КӨТТЕРЕП КИЛГӘН ЯЗНЫҢ БЕРЕНЧЕ БУРАЗНАЛАРЫ

3 Май, 2014 - 08:35.Авыл хуҗалыгы

Бер район территориясе булса да, туфрак, климат шартлары якын гына арада да аерыла. Мәсәлән, дәүләт сорт сынау участогы басулары өстәл өсте кебек тигез җирдә урнашкан. Кышларын участок басуларына карны тигез сала.

Яз көннәрендә кырлар озак көттерми кардан ачыла. Кояш карап чак кына җил исте исә, участок басуларында язгы туфрак шундук өлгерә.

Бер караганда быелгы яз игенчене көттереп килде сыман. Шулай да сорт сынау участогы игенчеләре быел басу эшләренә былтыргыдан иртәрәк тотынган.

—Былтыр майның беренче көнендә күпьеллык үлән басуларын тырматырга чыккан идем. Быел инде дым каплату эшләрен төгәлләп киләм,—ди механизатор Леонард Мөбәрәков.

Участок басуларында дым каплатасы мәйданнар йөз егерме гектар. Ленард Мөбәрәковның алтмыш гектарда уҗым культураларын тырматасы да бар әле. Аннары ул чәчү алды культивациясе үткәрү эшләренә “җигеләчәк”. Уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыру, участок басуларында авыл хуҗалыгы культураларын урнаштыру механизатор Ахунҗан Мусинга йөкләтелгән.