Язгы-җәйге мәшәкатьләргә нокта куелгач, алтын көз уңышы тулысынча җыйнап алынгач, авыл эшчәннәре дә үзләренең эшенә йомгак ясый. Табигать шартлары үзенең көйсезлеге белән соңгы елларда игенчене агымдагы елда сизелерлек сынаса да, районыбыз уңганнары бирешмәде — вакыт белән исәпләшми, игелгәнне югалтуларсыз җыйнап алу хәстәрен күрде.

Һәм бу тырышлык күрсәткечләрдә дә турыдан-туры чагылыш таба. Мисал өчен соңгы өч елдагы берничә санга мөрәҗәгать итик. Барлык категория хуҗалыкларда 2011 елда 1211,7 млн. сумлык, 2012 елда —1222,2 млн. сумлык, ә 2013 елда 1602,2 млн сумлык тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде.

Сөт җитештерү дә (шул ук тәртиптә): 2011 елда —109 396, 2012 елда —286 115, 2013 елда 287 745 центнер тәшкил итте. Бу еллар эчендә җитештерелгән сөтне сату күрсәткечләрендә дә зур үсеш күзәтелде. Мәсәлән: 93 431 центнер (2011 елда), 237 131 центнер (2012 ел) һәм 2013 елда ул күрсәткеч 239 498 центнерга тиңләште.

Ит җитештерү күрсәткечләренә күз салыйк. 2011 елда 14 159 центнер ит җитештерелде һәм шул күләмдә сатылды, 2012 елда 57 714 центнер җитештерелде һәм 59 951 центнер сатылды, 2013 елда 58 690 центнер ит җитештерелде һәм 60 961 центнер сатылды.

Бүгенге көндә районда бер авыл хуҗалыгы производствосы кооперативы, бер муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе, чикләнгән җаваплылыктагы 14 җәмгыять, 30 крестьян-фермер хуҗалыгы, ветеринария лабораториясе һәм дәвалау учреждениесе, икмәк кабул итү пункты, май эшләү заводы, катнашазык җитештерү заводы, „Үзәк” машина-технология станциясе дәүләт-унитар предприятиесенең филиалы, дәүләт сорт сынау участогы, 23 шәхси эшкуар һәм 8146 шәхси ярдәмче хуҗалык эшли.

Барлык категория хуҗалыкларда 26 мең баштан артык мөгезле эре терлекләр асрала. Агымдагы елның узган чорында 44 мең центнер ит, 230 мең центнер сөт җитештерелде. Җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 1299 млн. сум тәшкил итте (отчёт дәвере дәрәҗәсенә карата 103 процентка тиң). Җәмәгатьчелек хуҗалыкларында сөт җитештерү —106, ә аны сату 103 процентка җитте.
Иген уңышын җыеп алу күрсәткечләребез дә начар түгел. Агымдагы елда игеннең тулаем җыемы 499,5 мең центнер тәшкил итте. Алдагы ел уңышы өчен 12,5 мең гектар мәйданда уҗым арышы чәчеп калдырылды. 20 мең центнер сабанашлык культураларының орлыгы салынды, шуларның 40 проценты элиталы орлыклар өлешенә туры килә.
Район хуҗалыкларында гектар куәте 13,9 центнер тәшкил итте. Узган елда 11 центнер иде.
Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятендә, „Р.Ш. Дилмиев” шәхси предприятиесендә, „Луч” җәмгыятендә, Куйбышев исемендәге колхоз-авыл хуҗалыгы предприятиесендә тоемлы уңышларга ирештеләр.

Басучылык продукциясе җитештерү һәм аны сатуда „Мотор” авыл хуҗалыгы предприятиесе, „Правда” җәмгыяте, „М.И Бәләгытдинов” шәхси предприятиесе югары күрсәткечләргә ирештеләр.

Ит җитештерүдә токымлы маллар санын ишәйтми эш итеп булмый. Узган чорда гына 8 млн. сумнан артык суммага 183 баш токымлы терлекләр сатып алынды.

Район хуҗалыклары әледән-әле дәүләт яклавын да тоеп яши. Федераль һәм республика бюджетларыннан аларга 45 млн. сумнан артык субсидияләр бүленде.

Белүебезчә, республикада „500 ферма” программасы тормышка ашырыла. Аның буенча „Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесендә 400 баш сыер малына исәпләнгән өр-яңа ферма төзелде, „Рассвет” җәмгыятендә һәм „Р.Ш. Дилмиев” шәхси предприятиесендә сыер маллары асрала торган абзар биналары реконструкцияләнде.

Агымдагы елда районда янә бер производство учагы эшкә кушылды — район үзәгендә рапс орлыгыннан май җитештерү цехы эшли башлады.

Соңгы елларда районда кошчылыкка аерым игътибар бирелүе — куанычлы күренеш. „Мотор” җәмгыяте берничә ел дәвамында казлар үрчетә һәм үстерү белән шөгыльләнә. Бу хуҗалыкта ана казларның гына гомум саны да 4000 баштан арттырылды. Казлар асрау өчен 3 ферма, 90 мең йомыркага исәпләнгән инкубатор, сую цехы, әзер түшкәләрне ыслау һәм киптерү цехлары, җәмгыятьнең ит сатуга махсуслаштырылган магазины төзелде. Болар барысы да сатып алучыга продукцияне арзанрак бәягә сатып алу мөмкинлеге бирә.

Илдә, дөньяда нинди генә үзгәрешләр булса да, азык-төлеккә ихтыяҗ кимемәячәк. Ә үз җиреңдә үстерелгән продукциягә сорау елдан-ел үсәчәк. Шуны аңлап көч сала бүгенге авыл эшчәннәре. Әйтемдәгечә „Һава торышы үзгәрсә дә, авыл эшчәненең кәефе үзгәрешсез калачак!”