НӘТИҖӘЛЕЛЕККӘ ОМТЫЛЫШ БЕЛӘН

„Балтач” муниципаль- унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Штәнде сөтчелек фермасында бу көннәрдә 1,3 тоннадан артык сөт җитештерелә. Фермада хезмәт салучылар көнлек тулай савым күләме белән канәгать түгел. Район җитәкчелеге дә бу ферманың нәтиҗәлелеген күтәрүне таләп итә. Технолог Әниф Сәгъдиев һәм ферма мөдире Эльвира Гәрәева яңа елга көнлек тулай савымны ике тоннага җиткерүне максат итеп куя.

Иң мөһиме продукция җитештерү темпы былтыргыдан югары. Үткән елда бу мәлне ферма буенча көнлек тулай савым 7,5 центнер тәшкил иткән булган.

— Рацион, һәр сыер исәбенә караганда, унике азык берәмлегенә тиң,—ди технолог Әниф Сәгъдиев, фермада югары күләмдә продукция алу факторлары арасында малларны тукландыру ягыннан проблемалар булмавын исәпкә алып.

Малларның „табын”ы сенаж, силос, печән, фураж оны, тоз, премиксларны „Хозяин” агрегаты ваклап, бутап салган азык катнашмасыннан тора. Мондый рационда тотылган сыер көненә унбиш-уналты килограммнан ким сөт бирмәскә тиеш. Рацион күләме үзен аклый. Чөнки сыерларның сөт бирүчәнлегенә сүз китерерлек түгел. Биредә сөт арттыру өчен махсус зоотехния чаралары (раздой) күрү өчен тупланган төркемдәге сыерлар унҗиде килограммга кадәр сөт бирә. Ә бүген ферма буенча уртача күрсәткечнең беркадәр түбән дәрәҗәсе ташлаткан сыерлар белән бәйле.

Алдагы көннәрдә тулай савым артачагына ышаныч бар. Октябрь-ноябрь айларында ферма буенча кырык өч баш бозау алынган. Ә әлеге вакытта һәр көнне ике-өч сыер үрчем китерә. Үрчем китергән һәр сыер тулай савым күләмен, кимендә, унбиш килограммга арттыра дигән сүз. Үрчем алу әлеге темпта дәвам итсә, ферма буенча яңа елга көнлек тулай савымны ике тоннага җиткерүгә ирешәчәкләренә шик юк.