МАЛЛАР НИК БАСУ ТАПТЫЙ?

Элек мал-туар басуга чыгуы иң зур хурлык булып исәпләнә иде. Мал-туарың басуга чыкса икенче көнне үк исемеңне “Кычыткан”, “Крокодил”, “Яшен” кебек махсус биткә язып халык күпләп йөри торган урыннарга илтеп элеп куйдылар, йә булмаса урындагы радиодан сөрән салдылар.

Мал-туарыңны басу каравылчысы чәчүлектән куып алып китереп махсус утарга япса, сыер, бозау яки сарыгыңны кире алу өчен үзеңне штраф көтә иде. Шулай, басу каравылчылары авылларда халык күрә алмаган беренче кешенең берсе булгандыр, мөгаен. Бар иде заманалар. Авылларга якын урнашкан басулар тирәсенә киртә дә кордылар. Халык андый киртә буйларын “поскотин” дип йөртә иде. Авыл капкалары да кайчандыр басуларны маллар таптаудан азмы-күпме саклады. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре булган авылларда басулар әле дә чәчелә. Тик чәчүлеклерне маллар таптавы, элекке белән чагыштырганда, хәзер гадәти күренешкә әверелде. Халыкка да, малларга да хөррият. Хәзер авылларда маллар көтүләүне дөрес оештыру юлы белән генә басуларны таптатудан коткарырга мөмкин.

Ләкин халык саны кыскарган авылларда маллар саны да кими. Районда малларны көтүләү оештырылмаган бәләкәй авыллар да бар. Хәер зур авылларда да малларны көтүләү проблемага әверелеп бара. Халык теле белән әйткәндә “штатный көтүче”ләр юк. Гадәттәгечә, барлык авылларда да диярлек маллар йорт чиратыннан көтүләнә. Ә ул чират дигәнең, кем әйтмешли, атлаган саен килә дә җитә, килә дә җитә. Ул гынамы соң, күп авылларда ир-атлар себер якларында һәм башка чит тарафларга йөреп эшли. Көтү чираты җиткәндә йорт хуҗасы өйдә дә булмаска мөмкин. Ә хуҗабикә көтүче таба алмый. Менә шул чираттан көтүгә чыгу проблемасына бәйле мал-туарын көтүгә чыгармаган йортлар да очрый. Андыйлар да бит көтүгә чыгармаган малларын итхатасында гына асрамый. Иркенгә чыгаралар. Ә иркендә караучысыз көтүләнгән мал өчен кычыткан үсеп утырган бушлык ни, басу ни. Ләкин ул да үз ягына акыллы. Күбрәк басуда көтүләнү ягын карый. Басуда көтүләнергә өйрәнгән мал-туарны хәтта куып та алып кайта алмыйсың. Ә мал-туар басу таптау түгел, урамда да караучысыз йөрергә тиеш түгел бит. Малларыннан басу таптаткан гражданнар 300—500 сум күләмендә штрафка тарттырылырга мөмкин. Вазифалы шәхесләр өчен мондый штраф күләме 2-3 мең сумга ук җитә. Ә юридик шәхесләргә мондый очракта 5—10 мең сум күләмендә штраф салына.

Штраф штраф та ул. Тик моның өчен мал- туарның хуҗасын ачыкларга кирәк. Аннары мәсьәләне суд аша хәл итәсе. Мәшәкатьле процесс булганга күрә хуҗалыклар җитәкчеләре бу мәсьәләгә артык әһәмият биреп бармый. Ә басуларга зыян килә. Чәчүлек өстен берничә дистә мөгезле эре терлек таптаганын күз алдына китерегез әле! Җир эшкәртүдән алып урып-җыю эшләренә кадәр ягулык-майлау материаллары өчен генә дә гектар исәбенә уртача 1700—2100 сумлык чыгымнар салына. Ә моның янында игенчеләрнең никадәр тырышлыгы! Атеизм чорында икмәкне аяк астына ташлаган бала-чаганы “Алла суга!”—дип куркыталар иде. Инде дин дә кире кайтты. Тик иман гына күңелләребезгә ныклап оялый алмый әле. Югыйсә, стратегик әһәмияткә ия икмәк үскән басуны мал-туардан таптаткан кешене ничек иманлы дип әйтәсең. Әллә басудагысы икмәк түгелме?

Әлеге уйлар район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Айрат Акберов, агрономы Фәрит Солтанов белән берлектә “Мотор” җәмгыяте басуларында рейд үткәргәннән соң туды. Көндәшле авылы тирәсендә йөз гектардан артык мәйданда арыш чәчелгән. Басу бүген яшел хәтфә астында. Басуда мөгезле эре терлекләрне генә дә кырык биш баш исәпләдек. Ә сарыкларның исәбенә дә чыгып булмады хәтта. Анда гына түгел, янәшәдә карабодай үскән басуда да дистәгә якын мөгезле эре терлек көтүләнә иде. Болар барысы да шәхси хуҗалыклар маллары.

Көндәшле зур авыл. Шәхси хуҗалыклар маллары өч көтүгә тупланган. Эш көтүне оештыруда түгел. Биредәге күңелсез хәл авыл халкы һәм “Мотор” җәмгыяте дирекциясе арасындагы конфликттан килеп туган икән. Җир пайлары... Дивиденд мәсьәләләре. Соң аны үчләшү юлы белән түгел, ә цивилизацияле алымнар белән дә юллап була бит.

Уҗым өстендә мал көтүләгәннән берни булмый, бу файдага гына, диючеләр дә бар. Сүз юк, уҗымнар куаклану фазасын үтеп кышка керсә яхшы. Кайбер елларны арыш биегрәк күтәрелә. Мондый чакта, арыш кышлау чорында күгәрек авыруларына бирешмәс өчен үсемлекләрнең өске өлешен чапкыч белән кыскартып кистерү практикалана. Мал-туар да шушы ук рольне үти дип ялгышучылар бар. Юк шул. Маллар арышның куаклану узелына зыян китерә, тояклары да үсемлекләрне җәрәхәтли.

Утлаудагы малның урыны көтүлектә. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр төркемнәргә бүленгән бит. Сөренте җирләр, печәнлекләр, көтүлекләр дигән төшенчәләр бар.

Сүз башында колхоз чорындагы хәлләрне мисалга китерүнең әһәмияте шунда. Колхоз вакытында җирләр дәүләтнеке иде. Әлеге вакытта чәчүлекләр өстендә маллар көтүләнүе җирләрне рәсмиләштерүне тизләштерергә кирәклеген искәртә сыман.