ИКМӘК ЯЗМЫШЫ АЛАР КУЛЫНДА

Җәйнең икенче яртысындагы җиләс көннәр игеннәрнең өлгерүен беркадәр тоткарлады. Республика, район кырларында урып-җыю эшләренә үткән еллар белән чагыштырганда соңлабрак төштеләр.

Аның каравы, игенчеләр уңышка зарланмый. Явым-төшемгә мул килгән җәйнең нәтиҗәсе басуларда ачык күренә. Игеннәр күкрәп үскән: сабаклар биек, башаклар зур, бөртекләр тук. Кайсы басуга күз салсаң да уңыш кинәнеп җыярлык икәнлеген күрәсең.
Арыш башаклары өлгерү белән „Восток” җәмгыяте игенчеләренә дә эш фронты ачылды.

—Моннан берничә көн элек механизатор Ильяс Галиуллин ЖВЗ-7 тагылма ургычы ярдәмендә игеннәрне тезмәләргә сала башлаган иде. Орлык максатлары өчен арыш бөртекләрен аеры ысул белән җыеп суктырдык,—ди игенчеләр, урак башындагы тәэссоратлары белән уртаклашып.

Җәмгыятьтә урак темп ала бара. Ындыр табагындагы көшелләрдән үк күренә бу. Үткән атнаның җомга көне иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, водитель Рафинат Нуретдинов комбайннан ындыр табагына 400 центнерга якын ашлык ташыган иде. Комбайнчы Геннадий Ахтариев, Григорий Калиев беркадәр мәйданда игеннәрне инде турыдан-туры суктырып алырга да өлгергән. Арыш урагы дәвам итә. Җәмгыятьнең чәчү структурасында бу культура 200 гектар мәйдан били.

Сабанашлык культуралары уңышы 500 гектарга якын мәйданда өлгерә. Моның 200 гектарын бодай тәшкил итә. Игенчеләрнең арпа, солы, тары бөртекләрен суктырып алу эшләрендә дә кайныйсы бар әле.

Җәмгыятьтә ике комбайн. Урак фронтында һәр комбайнга өч йөз илле гектарга якын йөкләнеш туры килә.

—Һава шартлары көйсезләнмәсә һәм техника ватылып тоткарлыклар тудырмаса, уңышны югалтуларсыз, вакытында җыеп алу бары тик безнең тырышлыктан тора ,—ди игенчеләр, уракны үз көчләре белән җиңеп чыгачакларына өмет баглап.

Үткән атнаның җомга көнендә җәмгыять басуларында арыш чәчүгә дә төштеләр. Алдагы ел уңышы өчен востоклылар аны, кимендә 200 гектарда урнаштырырга исәпли.