КӨР БОЗАУЛАР— ТЕРЛЕКЧЕ ХЕЗМӘТЕ КӨЗГЕСЕ

Чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыятендә бозаулар карау ирле-хатынлы Алёна һәм Рудольф Салиевларга йөкләтелгән. Алар эшне хатын-кызныкына һәм ир-атныкына бүлми. Каерып печәнен дә төйиләр, апарасын да бергәләп пешерәләр.

Әлеге вакытта терлекчеләр карамагында 74 баш бозау. Аларны Салиевлар 5 айга кадәр тәрбиялиләр. Асларын тазарту, ашарга салу, ат җигеп, печән кертү — барысы да көндәлек мәшәкатьтә.

— Авылда үскәч эштән куркып тормыйбыз. Мин ун ел терлекчелек тармагында көч салам, ә Алёна узган ел монда эшли башлады. Тормыш иптәшем тырыш, шуңа эшләве күңелле,— ди гаилә башлыгы Рудольф Александрович.

Бозаулар асралган бина эчендә булып, биредәге шартлар белән таныштык. Уңганнарның тырышлыгы күзгә ташлана: тәртип, терлек торган җир коры, җылылык тәэмин ителгән. Әлегә кадәр бозауларның үлем очрагы теркәлмәгән. Монда, әлбәттә, ветеринария хезмәтенең җайга салынуы, яшь терлекләрне балансланган азык белән тукландыру, мал врачы Рәшит Сәфәровның вакытында тиешле чараларын күреп, хәстәрләп эшләвенең йогынтысы бу. Мал азыгы җитештерү чорында вакытның кадерен белгәч, бүген терлекләр алдында — ямь-яшел печән. Күпъеллык үләннәр (клевер, кәҗә үләне) өлгерү стадиясендә чабылып, явымсыз көннәрдә җыйналып алыну белән дә ота востоклылар. Яшь бозауларның үсешен тәэмин итү йөзеннән седимин препаратын куллану, мөгезләрен өтү дә күптәннән практикалана.

Гаилә үз авылында төпләнүне хуп күргән. Мишкә авылында яңа йорт төзеп чыкканнар, ике бала үстерәләр. Алар үз авылларында эшле булып яшәүдә тормышның мәгънәсен күрә.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Рәсемдә: Алёна һәм Рудольф Салиевлар үз эшен яратып башкара.