КҮМӘК ТЫРЫШЛЫК ҺӘМ “БИОТРОФ”

“Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе Штәнде сөтчелек фермасында алдагы кыш айларында терлекчелек продукциясе җитештерү фронтында малларны тукландыру ягыннан авырлыклар булмаячагына шик юк. Ферманың азык ихатасында былтыр кукуруз яшел массасыннан хәзерләнеп яхшы сакланган 750 тонна күләмендә силос запасы бар.

Предприятие механизаторларының бүгенге тырышлыгы да терлекчелек объектының азык базасын ныгытуга юнәлтелгән. Азык артып калса калсын, берүк җитми калмасын, дигән принцип белән эшлиләр. Әлегә кадәр техник куәтнең күп өлеше печән хәзерләү эшләрендә кайнаса, соңгы көннәрдә сусыл азык туплау звеносы да эшкә тотынган.

—Предприятие басуларында күпьеллык үләннәрнең нинди төрләре үстерелсә, аларның барысыннан да печән хәзерлибез. Бүген кәҗә үләне, клевер, катнаш үләннәр яшел массасыннан киптереп тупланган печән запасыбыз бар,—ди технолог Әниф Сәгъдиев, предприятиедә терлек азыгы хәзерләү эшләре барышы белән таныштырып.

Зөлфәт Вахиев, Нәссәт Суфиянов, Наил Насыров, шулай ук Мата бүлекчәсе механизаторлары һава шартлары уңай торганда һәр көнне иртәдән кичкә кадәр басудалар.

Ә сусыл азык туплау өчен яшел масса уңышын җыярга ярдәмләшергә “Балтач” МУАХП механизаторларына район үзәгеннән “Фәрит Сафин индивидуаль предприятиесе” эшчеләре ярдәмгә килгән. Бу көннәрдә ике берәмлек “Полесье” урып-ваклагыч агрегаты клевер яшел массасы уңган басуларны иңли. Ваклатылган яшел массаны басудан фермага ташу водитель Мәгънәви Гыйлемшин һәм механизатор Әниф Вәлиев һәм Финат Вәлиев иңнәрендә. Яшел массаны базда тыгызлаучы Данис Ибәтуллин һәм Данис Дәүләтовка да эш күп. Берсе чылбырлы трактор хезмәтләндерсә, икенчесе көпчәкле Т-150 тракторында. Яшел массаны чиратлашып тыгызлыйлар. Чималны суты чыкканчы таптап тыгызлау бер хәл, баздагы яшел массага “Биотроф 111” дип аталган консервант та кушалар. Клевердан сенажны силос технологиясе буенча хәзерләгәндә бу бик тә кирәк. Чөнки үләннең бу төре авыр силослануы яшел уракчыларга билгеле. Эш, әлбәттә, мәшәкатьле. Ләкин яшел уракчыларның тырышлыгы бушка китмәсен, хәзерләнгән азык югары сыйфатлы булсын, дигән максат мәшәкатьләрдән куркытмый.

Бер литр препаратны тугыз литр суда болгаталар һәм бер литр эретмәне агызып алып алтмыш литр суда эретеп түтәлгә су сипкеч ярдәмендә баздагы яшел масса өстенә коялар. Бу эшне ветеринария врачы Илһам Нуретдинов башкара. Биопрепарат кушып базда тыгызланган яшел массадан әлегә 150 тонна сусыл азык туплаганнар. Базны тиз арада тутырып өстен каплаганда яшел массага бернинди дә май кислоталары зыян китермәс, дигән исәптәләр. Чөнки “Биотроф” авыр силосланучы үләннәрнең һәм дымлылыгы 80 проценттан югары яшел массаның яхшы консервлануын тәэмин итү өчен билгеләнгән.


Зөлфәт Вахиев, Наил Мусин һәм Мәгънәви Гыйлемшин эшкә кузгалыр алдыннан.

Газим Талипов фотосы.