ул кадәр мәшәкатьләр юк. Бу көннәрдә ремонтчыларның төп тырышлыгы тырмалар ремонтына юнәлтелде,— ди җәмгыятьнең Көндәшле звеносы җитәкчесенең техника буенча ярдәмчесе Мөнәвир Гатиятов.

Машина-трактор паркында техника ремонты чорында эшче кулларга кытлык юк. Ремонтчылар хезмәт шартларына зарланмый. Боларның нәтиҗәсе буларак, тырмалар ремонтында эшне кыска тотканнар. Тимерче Рәшит Мөгыйнов, эретеп ябыштыручы Марат Гарифуллин, шулай ук механизатор Рәмзил Галәетдинов, Әлфрит Абдуллин, Рифат Нуретдиновлар бу көннәрдә тырмалар ремонтын төгәлләгән.

Тагылма инвентарьны ремонтлау белән белән беррәттән, тракторларны сафка бастыруны да соңлатмаска исәплиләр.

— Звено басуларында чәчү эшләрен башкарырга бер агрегат чыгарырга планлаштырабыз. Чәчүлек мәйданнарыбызның күпчелек мәйданнарын дискаторлар ярдәмендә эшкәртергә туры киләчәк,— ди Мөнәвир Гатиятов, алдагы эш планнары белән уртаклашып.

Иң башта звено басуларына, әлбәттә, тырма агрегатлары чыгачак. Тырматасы күпьеллык үлән басулары мәйданнары гына да мең гектарга якын. Шулай ук 500 гектарда арыш чәчүлекләре бар. Әзерлек эшләре чорында эшнең кайнавына караганда, басу шартларында өзеклекләр булмас сыман.

Газим Талипов фотосы.