МАЛ АЗЫГЫ ХӘЗЕРЛӘҮДӘ —БЕРЕНЧЕЛӘР

Быелгы язда явым-төшем чамасыннан күп булды дип әйтеп булмый. Әмма җирдә дым күп. Көннәр җылы. Шунлыктан, күпьеллык үләннәр башка елларга караганда тизрәк уңды. Терлек азыгы сыйфатлы булсын өчен аларны вакытында чабарга кирәк. Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы районда беренчеләрдән булып бу мөһим кампаниягә кушылды. Биредә 1 июнь көнне күпьеллык үләннәрне чабуга төштеләр.

Гадәттә, мал азыгы хәзерләүгә июнь урталарында, ахырында төшәләр иде. Быел күпкә иртәрәк бу эшкә тотындылар. Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында язгы чәчү эшләре тәмамлану белән терлек азыгы хәзерли башладылар. Көмьязылылар вакытның кадерен белеп, тиешенчә кулланып калырга тырыша. Печәнне чабу, төргәкләргә кысу, яшел массаны ваклап базга салу бер-бер артлы башкарыла. Булганын хәстәрләп урнаштыралар, чөнки беркем дә елның ничек киләчәген белми. Мал азыгы мул булса— терлекләр ач булмас. Бирегә юлыбыз төшкән көнне яңгыр яуган иде. Әмма эшчеләр —басуда. Яңгыр булуга беркем дә пошынмый, киресенчә, әйдә яусын ашлыклар уңар, диләр. „Яңгыр койса да, боз яуса да без эшләргә әзер”,— дип тә шаяра алар. Мал азыгы хәзерләү хуҗалык механизаторлары көче белән башкарыла. Коллективның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Үләннәрне тезмәләргә салуда Рәмил Шәйхетдинов, Илдус Хәсәнов активлык күрсәткән. Илүс Шәрипов, Фәрит Нәбиевларның да мал азыгы хәзерләүдә өлеше тоемлы.

Халык телендә „Сары саз” дип йөртелгән басуда да күпьеллык үләннәр ишелеп уңган. „Полесье” комбайнында —Нил Садыйков, „Дон”да Фәрит Галләмовлар үләннәрне ега. Ә Винер Зарапов, Илдар Ахунов, Алмаз Сабиров, Илдус Садыйков, Илфат Солтаншиннар кебек өлгер водительләр аны базга ташый. Яшел массаны ташучыларга берничә тапкыр рейс ясарга туры килә. Сенажны базда ДТ-75 тракторлары белән Фәрит Сафиуллин, Финат Галимҗановлар таптатып торалар. Әле эшенең башы гына.
Печән хәзерләү буенча лидерлык позицияләрен алган хуҗалык эшчәннәре арытабан да сынатмас, эшне кызу тотар.