КОЯШ КЫЗДЫРА. КЫРДА ЯНЫП-КӨЯ ИГЕНЧЕ...

Фәрит Сафин 2008 елда үзенең кече предприятиесен булдырып, хуҗалыкларга терлек азыгы хәзерләү өлкәсендә ярдәм күрсәтә башлаган иде. Кече предприятиенең эше бүген дә уңышлы дәвам итә.

Әлегә кадәр предприятие карамагында „Полесье-280” төрендәге урып-ваклаткыч ике комбайн бар иде.

—Быел ул комбайннарның берсен гамәлдән чыгарырга туры килде. Чөнки техника чамадан тыш тузды. Аның урынына Благовещен районыннан, файдалануда булган, „Полесье-600” комбайны сатып алдым,—ди Фәрит Сафин, предприятиенең техник мөмкинлекләре турында уртаклашып.

„Полесье-600”нең куәте югарырак. Аның ургычы да 5 метр киңлектә. Ул комбайнны эшкуар үзе хезмәтләндерә. Ә „Полесье-280” штурвалы артында Ридаль Нуримөхәмәтов.
Бу көннәрдә „Фәрит Сафин индивидуаль предприятиесе” техникасы „Р.Ш.Дильмиев индивидуаль предприятиесе” басуларын иңли. Иске Уразай сөтчелек фермасы азык ихатасындагы мең тонна сыешлы бер базны яшел масса белән тутыргач, Иске Янбай сөтчелек фермасы азык базасын ныгытуга тотындылар. „Р.Ш. Дильмиев индивидуаль предприятиесе”нең үз техникасы да яшел урак эшләренә ныклап „җигелде”. Водитель Нәфкать Дильмиев, Багдат Сафин, механизатор Азат Гафуров һәм Руслан Ханов яшел массаны басудан фермага ташуда өлгерлек күрсәтә. Ә Т-150 тракторларын хезмәтләндергән Адиф һәм Фирдәвес Сафиуллиннарга базга салынган яшел массаны тыгызлау йөкләтелгән.

—Йөз гектар мәйдандагы кәҗә үләне яшел массасын җыеп алуны бүген төгәллибез. Биредә өченче көн тырышабыз. Бу хуҗалыкта янә бер басуда яшел масса уңышын җыеп аласыбыз бар. Аннары „АгроПрофи” хуҗалыгына ярдәм күрсәтергә юлланачакбыз,—диде Фәрит Сафин сишәмбе көнне, алдагы эш планнары белән уртаклашып.

Урып-ваклаткыч техниканың куәтен тулы файдалангач, хуҗалыкта яшел урак темпы югары. Баз яшел масса белән тиз арада тула. Бу хәзерләнгән азыкның сыйфатында да уңай чагылыш табачак. Базга салынган яшел массага консервант та кушалар.

Хуҗалыкта бер үк вакытта печән хәзерләү эшләре дә бара. Әлеге вакытта төп куәт Иске Уразай звеносында тупланган. Бу көннәрдә Иске Янбай сөтчелек фермасы азык ихатасында да быелгы яшел масса уңышыннан хәзерләнгән печән төргәкләре пәйда булды.