КӨЗ ҮЗЕН АНЫҢ САЕН НЫГРАК СИЗДЕРӘ

“Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында авыл хуҗалыгы культураларының өлгерүе беркадәр сузыла. Сер түгел, предприятие басуларында сабанашлык культураларын соңлабрак урнаштырганнар иде. Май аеның явым-тешемгә саран килүе, җәй уртасында җиләс һава шартлары торуы башакларның тулышуына һәм бүген өлгерүенә кире йогынты ясамый калмагандыр, мөгаен. Бер басуда бодайны тезмәләргә ексалар, әле башаклардагы бөртекләр яңа гына балавызланып өлгерү стадиясенә кергән кырларны да күрергә мөмкин.

Ләкин урып-җыю фронтындагы төп проблема техник куәт белән бәйле. Предприятиедә суктыру агрегатлары юк. Комбайннарны читтән җәлеп итәргә туры килә. Арыш урагы “Үзәк МТС”ы техникасы белән башкарылса, солы уңышын суктырырга “Фәрит Сафин индивидуаль предприятиесе” комбайнын ярдәмгә чакыртканнар. Ә предприятие кырларында уңышын җыеп аласы мәйданнар байтак әле.

Бу көннәрдә ургыч машинисты Зөлфәт Вахиев бодай башакларын тизләтү өчен игеннәрне тезмәләргә салу белән шөгыльләнә. Быелгы урак чорында башкарган эше инде өч йөз гектарга якынлап килә. Яшел урак көннәрендә башкарган эше дә йөзләрчә гектарда исәпләнә.

— Нинди генә проблемалар булса да, игеннәр тамырында утырып калмас. Язгы басуда салган тырышлыгыбызга көзге кырда хыянәт итмәячәкбез,— ди предприятиедә урып-җыю фронтында төп эшләрнең берсен башкарган уңган механизатор.